Гаеп табибта түгел

Гаеп табибта түгел

Мин 36 ел балалар табибы булып эшләгән кеше. Хәзер күптән инде пенсиядә. «Безнең гәҗит»нең 5нче июнь санында Наил Вахитовның «Кеше гомеренә тиң ялгышлар» (№ 22, 2019 ел) дип аталган язмасы күңелдә каршылыклы уйлар тудырды. Минем беркайчан да газеталарга язганым булмады.

Русларның әйтеме бар: «Закон как дышло, куда повернул – туда и вышло». Табиб булып эшләү, гомумән, бик җаваплы эш. Ә педиатр булып эшләү бигрәк тә. Яңа гына туган, тормышка әле генә аяк басып килүче яшь кешенең гомере өчен ул җавап бирә. Авыру баланың хәле, аеруча яшь балаларныкы, минут эчендә бик нык үзгәрергә мөмкин. Кешеләр беренче карашка бертөрле булсалар да, икесе дә абсолют бертөсле булган кешене табуы мөмкин түгел. Авырган чакта да һәр организм аны үзенчә кичерә. Медицинада «атипичный случай» дигән термин бар. Бу – гадәти булмаган авыру очрагы.

Фәридә ханым үз эшенә җитди карамаган дип әйтергә телем әйләнми. Лаборант чакыртып, кан анализын алган, ялкынсыну белән бара торган эч авыруы юклыгын исбатлар өчен хирург чакырткан. Авыру баланы дәвалар өчен мөмкинлекләре күпкә зуррак булган Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Машинаның аппаратлар белән тиешенчә җиһазланмавы, аның «ашыгыч ярдәм» вазыйфасын да үти алмавы Фәридә ханымнан гына тормый бит. Ләкин ул бер моментны күздә тотмаган (бәлки, мөмкинлеге булмагандыр): үпкә чире булмавын раслар өчен, башта һичшиксез баланың күкрәк читлеген рентген аша карарга кирәк иде.

Баланың температурасы 37,2; ак кан тәнчекләренең чагыштырмача югары булмавы аның иммунитетының түбән булуын аңлата. Димәк, баланың иммунитеты чирләргә каршы торырлык булмаган дип уйларга җирлек бар. Ә аның бик күп факторлар белән бәйле булуы мөмкин: әти-әнинең сәламәтлеге, йөклелек чорының ничек узуы, әнисенең ничек туклануы…

Шуны да әйтәсем килә, ВОЗ (Всемирная организация здравохранения) тикшеренүләре нәтиҗәләренә карасаң, кешенең сәламәтлеге бары 15 процентка гына медицинага бәйле, калган 85 проценты генетикадан, яшәү рәвешеннән, әйләнә-тирәдән, тукланудан, начар гадәтләрдән формалаша.

Бала югалту ата-ана өчен искиткеч зур кайгы, аны уртаклашырга гына мөмкин. Кызганычка, табиб һөнәрен сайлаган кешегә авырулар белән генә түгел, үлем белән дә очрашырга туры килә. Чөнки яшәү белән үлем һәрвакыт бергә йөри. Кешелекнең үз законнары булган кебек, табигатьнең дә үз законнары бар.

Кайбер чит илләрдә табибларны яклый торган оешмалар эшли. Безнең илдә андый оешма юк дип беләм. Фәридә ханымга бар авырлыкны үз җилкәсенә алырга туры килгән. Аллаһы Тәгалә аңа зур сабырлык, тазалык бирсен. Күңел канатларыгыз сынмасын иде.

Р. БИКТИМЕРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии