Акны карадан аера белү кирәк

Акны карадан аера белү кирәк

«Безнең гәҗит»нең 25нче санында (26 июнь, 2019 ел) Лира Габитованың «Сталинның кискән тырнагына да тормыйсыз» дип аталган мәкаләсен укыгач, бик аптырадым. Халкыбыз яратып укый торган, иң халыкчан, гаделсезлек очракларын зур кыюлык белән тәнкыйтьләп, гади халык мәнфәгатьләрен яклап язучы гәҗитнең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка ничек болай итеп әйтеп була? Сезнең белән безнең ише гади халыкны яклап, түрәләрнең хәрәмләшүен тәнкыйтьләп язган өчен күп акчалар, премияләр бирү түгел, аның үзенә дә тынычлап кына эшләргә ирек бирмәүләрен аңламаучылар, Сталинның үз халкына эшләгән явызлыкларын белмәүчеләр турында надан дими, ни дисең?

«Безнең гәҗит» хакимият гәҗите түгел, бәйсез гәҗит буларак, хөкүмәттән бер тиен алмыйча, үз көнен үзе күреп, санаулы гына журналистлары белән көне-төне эшләп, башка гәҗитләр язмаган мәгълүматларны халыкка җиткерүен Лира ханым белми микәнни?

Ул үз мәкаләсендә башыннан азагына кадәр Сталинны мактап язган. Корылык булып, халыкның ачтан үлүен, эпидемиядән кырылуын әйтә. Эш корылыкта гына түгел, авыл халкының амбарында булган ашлыгын үзенә бөртеген дә калдырмыйча талап алып, башкалага озатуы гына җитмәгән, хәтта чит илләргә сатып ятуы турында да исбатлап яздылар. Сталин сугыштан соң әйбер бәяләрен төшерде, дип яза Лира ханым. Авыл халкына үзе җитештергән ризыгын үзенә ашарга ирек бирмичә, халыктан бушка талап алган азык-төлеккә төште бәяләр. Колхозга бушка эшләгән халыкның кибеттән шул бәясе төшкән әйберне дә сатып алырлык акчасы юк иде.

Лира ханым бик күпне белгән галим кеше шикелле, Сталин беркемне дә репрессировать итмәде, атмады да, аның заманында бар халык шат, рәхәт яшәде дип шаккаттырды. Ә мин, Лира ханым, сезгә караганда да өлкәнрәк (83 яшь) буларак, Сталин исән вакытта беркем дә рәхәт яшәмәде дип исбатлап әйтә алам.

Сез баш мөхәрриргә миллиардерларны яклауны, байларга тәлинкә тотуны туктатырга кушып язасыз. Кайчан, кайсы номерда миллиардерларны яклап язган очракны күргәнегез булды? Бу бит яла ягу.

Ельцинның парламентны танклардан аттырганын һәм Чечня сугышлары турында язарга ярамыймы, дигән сүзләрегез дә шаккаттырды. Нинди язмаган инде ул? Башка гәҗитләр язмаганны да язып, халыкка үз вакытында барлык мәгълүматны җиткереп торган үз гәҗитебез бит ул.

«Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит әфәнде Әхмәтовны да шыр наданлыкта гаепләвегез бернинди дә кысаларга туры килми. Аның кебек гаделлекне яклап чыгучы, зур белемле галим журналист Русиядә башка юк. Халкыбыз мәнфәгатьләре, телебезне, гореф-гадәтләребезне кыюлык белән яклап язучы «Безнең гәҗит» һәм «Звезда Поволжья» гәҗитләренең мөхәррирләрен гаепләргә тырышу күңелне тырный.

Милләтебезне юкка чыгарырга тырышучыларның сездән башка да күп булуын аңласагыз иде. Әлеге гәҗитләр үз туганнарыгызның берәр гаделсезлеген язып чыкканга, аларга шулай ачулы микән әллә сез, дигән уй да туа.

Матбугат битләрендә белгәннәребезне генә язсак иде. Белер-белмәс, дөреслеккә туры килмәгән сүзләр язып, ызгышлар чыгарудан беркемгә дә файда юк Акны карадан аера белү дә кирәк .

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии