Табиблар җитми

Табиблар җитешми. Бу зар ничә еллар бара инде. Авылларда да фельдшерларга кытлык. Шәһәрдә төрле белгечләргә кытлык. Кардиологка эләгер өчен үзем дә 2 ай чират тордым. Неврологка ай ярым. Бу көлкеме яки кызганычмы? Кызганыч, әлбәттә. Совет власте елларында барлык белгечләр дә җитә иде. Нигә алай килеп чыктымы? Уйламыйча, дәүләт системасын үзгәрткәнгә шулай килеп чыга. Б. Ельцин уйлап тордымы соң? Төзелгән дәүләт системасын юкка чыгарды. Колхоз-совхозлар белән нәрсә булыр дип кем уйлаган соң? Менә медицина өлкәсендә дә шундый хәл килеп чыкты. Түләүле клиникалар ачып бетерделәр дә, кирәкле белгечләрне алар «йотты».

Ә менә Оренбург өлкәсендә түләүле клиника табибларын да халыкка бушлай медицина хезмәте күрсәтергә таратканнар. Бәлки, аларның ысулын безгә дә өйрәнеп караргадыр?

Медицина университетын тәмамлаучыларны, Совет власте елларындагы шикелле, дәүләт медицина оешмаларына 3 елга мәҗбүри эшкә билгеләргә кирәктер бәлки. Әлбәттә, эшкә билгеләнгән кешегә яхшы хезмәт хакы, торак, балалары өчен бакча-мәктәпләр дә булырга тиеш. Русиядә ел саен медицина хезмәткәрләренең 8 проценты дипломын читкә куеп, башка белгечлек буенча эшкә урнаша икән.

«Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча, дәүләт сырхауханәләре 2024нче елга кадрлар белән 95 процент тәэмин ителгән булырга тиеш. Киләчәктә, бәлки, шулай булыр да. Хәзергә өлкән буын кешеләренә читен. Аларга бигрәк тә игътибар юк. Аеруча сугыш чоры балаларына. СССРны сугыш җимерекләреннән арындыручы һәм төзүче буын, Совет властен юлга бастыручы, дөньяга танытучы сугыш чоры балалары булды. Дәүләт җитәкчеләре моны күрмәмешкә салыша. Әйтерсең алар сугыш елларында булмаганнар. Фронтта сугышучылар һәм тыл хезмәткәрләре бөтен өлкәдә мактауга лаек кешеләр. Ул елларда без балалар идек. Күңелебез әле дә яралы. Күбебез инвалид хәзер. Сугыш чоры балаларына дәүләт тарафыннан каралган ташламалы даруларны да ала алмыйбыз. Аптекага киләсең, тагын бер ай көт, дип кайтаралар.

Медицина хезмәткәрләре авыруларга мәрхәмәтле, игътибарлы булырга тиеш. Аның күңелендә пациентка карата мәхәббәтне кем тәрбиялисе? Бу сорау да юктан гына барлыкка килмәгән, чөнки арада үзләрен бик дорфа тоткан, эшен җиренә җиткереп башкармаган табиблар, шәфкать туташлары да аз түгел.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии