- 14.12.2021
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2021, №49 (15 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!
Мин Рәфис Хәмитов, үзем 1964нче елгы, Әлмәт шәһәрендә яшим. Бала чактан инвалид, сул күзем бөтенләй күрми, уң күзем дә начар күрә. Бер ел элек әти-әнием һәм бердәнбер апам автоһәлакәттә һәлак булдылар. Хәзер бер үзем генә яшим. Операция ясатсаң, файдасы булачак, диделәр. Мартта сул күзгә операция булырга тиеш. Бәясе – 270 мең сум. Кешеләр ярдәме белән, ул акчаның яртысы җыелды. Калган яртысын җыюда да битараф булмаган кешеләр ярдәменә өметләнәм. Чир сорап йөрми бит ул. Кем күпме булдыра ала – булышсагыз иде. Үзегезгә дә савабы күп булыр.
Минем белән элемтәгә керергә теләүчеләр өчен телефоным: 8 987-189-04-01.
Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр өчен банк реквизитлары:
ПАО Сбербанк
ИНН Банка: 7707083893
БИК Банка: 049205603
Кор. счет: 30101810600000000603
Счет получателя: 40817810162360736967
Получатель: ХАМИТОВ РАФИС САВЗИХАНОВИЧ
(Больницадан бирелгән белешмәләр, амбулатор картадан язулар редакциябездә бар).
Рәфис ХӘМИТОВ,
Әлмәт шәһәре
Комментарии