Чабата кию дөресме?

Чабата кию дөресме?

«Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә (2017, №21, 24 май) Казанда яшәүче даими авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең шалтыратып җиткергән репликасы укучыларыбызны дулкынландырды. Сәгъдулла абыйның «Чабата кию дөресме?» дип куйган соравы берәүне дә битараф калдырмаган. Укучыларыбыздан хатлар әле дә килә. Бүген шул хатларны аерым сәхифәгә туплап тәкъдим итәргә булдык. Алар белән танышуны газетабызның алдагы санарында да дәвам итәрбез.

Хәтерләсәгез, Сәгъдулла абый әби-бабаларыбыз чабата кимәгән, дип белдергән иде. Авторыбыз фикеренчә, чабата татар халкының милли аяк киеме түгел. «Туган авылымда (Апас районы Иске Әнәле авылы) чабата ясаучы да, аны киеп йөрүче кешеләрне дә хәтерләмим. Мин кечкенә чакта кечкенә чүәкләр кияләр иде. Әнием дә беркайчан чабата кимәде. Чабатаны базарда чуашлар гына сата иде. ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалларыннан чабата киеп татарча биюче милләттәшләребезне еш күрсәтәләр. Шуңа бер мисал: 14нче май көнне милли кием кигән татар хатын-кызлары ансамбле татарча бию биеп күрсәтте. Барысының да аягында зур чабаталар. Аларны күреп, йөрәгем әрнеде. Бу – милләтебезне кимсетү түгелме? Милли горурлык, милли хисләр һәрвакыт күңелебездә булырга тиеш. Чит-ят гадәтләрне кабул итмик!» – дигән иде авторыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгъдулла абый.

Чынлап та, күп кенә фольклор ансамбльләр, биюләр куйганда чабатадан чыгыш ясый. Ул татарның мили аяк киемеме? Моңа бер төрле генә җавап биреп булмый. Тарихи язмаларда, сирәк кенә булса да, 1552нче елда Явыз Иван гаскәрләренә каршы Казанны саклаучы гаскәрләрнең итекләрдән, ә Мәскәү җибәргән яугирләрнең аякларында чабата булганлыгы мәгълүм. Шулай булгач, Явыз Иван басып алганчыга кадәр Казан ханлыгы чабаталы булган дияргә нигез юк. Чабата юклык, хәерчелек символы ул. Чабата, уфалла арбалары халкыбызның авыр үткәнен тасвирлый. Һич кенә дә милли тормыш, гореф гадәтләр белән бәйле түгел, ул авыр михнәтле тормыш билгесе. Әле милли биюләребезне галуш белән башкару ешайды. Бу юмор, шаярулы чыгышларга гына барадыр. Бәлкем, аларны милли кием дәрәҗәсенә куеп кулланмаскадыр. Һәрхәлдә мин шулай уйлыйм. Хәер, сүзне укучыларыбызның үзләренә бирик. Хатларның күплеге, өлкән буын турында, үзәкләренә үткән икән, дип нәтиҗә чыгарырга урын калдыра.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Чабата кими ни кидек?

«Безнең гәҗит»нең 24нче май санында, «Әби-бабаларыбыз чабата кимәгән. Чөнки ул татар халкының милли аяк киеме түгел», – дип яза Сәгъдулла әфәнде. Утрак тормышта яшәп, иген игеп көн күргән татар ни кисен тагын? Чабата авыл җирендә иң популяр аяк киеме булган. Үрелеше, формасы белән аерылып торганга кечкенә башлы, сай чабаталарны «татар чабатасы» дип тә атаганнар. Һәм аны үрә белмәгән кеше дә булмаган. Әйтик, язучы Әхәт Сафиуллин чабатаны 11-12 яшьләрендә үк ясый башлавы турында яза («ВТ» 2012, 14 декабрь). Сугыштан соңгы авыр елларда чабатаны бик күп ясарга туры килде, ди ул. Әнисе дә, апасы да, үзе дә кигән чабатаны. Сугыштан соңгы хәерчелек, юклыктан интеккән еллар өчен генә хасмы бу? Юк.

«Татар энциклопедиясе»н ачып, милли кием турындагы мәкаләне карасак (4 том, 163 бит), «авылда яшәүче татар кызы киеме» дип, чабаталы буй җиткән кыз сурәте басылган. Ягъни, чабата – милли кием. Кызыксынган кеше «Татар халык мәкальләре» китабында чабатага бәйле бик күп мәкальләрнең барлыгын күрер. (Бер дистә, ике дистә, өч дистә генә түгел). Ә кәвеш һәм читек турында исә икешәр генә мәкаль күренә. Әле ул читек ят әйбер дә шикелле («Читегедер өч тәңкә. Чигешедер биш тәңкә»). Чабата исә алай түгел, «Җиз мыеклы җизнәм» дип, бер табышмакта бигрәк тә якын итеп, яратып әйтелә. («Җиз мыеклы җизнәм килгән. Шакмаклы күлмәк кигән. Үзе түргә узмый»). Классикка күз салсак та, ул да читек-кәвешне түгел, җөмләтән изге икән ич, дип, «ак оек, киндер, чабата, ыштыр»ны данлаган. (Г.Тукай «Туган җиремә» шигырендә.)

Димәк, әүвәле чабата татарга төс булган. Хәзер, чабата кию –фәкыйрьлек, хәерчелекнең иң беренче дәлиле, дип, чабатага бәреләләр. Сүз юк, хәерчелектән, фәкыйрьлектән хурлану нормаль кеше өчен табигый. Вәләкин, бүгенге язучылар татар түрә булса (яки баеса) чабатасын түргә элә, диләр дә, әллә нинди ятышсыз мәгънәләр чыгаралар (тәкәбберләнә, әллә кем була, шыр наданлыгы белән мактана…) Мисалга: «Чабата – наданлык символы, татар әнә шул наданлыгын, рухи фәкыйрьлеген байрак итеп түргә элә».

Килешеп буламы мондый раслаулар белән? Хәлбүки, язучы Ә. Еники түргә эленгән чабатаның бөтенләй башка мәгънәсен искәрткән иде. Ул Өфө шәһәрендә куш манаралы мәчет салдырган меценат Габделлатыйф Хәкимов турында яза. Кайчандыр көтүче булган бу бай үзенең чабатасы белән чыбыркысын намаз бүлмәсендәге чөйдә элеп тоткан. Ни өчен? Элек кем булуын исенә төшереп торсын өчен (Әмирхан Еники «Соңгы китап» К., 1987,130нчы биттә). Гыйбрәтле сабактыр бу, ди язучы.

Әйе, вакыт-вакыт артка борылып карау мәслихәт. Искеләрдән калган бер риваятьтә дә шундый ук мәгънәгә тап булабыз.

«… Аяз хан вәзир булып алгач, чабан киемнәрен затлы өс-башка алыштырып кия дә чарыгын (күннән тегелгән аяк киеме) үзе белән алып, һәрчак күренерлек итеп бер җиргә асып куя. Көннәрдән бер көнне Аяз ханның берәр нәрсәгә ачуы килә башласа, аның күзе бердән үз чарыгына төшеп:

– Һә-ә-әй, Аяз хан, чарыгыңа бак. Кичә син дә бер ябай чабан (сарык көтүчесе) идең, бүгенге көн вәзир булдым диеп, борыныңны бик күтәрәсең, – дип, үз-үзен тыеп, ачуын баса торган булган.

Г.ТУКТАРОВ,

Биектау бистәсе

Чабата булса, бик кияр идек

«Безнең гәҗит» – яраткан газеталарымның берсе. Аны укып бетермичә, урынымнан да кузгалмыйм. Газетаны укыйм да, монда язылганнарны җитәкчеләр дә укый микән, дип уйлап куям. Юктыр, укысалар, сугыш чоры ятимнәренең күз яшьләре белән сыкрануына юл куймаслар иде.

Мин үзем дә сугыш чоры баласы. 1940нчы елның июлендә туган. Әти сугышка киткәндә миңа яшь тулыр-тулмас булган. Бу хатымны «Чабата кию дөресме?» дигән мәкаләне укыганнан соң язарга булдым. Безнең якларда – Азнакай районы Кәкре Елга авылында 1924нче елгы апаларга чабатаны күп кияргә туры килә. Клубка чыкканда табан астына агач бәйләгән күтәртмәле чабатаны киеп барасың да, барып җиткәч, анысын баскыч астына яшереп, икенчесен – чистасын киясең дә, клубта тузан туздырып биисең, дип сөйлиләр иде.

Безгә исә чабата ясап кидерүче дә булмады. Кар ачылганнан бирле яланаяк чаба идек.

Безнең өй бик иске иде. Әни үзе кебек бер ялгыз хатын белән авыл көтүен көтәргә ялланды. Иртән уятып, безне дә үзләре белән алып чыгалар иде. Өзелеп туңган ялан аякларыбызны сыер тизәгенә тыгып җылыта торган идек. Авыр булса да, әни сыер асрады, алай да тамак ач булды, кырда ашарлык нинди үлән бар, берсе дә ашалмый калмый иде. Бездән 2-3 чакрымда гына Мәллә дигән мул сулы елга ага, анда – тегермән. «Ул елгада су анасы бар», – дип, әниләр безне куркыта торганнар иде. Су буйларында карлыган, балан, төрле үләннәр үсә иде. Иде, дим, чөнки хәзер анда, сугыштан калган кебек, агач башлары гына тырпаеп тора. Без монда уфалла арбасы белән килеп, күп итеп балтырган җыеп кайта идек. Аны әни, пешереп, май кебек йомарлап куя, шуңардан аш пешерә иде.

1948нче елда укырга кердем. Тагын шунысы истә калган: көзнең карлы-буранлы яңгыры астында безне бәрәңге чүпләргә алып баралар. Аякка да, өскә дә кияргә юк. Хәзер буыннар сызлый дип гаҗәпләнәсе түгел. Без менә шулай үстек.

Үзем 1980нче елдан бирле Чаллыда яшим, авылга гел кайтып йөрим. Безнең чордашларның берсе дә исән түгел инде. Авылыбыз гөрләп тора, яшьләр дә күп, кирпечтән матур итеп өйләр җиткереп керәләр. Өйләргә газы-суы кергән, урамнарда – асфальт. Юл уңае карап кайттым, чәчелми калган бер карыш җир дә юк. Менә шулай тыныч тормышка куанып, шөкерана итеп яшәргә язсын.

Шулай, Сәгъдулла әфәнде, кидек без чабатаны. Сез, күрәсең, ачка да интекмәгән, юклык та күрмәгән.

Әлфия КАШАПОВА,

Чаллы шәһәре

Чабата

Мин ничә еллар «Безнең гәҗит»не алганымны инде үзем дә хәтерләмим. Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең «Безнең авылда беркем дә чабата кимәде» дигән язмасын укыдым да исем китте. Ничек инде ул елларда сез генә чабата кимичә калдыгыз икән?

Мин үзем 1938нче елгы. Үсмер елларыбыз шул чабата, өскә апалардан калган алама фуфайка (телогрейка), башка искереп, тишелеп беткән, яулык дисәң, яулык, шәл дисәң, шәл дигәндәй бер нәрсә бәйләп йөрдек. Чабатаны әнкәйләребез ярты төннән торып, авылыбызга 20-15 чакрым булган Туймазыга җәяүләп барып, әгәр сатасы әйберләре булса, шуны сатып, 5-10 пар итеп алып кайтырлар иде. Болар күпмегә генә җитә соң?

Мәктәптә озын тәнәфес вакытында укытучылар уен оештырып, кемнедер җырлата, кемнедер биетә иде. Шулай итеп булса да, күңелләрне күтәрәләр иде. Берсендә биергә Камалиев Харрас чыкты. Ул шундый матур бии иде. Аягында – күтәртмәле чабата моның. Шул вакыт күтәртмәсенең бер башы кителеп төшмәсенме! Харрасыбыз елап кайтып китте. Хәзер ул юк инде, күптән гүр иясе, бик яшьли шахтада басылып үлде. Урыны җәннәттә булсын.

Минем бертуган апам җырларга ярата иде. Юклык еллар бит, аякта шул чабата, өстә алама кием. Шушындый өс-баш белән Уфага китеп, үзе булдырырдай эшкә керде. Берсендә «Дом культуры» дигән язуны күргән дә кергән. «Мин җырларга, биергә яратам». – ди икән. Моны каршы алучы шундый чибәр ир-ат, ди. Ул апаның чабаталарын, өс-башын карап, тирәли бер әйләнеп чыккан да: «Үскәнем, директор әле бүген өйдә юк. Иртәгә әйбәтрәк киемнәреңне киеп кил, җырлатып карарбыз», – ди икән. «Кайттым да бүлмәмә, елый-елый йокыга киткәнмен. Яңадан барып йөрмәдем инде», – ди апа. Менә шулай үзебез теләгән уку йортына да, үзебез теләгән эшкә дә урнаша алмадык без ул елларда.

Мин хәзер 79 яшьтә. 10 класс бетердем. Эш стажым 40 ел. Аның 20 елын кул белән сыер саудым. Һәр елны алдынгы булып, слетта катнаша идем. Ике тапкыр съезд алды конференцияләрендә дә катнашырга насыйп булды. Өч ул үстердек. Берсе Әфган сугышында катнашып, исән кайтты. 17 ел инде гүр иясе булганына. Икесе Германиядә хезмәт иттеләр. Бабай белән шулар тәрбиясендә яшибез.

Сәрия әбиегез ЮНЫСОВА,

Урыссу, Каразирек авылы

Кимәгәнбез!

Татарлар чабата кимәгән! Сүзем милли җанлы, милләтпәрвәрләр турында. Казан алынганчыга кадәр ханлыкның барлык халкы күн итектән йөргән, аргамакларда җилдергән. Укып карагыз Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рабит Батулла, Фәүзия Бәйрәмова әсәрләрен. Андагы геройларның кайсылары ничек киенгәнен белерсез. Ә татар халкына чабата мәҗбүри кидертелгән. Бүгенге көндә үзебезнең богауда булуыбыз турында йөз татарның ун-унбише генә беләдер. Ә богау – чабатадан куркынычрак!

Өлкән ага чабатасын, безнеке, димә, татар. Киләчәгең хәтәр.

Башкаларның чабатасын

Үзенеке иттереп,

Татар йөри җырлап-биеп,

Бөтен дөньяны гизеп.

Алкышлыйлар, кул чабалар

Көлепме, кызганыпмы?

Дәүләтләр тоткан халыктан

Чуар төркем калыкты.

Бәхәсләр дә куерталар:

Чабата – татарныкы!

Ничә гасырлык коллыктан

Милли рух – такы-токы.

Татар чабата кимәгән!

Мәҗбүр ителгән, көчләп.

Империя бугазын

Өзәргә иде тешләп.

Татар чабата кимәгән,

Татар йөргән итектән.

Бармы тагын берәр халык

Үз җирендә интеккән?!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәреЧабата кию дөресме?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии