Куркырга вакыт юк иде

Яңа эрага кадәрге 3600 елдан безнең дәвернең бүгенге көннәренә кадәр кешелек тарихы 14553 сугыш кичерә. Әмма XX гасырдагы ике бөтендөнья сугышы алар арасындагы иң зур яулардан санала. Икенче бөтендөнья сугышында әткәй Мөхәммәтшәриф, әнкәйнең дүрт энесе – Зиннур, Гайсә, Барый, Шәриф Мөхтәревләр һәм тагын бик күп кардәшләрем катнаша. Шулардан бик каты яраланган әткәй белән Шәриф абыйга гына исән кайтырга насыйп була. Сугыш ул халык җилкәсенә төшкән коточкыч афәт. Ходай аны беркемгә дә күрсәтмәсен.

Безнең әткәй мәрхүм 1898нче елда Түбән Тархан авылында туып-үсеп, шунда гомер итте. Аны сугышка озатуыбызны никтер хәтерләмим, гәрчә сугышка кадәр әткәйнең мине атка атландырып, инешнең теге ягына атны ашатырга алып барганын бик яхшы хәтерлим. Әткәйнең сугышка кадәр ашказаны авырткан булган, аны басар өчен ул гел чәй содасы эчкән (боларны миңа әнкәй сөйләде). Андый хәлдә сугышка алмаслар дип уйлагандыр инде, киткәндә әнкәйгә: «Тиздән борып кайтарырлар, озакламам, көтегез», – дигән. Әмма кайтармыйлар, Сослангерга озаталар. Аннан соң ул Ленинград тирәсенә барып эләгә. Безнең солдатлар анда коточкыч авыр шартларда, атналар буе авызларына үләннән гайре бер ризык капмыйча, окоплардан дошманга каршы көрәш алып бара. Каты сугышлар бару сәбәпле, кыр кухнясы солдатлар янына килә алмый. Фашистларның мәкерле планы совет сугышчыларын корал ярдәмендә генә түгел, ачлык белән дә кыру була күрәсең. Агачларга менеп атланган мәргәннәр аларга окоптан баш күтәрергә дә ирек бирми. Әмма фашистларның бу планнары барып чыкмый. Ладога күле аша салынган «Тормыш юлы» камалыштагы шәһәрне, андагы сугышчыларны тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйный.

Дошман снайперлары хәтта атларны да кызганмый, пуля аларга да эләгә. Ач солдатлар, пычакларын алып, үлгән ат янына килүгә, тегеләр боларны чүпләп кенә бара. Бәхетсезлегенә, әткәй дә шулар арасында була. Ул бик каты яраланып, 8 ай госпитальдә ята. Моңа кадәр дә ике тапкыр яраланып, кыр госпиталендә дәваланган була инде. Ә монысы бигрәк авыр була. Дошман пулясы бер як яңак сөягеннән кереп, тешләрен коя, телен урталайга өзеп (бер чите генә эләгеп калган була), икенче яктан чыга. Аның хәле шулчаклы авыр була, 8 ай буе хат та язып сала алмый. Берничә мәртәбә операция дә ясыйлар, кан салалар. Хәле бераз яхшыргач, комиссовать итеп, кайтарып җибәрәләр. Әмма бу яралар аның гомерен бик күпкә кыскарта. Ул 1961нче елның 4нче апрелендә, 62 яшендә вафат булды.

Кайткач, әтинең шул яраланган җирдән үзен «полуторка» машинасына салып госпитальгә алып киткәннәрен, операция өстәленә салуларын сөйләгәне истә. Бертуктаусыз снарядлар шартлый, өзлексез аталар, шофер куркудан машинаны куа икән. Ә машина әрҗәсендә кан эчендә яткан яралылар ыңгыраша. Бераз хәллерәге машина түбәсенә винтовка белән сугып: «Син нәрсә? Утын ташыйсыңмы әллә? Монда бит каты яралылар!» – дип кычкыргач кына шофер бераз тизлеген киметә.

Операция өстәленә илтеп салгач, хирурглар аның ярасыннан яңак сөякләрен чүпли башлый. Шулчак аның тыны бетеп, башын күтәрмәкче була. Борын эче кан белән тулган, сулыш ала алмый. Аркасына салгач, өзелгән теле тын юлын каплый. Әле «ба-ба-ба дип ятасың», дип, бер хирург ачулана да үзен. Ә икенчесе эшнең нәрсәдә булуын аңлап алып, әтинең телен тегеп куя.

Бервакыт шулай әткәйдән: «Сугышта куркынычмы?» – дип сорадым. «Сугышка барып җиткәнче генә куркыныч. Анда кергәч, куркып торырга вакыт юк, улым», – дигән иде әткәй. Аннары болай дип өстәде: «Чөнки һәр сугышчы иле өчен, гаиләсе өчен, янәшәсендәге үлеп калган дуслары өчен нәфрәт утында янып, үч алу уты белән янып йөри башлый».

Кырларга чыккач, безгә үләннәр күрсәтә, менә шушы үләннәрне ашап исән калдык дип сөйли иде. Шул үләннәр аның ашказаны авыруына да дәва булгандыр, сугыштан кайткач, ашказаны авыртып интекмәде.

Ул бакыйлыкка күчкәндә мин институтта укый идем. Апрель ае башында безнең юллар адәм үтмәслек була иде. Үзенең хәлен белгәндер инде: «Минем турыда Илгизәргә хәбәр итмәгез», – дигән. Белсәм, миңа кайту кыен буласын уйлап, жәлләгән инде мәрхүмкәем. Мин әткәйнең вафатын абый язган хатны алгач кына белдем.

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии