«Кечкенә чакта эзләгән җылылыкны әле таптым»

«Кечкенә чакта эзләгән җылылыкны әле таптым»

– Балачагыңны бер сүз белән тасвирларга кушсалар, җавабың нинди булыр?

– Сынау. Балачагым минем – зур сынау...

«АПАМ ӘНИНЕ АЛЫШТЫРДЫ»

Күпләр: «Эх, бала вакытка кайтып килер идем», – дип уйланса, Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган Рания Минһаҗева балачагын күз яшеннән башка искә төшерә алмый. Нәкъ шул чорда ул һәр балага кирәк булган кеше – әтисен югалта. Бер як канаты каерылган кызчык алдагы тормышында бөтенләй канатсыз калачагын күз алдына да китерми әле.

– Балачагымны сагынып искә алмыйм, ләкин билгеле бер мизгеленә кайтыр идем. Әтием Хәлил юл һәлакәтенә очрап үлде. Ул чакта миңа ике яшь булган. Әтиемне юньләп хәтерләмәсәм дә, аның белән уйнап йөргән вакытны еш искә төшерәм. Ул колаклы шапкасын борып кия һәм эт булып өреп минем арттан куып йөри иде. Аннан качып, эчем катып көлгәнем әле дә күз алдымда. Үлгән хәбәрен ишетү дә, – дип хәтер йомгагын сүтте кыз.

Бу кайгылы хәлдән соң Рания әнисе Фәния апа белән әнисенең туган йорты – Чирмешән районы Утыз Имәни авылына яшәргә кайталар. Төп йортта Факия әби, Минтаһир бабай, Фәния апаның бертуганнары һәм Раниянең апасы Рәсимә дә яши.

– Минем әтигә кияүгә чыкканчы, әнинең бер кызы булган. Ул – Рәсимә апа. Әтигә кияүгә барганда әни апамны үзе белән алмаган.

Әтиләре төрле булса да, Раниянең иң зур терәгенә әверелә Рәсимә. Әнисенә һәм әбисенә сөйли алмаганын да апасына кайтып сөйли, проблема чыкса да, апасына хәбәр итә. Егетләр турында сөйләшү, теге яки бу вакыйгага анализ ясау – барысын бергә башкара кызлар.

– Әни яңадан кияүгә чыкты, мине дә үзе белән алды, тик ул чакны хәтерләмим. Әбиемнең сүзләре буенча, анда бик уңай шартлар булмаган, шуңа да әбием мине үз янына алып кайтып киткән. Әбинең балалары барысы да акылга зәгыйфь иде. Хәтта әниемдә дә тайпылышлар сизелә иде. Бераз үсә төшкәч, Рәсимә апам тәрбиясенә күчкәнмен, – ди кыз тамак төбендәге төерен йотып. – Әни белән без ул үләр алдыннан гына якынайдык. Аралаша идек, әмма ачылып китеп сөйләшкән булмады. Дус кызларым һәм аларның әниләре арасындагы кебек мөнәсәбәт юк иде безнең арада. Әмма үләр вакыты җитәрәк, аңа минем ярдәм кирәклеген тойдым. Әни әни инде ул. Аның нинди булуы мөһим түгел. Ул минеке генә һәм Аллаһы Тәгалә миңа шундыйны биргән. Бик авырып, больницада яткан вакытта ул миңа ачыла башлады. «Кызым, мин бит сиңа беркайчан да начарлык теләмәдем, сине ташлыйсым килеп ташламадым. Сиңа һәрчак яхшысын тели идем. Әбиең янында сиңа яхшырак булачагын аңладым. Мин бит сине карый алмыйм, минем нинди халәттә икәнемне белә идең. Сине начар тормышта яшәтәсем килмәде», – дия торган иде. Әйе, әбидә начар яшәмәдек. Ул миңа акчасын да бирә, авылда концертларга да алып бара иде. Әни янында мин боларның берсен дә күрә алмас идем.

Үзенә җитмәгән ана назын апасыннан таба кыз. Аның йөзендә атасын да, апасын да, укытучысын да күрә ул. Җыр сәнгате белән таныштыручы да Рәсимә була. Үзе инде янында булмаса да, бүген Рания аңа рәхмәт әйтә:

– Бер сүзсез, мин – әби кызы. Аңа хәзер 83 яшь. Йөгереп йөри торган чагы түгел, әмма зарланмый. Ул якка еш кайтам дип мактанмыйм, әмма айга бер хәлен белеп килергә тырышам. Әнине алыштырган кешем – Рәсимә апам. Ул миннән 10 яшькә генә олы булса да, 17 яшендә инде мине тәрбияли алды: пешерде, ашатты, киемнәрне юды, укытты. Болардан ары сөйләшергә дә вакыт кала иде әле. Әнием кебек ул да яман шештән үлеп китте. Аны югалтуны бик авыр кичердем...

Кеше әҗәле якынлашканын сизә, диләр. Раниянең апасы да үләчәген белеп йөргән. Авылдагы бер апага: «Мин үләм инде. Ранияне асрамага алмассызмы икән, аңа авыр булачак», – дигән. Таныш-белешләренә шундый сүзләр сөйләсә дә, сеңлесенә беркайчан да чын йөзен күрсәтмәгән ул. Тиздән тазарам, Казанга барырбыз, каланы күрсәтермен, дип яшәгән. Раниянең әнисе Фәния апаны да күңеле авылына илткән. Караватта ятып тора торган гына хатын үзендә көч табып, туган нигезенә кайтып үлгән.

***

– Апам ике-өч тапкыр төшемә кергәндер, әмма гел матур, бәхетле кыяфәттә, елмаеп керә. Әтине күргәнем юк. Кая инде, мин аны юньләп хәтерләмим дә. Кечкенә вакытта бер сәер генә төш кергән иде, әби: «Дога гына укы», – диде дә, бүтән кергәне юк. Үләр алдыннан чирле кеше балага әйләнә, күп әйберне тыңламый башлый икән. Яман шеш – авыр чир бит, әни даруларын эчми башлады, чөнки азагын белә, ә якыннарында барыбер ниндидер өмет яши иде. Кайчакта мин дә яратып кына: «Нишләп тыңламыйсың, эч инде шул даруларны», – дип орышып куя идем. Шулай бервакыт ул миңа шалтыратты. Мин һаман орышам: «Эч даруларыңны», – дим. Үземчә кайгыртуым бит, югыйсә. Ә ул тыңламады һәм телефонны куйды. Берничә сәгатьтән соң үлеп тә китте. Бу шалтыратуы – саубуллашуы булган икән. Ә мин аңа сүз әйтергә дә ирек бирмәдем. Менә шул хәл авыр йөк булып күңелемдә калды. Берничә көн еладым. Ник шунда рәтләп сөйләшмәдем, бәлки, сүзләре булгандыр дип тиргәдем үземне. Өчесен үткәргәч, төшкә керде. «Балам, мин сиңа ачу сакламыйм. Мин сине сагынам, кочаклыйсым килә», – ди. «Бу дөньяда күрешә алмасак та, төшемә ешрак кер», – дим. «Миннән генә тормый шул», – ди. Шул төштән соң күңелемнән йөк төште. Әлегәчә бүтән төшкә кергәннәре юк.

«АРТЫМДА СӨЙЛӘҮЧЕЛӘР БАР»

Раниягә әле 24 кенә яшь булса да, тормышның сикәлтәле юлын инде үтәргә өлгергән. Якын кешеләрне югалтуы бер авыр булса, алардан соң калган тормышны дәвам итү, алардан башка бу дөньяда яшәү икеләтә авыр. Аллаһы Тәгалә һәркемне тигез итеп яратса да, сынауларын тигез итеп бүлеп бирми шул. Раниягә аларны капчыклап алып, тар җилкәсенә салырга туры килә.

– Балачакта үлем-китемнәрнең мәгънәсен әллә ни аңлап бетермисең икән. Иң авыр чорым яшүсмер вакытка туры килде. Борынга егетләр исе дә керә, гашыйк буласың, кем беләндер сөйләшәсе килә, кемнәндер яклау эзлисең. Әни – киңәш сорарга кирәк булса, әти – яклар өчен кирәк. Ә минем янда аларның берсе дә юк иде. Әбигә сөйләп була булуын, әмма болай да күпне күргән карчыкка үз проблемаларымны сөйләсәм, бөтенләй егыла бит ул, – дип сүзен дәвам итте Рания. – Яшүсмер чакта авылда белмичә минем турында теләсә нәрсә сөйли башладылар. Факиянең кызы мондый икән, тегенди икән, шулай итә икән, диделәр. Мин үзем моның дөрес булмавын беләм бит, әмма түзәрлек чама калмады. Бер почмакка кердем дә: «Әгәр минем әтием исән булса, ул мине кыерсытуга юл куймас иде», – дип еладым.

Бөтен кайгысын, ишеткән һәр сүзне үз эчендә саклап йөри кыз. Әмма моң-зар белән тулган нечкә күңелле Раниянең дә түземлеге зур булмый. 11нче класста тынычландыра торган даруларны артык күп эчү сәбәпле, сәламәтлеге какшый – табиблар чакырырга туры килә.

– Олырак кешеләр миңа һәрвакыт: «Сеңлем, Аллаһы Тәгалә сине сыный икән, ахырдан бәхетен бирер. Ышан. Син шундый сынаулар үткәнең өчен иң бәхетлесе булырга лаек», – дип әйтәләр иде. Шул сүзләрне ишеткәч, автомат рәвештә моңа ышана башлыйсың. Ышаныч мөһим роль уйный. Хәзер минем тормыштагы проблемаларым бөтенләй чүп булып тоела. Ничек кенә авыр булмасын, миннән дә начаррак хәлдә калганнар бар. Авыр гаиләдән димен, әмма әти-әниләре була торып та бәхетсез булган балалар шактый. Әти-әниләре эчә, гел тавыш куба, өйдә яшәмиләр, тегендә-монда йөриләр.

– Һаман әти-әнием юк дип сөйлисең, диючеләр бармы?

– Артымда сөйлиләрдер, минем ишеткәнем юк. Берәүнең: «Ятим бала булып уйнаудан туктарга кирәктер», – дигән сүзләрен ишеттерделәр, ләкин игътибарга алмадым. Сөйләгәннәр сөйләсеннәр.

ҖЫРДА ЮАНЫЧ ТАБА

Йөзеннән елмаюы китмәгән, кояш кебек балкып торган бу кызның үткән юлы шундый дип сөйләсәң, кеше ышанмас та иде, бәлки. Үткәнгә борылып карарга яратмаса да, аңа рәхмәтле Рания. Балачакта аңа тәтемәгән бәхетле һәм шатлыклы мизгелләрне әле кичерә ул. Гел елаганын исенә төшерә дә, хәзер көлеп яшим дип, тагын елмаеп куя. Инстаграм социаль челтәрендә дә күпләр өчен үрнәк булган Раниянең шуклык сере нидә?

– Мин эмоциональ кеше. Гади әйбергә дә сөенәм, көенәм. Хәзер, Аллаһка шөкер, кайгыдан елаганым юк. Елаган чакта да кешегә күрсәтә торган әйбер түгел бу. Минем көчсезлекне күрергә тиеш түгелләр.

Моңланырга да ярата кыз. Көнен җырдан башлый һәм җыр белән тәмамлый. Факия әби сүзләренчә, Раниянең әтисе гармун уйнап, җырлый торган була. Бу сәләт әтисеннән күчкәндер, ди Раниянең туганнары. Ә тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан көнен яхшы хәтерли ул. Рәсимә апасы алып чыга аны.

– Апа кулымнан тотып бакча сәхнәсенә алып чыкты. Микрофонга Зөлфия Минһаҗеваның «Тәрәзәләр» җырын башкардым. Мактадылар. Ә мактагач, тагын җырлыйсы килә. Мәктәп бәйрәмнәрендә чыгыш ясый башладым, бәйгедә катнаштым. Музыка мәктәбенә керәсем килде, әмма мөмкинлек булмады. Җырчы булам, мәдәнит институтына керәм дип хыялландым, – дип сүзен дәвам итте.

Хыялы үзеннән зуррак булса да, җырчылык юлыннан китмәгән ул. Ата һәм ана назыннан мәхрүм калган кызчык үзенең балаларының да шундый шартларда яшәүләрен теләмәс иде. «Җырчы һаман гастрольдә, гаиләсе янына кунакка гына кайтып килә. Ә минем өчен ирем, балаларым беренче урында булырга тиеш», – дип аңлата Рания. Әмма хыялын сызып ук ташламаган кыз. Мәдәният һәм сәнгать институтының этнокультура үзәге җитәкчесе бүлеген тәмамлаган. Анда да сәхнәдән төшмәгән, хәзер исә бәйрәмнәр, туй мәҗлесләре оештыру белән шөгыльләнә.

СЫНАУЛАР АША – БҮГЕНГЕГӘ

Бүген Рания – иң бәхетле кеше. Бу сынаулар аша бүгенгесенең кадерен белергә өйрәнгән ул. Өстәвенә, хатын-кыз бәхетенә дә ирешкән – үзе янында аны яратучы һәм аңлаучы ире Ильясы бар. Аның белән өч ел элек интернетта танышканнар. Кияүгә чыккач, тынычландым, ди Рания:

– Мине яклар кеше бар икәнен беләм. Алга барам, чөнки җил-яңгырдан саклаучым – минем алдан атлый. Берничә ел элек тормыш йөген үзем генә тартсам, хәзер бергәләп өстерибез. Әтисез үскән балага гаилә кору кыен. Ата назын күрмәгән кыз бу җылылыкны үзенең ирендә эзли. Кечкенәдән мин ир-аттан яклау көттем, Ильяста шуны эзләдем. Кечкенә чакта җитмәгән җылыкны әле таптым.

Инде үз тормышы белән яшәсә дә, әбисенең канатлы сүзләрен истән чыгармый кыз. Факия апа һәрчак: «Иреңне кешегә беркайчан да хурлама. Артыгын мактама да, чөнки күз тидерергә мөмкиннәр. Гаилә хәлең ничек дип сорасалар, «әлһәмдүллилләһи шөкер» дип әйт. Шул сүзгә барысы да кергән анда», – дип әйтә торган булган. Рания хәзер дә гаилә хәлләрен тышка чыгарып сөйләми.

– Тормыштан зарланганым булмады, аны ничек бар шулай кабул иттем. Кайчак тешне кыса-кыса түзәргә туры килде. Көч бетеп, Аллаһ Тәгаләдән көч сораган вакытлар да булмады түгел. Әле дә хәтерлим: салкын кыш төне. Карга тезләндем дә, күккә карап: «Ник миңа гына мондый сынаулар бирәсең? Ничек түзим?» – дидем. Түздем. Тормышка рәхмәтлемен. Хәзерге көннең кадерен белмәс идем. Шул сынаулар көчле итте, дөньяга карашымны үзгәртте. Тормышның, һәр көннең кадерен беләм хәзер. Бу көнемне генә алыйк. Мин иртән тордым, ашадым-эчтем, киендем, үз эшләремне барладым, синең белән очраштым. Хәзер кайтып тыныч күңел белән йокларга ята алам. Менә шундый тынычлыкның кадерен ничек белмисең ди? Тынычлык бит ул, ә кечкенә чакта бу әйбер юк иде.

 

– Үткәнгә карап, кечкенә Раниягә нинди киңәш бирерсең?

– Сине бик якты киләчәк көтә. Сабыр бул, түз. Сынма, сыгылма. Килер бер көн һәм син чәчәк атарсың. Кәефеңне төшермә. Мин сине анда, киләчәктә көтәм, тизрәк кил!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии