«Хәтта хәер сорашырга туры килде»

«Татарстан Яңа Гасыр» телеканалында 2021нче елның 25нче декабрендә Зәмирәнең «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын карадым да, үзем белгән бер ханымның язмышын «Безнең гәҗит» укучыларына да язарга булдым. Зәмирә Данирга: «Язмышны күкләрдә язалар, диләр. Син бу сүзләр белән килешәсеңме?» – дигән сорау бирде. «Күкләрдә дә, аннан кешенең үзеннән дә тора», – дип, матур гына елмайды Данир. Минем бик якын кешем белгән гаиләнең язмышы нинди күкләрдә язылды икән?

Элеккеге Дөбъяз районының М. авылының бер егете белән бер кызы, юридик белем алганнан соң, Казанның бер районында прокуратурада эшли башлый. Яшьләр, матурлар, тормышлары акрын гына алга бара. 1980нче еллар бу. Ленинград проекты белән төзелгән йортларның берсеннән ике бүлмәле фатир да алалар. Тормышларына матурлык өстәп, бала да алып кайталар. Балага Роза дигән матур исем кушалар (исемнәр үзгәртелде. Авт).

Роза ханым сөйли: «Минем балалык елларым әкияттәге кебек үтте. Әти-әниемне дә, мине дә балалар бакчасына хәтле машинада гына йөрттеләр. Бар да җитеш булды.

Ул арада 1990нчы еллар килеп җитте. Ил башында исерек патша – Ельцин. Ниндидер яла ягып, әтине кулга алдылар да, озак срокка ябып та куйдылар. Әни дә эшсез калды. Тормышның шундый тискәре борылышына түзмәде, эчә башлады. Әти утырганчы, энем туган иде. Әни эчкечеләр белән аралаша башлагач, фатирыбыз мәхшәргә әйләнде. Энем бөтенләе белән минем карамакта. Өстәлдә буш аракы шешәләре генә, ашарга бер телем ипи дә юк. Әни ниндидер бер урыс кешесе белән яши башлады. Энем белән миңа тормыш тагын да авырайды. Исереп кайталар да, безне куып чыгаралар. Салкын подъездларда төн үткәрә идек. Чегәннәр белән дуслашып, халык күп йөри торган урыннарда энемне алдыма утыртып хәер сораша идем.

Теге урыс, акча эшлибез дип әнине алдап, безнең ике бүлмәле «ленинградка»ны ташландык «хрущевка»га алыштыртты. Исерек әни нинди кәгазьләргә кул куйганын да аңламагандыр. Шалт итеп өстәлгә бер яртыны куеп, безне куып чыгардылар. Ашарга булмагач, энем бер кирпеч ипи урлап, тотылды. Мине, 10 яшьлек кыз баланы, үги әти көчләде. Аңыма килгәндә, поезд юлы буйлап елый-елый каядыр бара идем. Бәхетемә, ирле-хатынлы татар кешеләре мине туктатып, сораштыра башладылар. Ничек бар шулай сөйләп бирдем. «М. авылында туганнарыбыз яши, миңа шунда кайтырга кирәк», – дидем. М. авылы тимер юлдан ерак урнашкан. Теге кешеләр мине кызганып, авылга кадәр үз машиналарында кайтарып куйдылар. Ничек, нинди юллар белән кайтарганнардыр, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнне хәтерлим. Ул килмичә, теге ир белән хатын мине ялгызымны гына калдырып китмәгәннәр. Миңа операция ясадылар. Эчке әгъзаларым бик нык җәрәхәтләнгән булган. Операциядән соң мин бала таба алмый торган булып калганмын. Мин энемне «улым» дип, ул мине «әни» дип йөрибез. Больницада ятканда яныма килүче дә, чыкканда каршы алучы да булмады. Тазаргач, кабат теге ике бүлмәле «хрущевка»га кайттым. Мине көчләгән урыс башка күренмәде. Аны судка бирүче дә булмады, эзләмәделәр дә.

Сигез елдан соң төрмәдән әти кайтты. Бик үзгәргән иде ул. Безнең тормышның нинди хәлгә калганын тыныч кына күзәтеп йөрде. Әниебез курчак кебек татар хатыны иде, аракы эчеп бик таушалды. Беркөнне әти белән әни өстәл артына утырып бергә аракы эчтеләр дә, әти бүлмә уртасына булган документлардан учак якты. Әнине башы белән шул учакка салды. Без энем белән елап, әнине саклап калдык. Әти әнине балконга алып чыгып ыргытты. Әни исән калды. Тик шуннан соң әти үз үзенә кул салды. Ә әни инвалид булып калды. Без аның белән бергә яшәдек, аны тәрбияләдек. Энем белән кайда эш таба алсак, шунда эшли идек. Әни озын гомерле булмады, бакыйлыкка күчте».

Бу мәкаләне язу миңа җиңел булмады. Кан басымым күтәрелде. Хәзер Роза энесе белән яхшы мөгамәләдә. Мин әле монда бик күп вакыйгаларны төшереп калдырдым. Алары чәчләр үрә торырлык. Шундый язмышларны ишетәсең дә, ирексездән: «Әй язмыш, язмыш...» – дип уфтанасың.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии