Үгез елында үгезләр хакында истәлекләр

Сугыш чоры балаларына яшьтән үк үгезләр, атлар һәм башка хайваннар белән бик иртә очрашырга туры килде. Әтисез калган ятим балаларга 5-6 яшьтән бозау арканларга, көтү көтәргә һәм башка мал карау эшләренә катнашырга туры килде. Бозаулар да үзебез кебек акыллы – безне атландырып йөртәләр иде.

Сугышка кадәр туып, үсеп килгән малайларга бигрәк тә авыр булды. Авылда атлар әз калганлыктан, яшь үгезләрне дә басу эшенә җигәләр иде. Әни белән бертуган абыебызның ике ятим малае да үгезләр белән басуда эшләде. Алар эштән кайткач, без, малайлар, шул үгезләргә атланып аларны фермага алып төшеп ябабыз. Аңарчы су буена алып төшеп, аларны су коендырабыз. Хәзерге балаларга бу әкият кебек тоелыр, әмма бу чын иде.

7нче классны тәмамлагач, җиде ел көтү көтәргә туры килде. Шуның бер елын авыл халкының малларын көттек. Бу эшнең иң истә калып, үзәккә үткән җире – көтүдәге сыерларга фермадан колхоз үгезен иртән алып чыгып, кич белән кайтарып ябасы. Әйтергә генә ансат, зур матур үгез, алып чыкканда әйбәт, кайтарып ябу бик җиңел эш түгел.

Үгез өйләгә кадәр сыерлар белән күңел ачып йөри дә, обедтан соң беркемнән рөхсәт сорамый гына теләгән җиренә тамак туйдырырга китә дә бара. Әйбәтләп тамагын туйдыра да, шунда ятып йоклап та китә. (Уҗымга чыгу дигән сүз шуннан калгандыр). Кич белән аны эзләп табып, кайтарып ябасы. Көне буе көтү көткән көтүчегә бу эш бик җиңел түгел. Минем хезмәттәшем сугышта булып, яраланып кайткан олы кеше иде, шуңа күрә үгезне алып кайтып ябу минем өстә. Үгезне көн дә алып кайта торгач, дуслашып беттек, ул мине тыңлый, карышмый. Басу ерак, 3-4 километр бар. Бер көнне үгезгә атланып кайтырга ният кылдым. Кулымда кыска гына таяк, кесәмдә бер телем ипи дә бар. Таякны артка, чалбар каешына кыстырдым, үгез рәхәтләнеп күшәп ята. Башта ипине каптырдым, аннан үгезнең аркаларын кашып менеп атландым. Эш хутта! Таякны каештан алып әкрен генә суккалап, үгезне торгыздым. Күз алдына китерсәгез, Һиндстанда филгә атланып йөрүчеләр кебек, шул хәтле хозур, җырлап та җибәрдем.

Кайта торгач, «Төмшә ерганагы» дигән коры елга башына җиттек. Тирән булмаган иңкүлеккә җиткәч, үгезем җиңелчәрәк кенә аска сикерде, мин үгез өстеннән түбәнгә очтым. Аллаһы Тәгалә саклагандыр инде: үгез дә таптамаган, бер җирем дә имгәнмәгән. Үгез әзрәк читтәрәк туктаган да мине карап тора. Исән-сау калганыма сөенеп, үгезне алып кайтып яптым. Бүтән үгезгә атланырга хыялланмадым.

Сугыш бар халыкны да, хайваннарны да эшкә өйрәтте. Үгез дә җиктеләр, сыер да җиктеләр. Сабада Кара Вәли дигән бик күркәм гәүдәле, олы яшьтәге кеше бар иде. Ул, үгез җигеп, Саба больницасына утын ташыды. «Үгезнең бар җире әйбәт, йөрүе генә бик әкрен», – дип зарланган бу. Бер шаяны: «Вәли абзый, аны кызулатып була, өйрәтимме?» – ди икән. Һәм өйрәткән дә! «Син, Вәли абый, кесәңдә нашатыр йөрт, кирәк чакта үгезгә суга торган таяк башына нашатырны тидереп, үгезнең арт ягына төрт», – дигән.

Вәли абый бу алымны кулланмак була. Урманда утынны төяп, тигез юлга чыккач, таяк башына нашатырны тидереп, үгезнең артына төртә. Шуннан соң үгез котырып чаба башлый. Вәли абзый арбадан төшеп кала, үгез котырып чабып кайтып китә.

Үгезнең котырып чабуына аптырый Вәли абзый. «Бу нәрсә нишләтте икән соң аны?» – дип, үзендә дә сынап карамакчы була. Бармак очына гына тидерә дә, үгезгә тидергән кебек, үзенең арт юлына тидерә. Шунда белә инде эшнең кая барганын! Ул вакытта Сабага җиткән була инде ул, әчетүгә чыдый алмыйча, йөгерә башлый. Аларның өйләре больницага бара торган урамда иде. Җәмәгате чыгып, капкадан карап тора икән. Вәли абзый өйләрен узып йөгергән. Хатыны: «Вәлиәхмәт, кая чабасың? » – дип эндәшә икән. «Торып тор әле, синең кайгы юк монда», – дип, йөгерүен дәвам иткән. Шуннан соң бу эшне бүтән кулланмаган.

Мин бу язмамны шундый авыр тормышларда яшәп, бакыйлыкка күчкән кешеләргә дога булып ирешсен дип яздым.

Үгез елында безгә барыбызга да авырлыклар күрмичә, дөньяга килгән авырулардан исән-имин котылып яшәргә язсын.

80 яшьлек юбилей елым язмасы.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы Сатыш авылы

Комментарии