Ул безгә Англия королевасы кебек

Ул безгә Англия королевасы кебек

«Безнең гәҗит»нең 1нче санында (9 гыйнвар, 2020 ел) Сөембикә- ханбикәгә һәйкәл кирәкме, дип язылган сүзләрне укыгач, үз фикеремне җиткерергә булдым. Безнең тарихыбыз 7 кат таш астында. Тарихны җиңүчеләр яза, җиңелүчеләргә пычракларын ата. Әмма вакыт узгач, үзләре дә шул хәлгә кала. Моны тарих раслый. Менә хәзер дәүләтнең төзелеше үзгәрде. СССР чорындагы китапларны чүплеккә аттык. Хәзерге дәүләтебезгә яраклаштырылган китаплар язылачак. Тарих ул математика түгел, аны ничек кирәк шулай язалар.

Ул мәхшәрле вакыйгаларга 468 ел үткән. Казанны алганда гаскәриләр интернационал булган. Казан үзәген шартлату чит ил спонсорлары ярдәмендә тормышка ашырылуын яшермиләр. Яуланган җирләрне саклау өчен Рим легионерларының архитектурасы кулланыла. Минем фикеремчә, Касыйм ханлыгы бик нык алданган…

Русия прокуроры Победоносцев һәм профессор Ильминский 1885нче елда мулла Тәфкилев үлгәч, 1 ел буена Мәскәүгә яраклы мулла эзлиләр. Ә менә Касыйм татарларын, милләтчеләр, дип, якын да китермиләр. Уфа бае Солтановны сайлап куялар.

Габдерәшид әфәнде, Сөембикәнең үзеннән ишеткән кебек, аның казанлыларга ләгънәт укуын әйтә. Фатих Сибагатуллин да Аллаһы Тәгалә түгел «Сөембикә аркасында дәүләтебез югалган» дип әйтә. Андый фикерләү Җир шарында нәрсә барын белмәүдәндер.

1) Хатын-кыз ана буларак милләтнең иманы һәм дә рухы. Яһүдләрнең анага беренче урынны бирүе юкка гына түгелдер.

2) Дөньяда электән үк хатын-кызлар дәүләт эшендә катнашкан. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) соңгы хатыны Гайшә иренең фикерләрен үстерү өчен гомере буе көрәшә, аның хакында меңнән артык хәдис язып калдыра. Мөселман иле Пакистанда Бхутто министр булды, Һиндстанда Ганди хакимлек итте. Англия министры Тэтчерны юкка гына «тимер леди» дип әйтмәгәннәрдер. Екатерина II немец милләтеннән була торып, Русия белән җитәкчелек итте. Меркель Германия белән бик яхшы идарә итә.

Хатын-кызлар әллә нинди көчле ирләрне мәхәббәте, матур теле белән аяк астына салырга мөмкин. Шулай итеп, хатын-кызлар илне бетерә, дип әйтергә җирлек юк. Ә менә ир-атлар җитәкчелек итеп, кешелек дөньясын куркыныч хәлгә китереп җиткерделәр.

3) XV гасырда Көнбатыш Европа цивилизациясенең чәчәк ату чоры башлана. Ислам дине көчсезләнә башлый. Көньяк һәм Төньяк Америка яулана. Ул тирәдә цивилизация башка була. Европадан католиклар килеп чиркәүләр төзи. Күпләп мигрантлар килә, кара эшләрне башкарырга Африкадан кара тәнлеләрне китерәләр. Күп җирләрне ачарга диңгез пиратлары, ә Евразиядә казаклар ярдәм итә. Австралия дә инглизләргә эләгә. Бары тик Япония бирешми. Бөтен җирләр Көнбатыш Европа цивилизациясе кулына эләгә. Алтын Урда да бөтен халкы белән шушы цивилизация корбаны була.

Кытай да инглизләр кул астында булганда наркотиклар куллану күбәя. Соңгы патша хатын-кыз була. Электән килгән дәүләт системасы үзгәрешләр кичерә, Госманлы империясен дә бүлгәли башлыйлар. 1нче бөтендөнья сугышында Төркия бүлгәләнеп бетәргә тиеш була. Аллаһ хөкеме белән Төркия җиңеп чыга, төрки халыкларның бердәнбер бәйсез дәүләте булып кала. Ул заманда яулардан котылып калган япон халкы, җире бик аз булса да, бүгенге көндә дөньяның иң культуралы халкы булып яши. Чөнки илләренә яулаучыларны кертмичә, үз культураларын саклап калу бәхетенә ирешәләр.

Аллага шөкер, дөньялар үзгәрә. Татар халкы да чит илләргә чыга башлады. Бәлкем киләчәктә татар баласына Ватикан китапханәсенә кереп, иске латин телендә татар тарихын укырга насыйп булыр, иншалла.

Сүнеп баручы рухыбызны куәтләү өчен Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл кирәк. Англия королевасы кебек, ул безнең дәүләт символы булырга тиеш.

Ветеран Равил ЗАКИРОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии