Матурларга да җиңел түгел

Матурларга да җиңел түгел

Безнең, берничә ир затының, матур хатын-кызлар турында сөйләшеп утырганын ишетеп, әни болай дигән иде: «Ирләрне сокландыручы матур хатын-кызга бу дөньяда яшәве беркайчан да җиңел булмаган. Сугыш вакытларында да, аннары да алар җәбер-золымны гадәти хатыннарга караганда күбрәк күрде».

Яшь чагында безнең әни дә авылыбызның матур кызларыннан була. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, аны хатыны үлгән, үзеннән 16 яшькә өлкән Сәйфулла исемле ир-ат урлап алып китә. «Сәйфулла абый, нишләвең бу? Миңа бит әле 16 да тулмаган! Ничек итеп, олы башың белән, мине – бала кешене хатынлыкка урлап алып кайтырга кулың барды, намусың җитте? Нигә гомергә бер генә була торган яшьлегемә балта чабасың? Яратып йөри торган егетем бар, аның белән бергә булачакмын, ач капкаңны, җибәр мине», – ди ул. «Үзем ямьсез булсам да, матурларны яратам шул. Өч ел элек үлгән хатыным да чибәрләрнең берсе иде. Син аңа караганда да матуррак. Бер күрүгә гашыйк булдым. Бәлки, бер генә атна торып карарсың? Ошатмасаң, кайтып китәрсең», – дип, әнине озаклап үгетләп караган бу. Ләкин әни ризалашмаган.

Шушы хәлдән соң 3 ел вакыт узгач, әни күрше авыл егетенә кияүгә чыккан. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, бергә ел ярым гына яшәп калганнар. 1942нче елда унтугыз яше дә тулмаган әти фронтка китә һәм ярты елдан соң, хәбәрсез югалды, дигән хат килә. Мин әти сугышка киткәч туганмын.

Сугышта ирен югалтып тол калган, җиңү хөрмәтенә алны-ялны белмичә көнне төнгә ялгап эшләгән әнигә бу чорда әрнү-газапларны да, хурлануларны да күп күтәрергә туры килә. Барысы да аның матур булуы аркасында. Әтинең хәбәрсез югалуын белеп алгач, колхоз рәисе (яше чыккан булу сәбәпле, ул сугышка бармый кала) нәфесен басарга ризалык бирмәгәне өчен, өч айлык сабые булган әнине районнан безнең авылга вәкил итеп куелган прокурор белән «акылга утыртырга» була. Ул көнне бригадир вазыйфасын башкаручы әни кырыкка якын хатын-кыз белән авылдан өч чакрымдагы яшелчә бакчасында кәбестә үсентеләренә су сибүдә була. Төштән соң җил чыгып, яңгыр коярга керешә. Җебенә кадәр юешләнгән хатыннар: «Безнең бәхеткә явасың син. Никадәр эшебезне җиңеләйттең. Балаларыбыз янына иртәрәк кайтабыз икән», – дип, сөенә-сөенә кайтырга чыга. Авылга кайтып җиткәч, анда яуган яңгырның монда тузанны гына басып китүен күреп, шаккаталар. Кайтып, әле бер чынаяк чәй эчәргә, өс-башы да кибәргә өлгермәгән әнине колхоз рәисе чакырта. «Менә шушы була инде ул кәбестә үсентеләренә су сибәргә нәрәт алган хатын-кызларны эш ташлатып, яшелчә бакчасыннан вакытыннан алда авылга кайтарып җибәрүче дезертир», – дип гыжылдый колхоз рәисе прокурор вәкилгә. «Мондый нахак сүзләрегез белән йөрәгемне рәнҗетмәгез әле. Миңа карата үзегезгә генә билгеле берәр ачуыгыз бар ахрысы. Югыйсә, сәбәбен дә белмичә, гаеп тагып маташмас идегез. Яшелчә бакчасыннан тиктомалдан гына кайтып китмәдек без. Җилләп, дулап яуган яңгыр астында күпме торырга була инде? Туңудан тешләр тешкә тими шакылдый башлагач, кайтырга булдык. Яңгыр кәбестә җирен туйганчы суга коендырды, анда хәзер берничә көн су сипмәсәң дә була», – дигән әни. «Сез күктән таш яуса да хезмәт урыныгызда булырга, яңгыр яуса да эшегезне дәвам итәргә тиеш идегез. Хәзер җәй, җир бик тиз кибеп бетә торган вакыт. Яңгырны сәбәп итеп, бакчадан кайтып китүегезне гафу итмәячәкмен», – дип, бәйләнүен дәвам итә рәис. Алай да әни сүзен кистереп әйтә: «Фәлән абый, аш ашаган, яшь яшәгән кеше бит сез. Кайчан булса да адәм балаларының коеп яңгыр яуганда бакчаларына су сибеп йөргәннәрен күргәнегез бармы? Бер дә кирәкмәгәнгә теш кайрап маташмагыз әле, миннән көлүегездән туктагыз». Әни үзенең хаклы булуын дәлилләп әйтеп бирсә дә, сугыштан бронь белән калган вәкил әнине якламый. «Сез рәис биргән нәрәтне ахырына кадәр башкарырга, кояш батканчы кәбестә басуында эшләргә тиеш идегез. Илдә сугыш барган вакытта сез постыгызны ташлап кайтып киткәнсез. Җитмәсә, район тарафыннан куелган җитәкче кешене мыскыллап маташасыз. Әгәр халыкны котыртып, эш ташлатуыгыз һәм рәискә буйсынмавыгыз турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итсәм, беләсезме, сезне нәрсә көтәчәк? Ике дә уйлап тормыйча алып китәчәкләр һәм, 58нче маддә буенча хөкем итеп, ун елга Себер урманнарына агач кисәргә җибәрәчәкләр. Өстәвенә, син моннан дүрт ел элек авылдан куылган кулак кызы да икәнсең. Язмышың минем кулда, кызый, шуны белеп тор! – ди вәкил, үзенең нинди кодрәткә ия икәнен күрсәтеп. – Әле көндезге сәгать ике генә. Эшлим дигән кешегә тагын башланмаган көн бар. Үзең кебек дезертир хатыннарны җый да, шагом-марш кәбестә басуына су сибәргә! Авылга караңгы төшмичә кайтасы булмагыз! Тикшерергә шәхсән үзем барачакмын». «Бакчага кабат баруның мәгънәсе юк, – ди әни. – Анда йөреп булмаслык пычрак. Аннары Мишә ярының су ала торган урыны көрәк белән генә казылып эшләнгән. Аннан көянтә-чиләк белән менә торган түгел, тая. Бүген бакчада эшләгән хатын-кызларның барысы да солдат хатыннары. Күбесенең ирләре сугышта ятып калган. Еламый калган көннәре сирәк. Бүген генә булса да тын алсыннар инде, көнне-төнгә ялгап эшләп, ачлы-туклы яшәп, тәмам йончыдылар бит. Өс-башларының да, аяк киемнәренең дә рәте китеп бетте. Байтактан мунча ягып та кергәннәре юк. Балалары янында да озаграк буласылары килә. Мин үзем дә нәкъ алар шикелле, фронтта иремне югалттым. Өч айлык күкрәк балам бар. Аз гына булса да аның янында булырга хакым бардыр бит. Без бит теге заман коллары түгел. Кем су өстенә су сибеп йөри инде? Әллә нишләтеп янасагыз да, бармыйм дигәч, бармыйм, карарымны үзгәртмим, телегезне әрәм итмәгез». Шушы сүзләрдән соң районнан килгән вәкил әнигә бик сәерсенеп карап тора. Япь-яшь кенә бер авыл хатыны синең белән шулай итеп сөйләшеп торсын әле?! «Син кем каршында басып торганыңны оныттың бугай? Хезмәт дисциплинасын бозган килеш минем белән шундый тонда сөйләшеп торган буласың! Мин сиңа юаш колхоз рәисе түгел, ә закон сагында торучы прокурор. Телең озын икән, кыскартырбыз. Балаң бар дип тормыйм, бүген үк үзеңне ябык машина белән кулак атаң утырып чыккан Пановка колониясенә озаттырам». Прокурорның әнигә бәйләнгәненә бик канәгать булып, каш астыннан гына карап утырган рәис «дилбегәне» кабат үз кулына ала: «Иптәш прокурор, колониядә бушка гына казна ипиен ашап ятачак бит ул. «Кәҗә маен» монда чыгарыйк без аның. Колхозның бәрәңге сала торган базы юк. Дезертирларыннан башка гына казысын әнә шуны. Минемчә, бу иң кулай җәза. Бер көн эчендә казып бетерми икән, тагын да кырысрак җәза кулланырбыз». «Сугыш чоры законнарын бозып, миңа һәм сиңа буйсынмаган үҗәт бригадирыңны утлы табага бастырасым килгән иде. Ярар, синеңчә булсын инде», – ди прокурор, рәиснең карары белән ризалашып. Түрәләрнең хәтәр чыгышларын ишетеп, күңеле тулган әни алай да җавапсыз калмый: «Баз казырга курыкмыйм мин. Узган ел Чуашстанның Звенигово авылына барып, 40-45 градус салкында кәйлә белән 1 метрлы туңны ватып, окоп, траншея казыган өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнгән кеше мин. Барыгыз, баз урыныгызны билгеләгез. Кайтып, баламны гына имезәм дә, эшкә керешермен». Ачлы-туклы килеш, түрәләрне һәм авылдашларын таң калдырып, тирәнлеге ике, аркылысы – дүрт, буе биш метрлы базны әни берүзе унбиш сәгать эчендә казып та бетерә. Карап торышка кечкенә генә гәүдәле әни шушының кадәр эшне башкарырлык көчне кайлардан алды икән?

Матур булуы аркасында әни бәгъремә нәфесле ирләрнең күп җәберләрен күрергә туры килә. Әмма аларның берсен дә якын җибәрми ул. Сорап килүчеләргә дә кияүгә чыкмады, бөтен гомерен мине үстерүгә багышлады. Күңелем китек булмасын өчен, кулыннан килгәннең, булдыра алганының барысын да эшләде. 2006нчы елда – 84нче яшендә бу фани дөньяны калдырып китеп барды.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии