- 14.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
(Бөек Ватан сугышы хатирəлəре минем гаилəм тарихында).
Сугыш еллары күңелгə
Утлар белəн уелган,
Утлар белəн уелган да
«Онытма» дип куелган.
(М.Рафиков)
Əби-бабайлар Ходай биргән һәр көнне: «И Ходаем, сугыш афəтлəре, ачлык хəсрəтлəре күрергə насыйп итмə», – дип башлыйлар. Чөнки алар – сугыш афəтен дә, ачлык фаҗигасен дə күргəн, ялгызлыкның, ятимлекнең ачысын-төчесен татыган кешелəр. Икенче бөтендөнья сугышы тəмамланганга 68 ел вакыт үтсə дə, күңел яралары әле бүген дə төзəлеп бетмəгəн. Әйе, язмыш алар өчен аеруча мəрхәмəтсез була шул.
Язмыш сүзендə котылгысызлык шаукымы бар. Бу дөньяда безне иң куркытканы да шул котылгысызлык, ахры. Минем бабай өчен дə бу төсмер үзгə бер мəгънəгə ия…
Бабам – Германия җиренə җəяүбарып, җиңү яулаган кеше. Батыр солдат туган җиреннəн 18 яшендə чыгып китә. Ул бик күп авырлыклар күрə-күрə, солдат дусларын югалтып, җиңү яулый. Бик күп тапкыр яралана… Госпитальгә элəгə… Дəвалана… Тагын туган җирен немец илбасарларыннан азат итү өчен бөтен гомерен биреп көрəшə.
Сонгы яралану Германия җирендә, апрель аенда була. Бу юлы бабам аңын җуеп, госпитальгә бик авыр хәлдә эләгә. Госпиталь табибы: «Бу егет яшәргә тиеш, аның күзләрендə өмет бар, йөрəге тибə», – ди. Бабам 11 кешелек палатада ята. Операция ясагач, аның кырыенда дуслары: төрле миллəт кешелəре кизү тора. Чечен дусты да, грузины да, урысы да бабама «Саша друг» (үзенең исеме Сөнгать) дип кул бирəлəр. Әйе, бабам үлем белəн көрəшə… Шундый авыр көннең берсендә Сөнгать бабам иренен кыймылдатып: «Моң, таныш моң», – дип дəшə. Бөтен дусларының күзлəрендә яшь бөртеклəре… Әйе, ул яшəячəк, ул исəн… Бабам аларга күзен ачып карап ята… Нинди сихри моңлы көй? Саташа бит ул. Әйе, саташа… Ничек инде шушы чит илдə аның якын дусты гына белə торган моңлы көйне уйнасыннар!
Их, тиз генə туган якларына – Татарстанга, җанга якын туган авылы – Нəдеренəкайтасы иде де бит, юк шул. Бу каһәр суккан сугыш бөтен якты уйларны чəлпəрәмə китереп ташлый. Ə моң агыла да агыла! Госпитальнең аргы башындагы жиңел яралыларята торган палатадан ишетелә бу моң. Бу көйне татар егетеуйный, ә аны сугышчылар уратып алганнар. Барысы да аңлый, барысының да башында бер уй: тизрəк җиңү яулап, туган җирләренə кайту телəге.
Бабам кырыена утырган чечен дусты бабамның иреннəренә калак очы белəн генə су сала. Бабам шул дустыннан: «Мин саташаммы әллə? Матур, моңлы көй ишетəм», – дип сорый.
«Юк, Саша! Син саташмыйсың, син исəн, син яшисең», – дип, ул тизрəк бу моңлы көйне уйнаган егетне аның янына алып килə. Әйе, бу аның белән бергə уйнап үскəн дусты Әмирҗан була.
Әмирҗан абый бабамны кочаклап бераз тынып тора. Алар əкрен генə, тын гына, сүзсез елыйлар. Әмирҗан абый, яралары төзəлгəч, яңадан җиңү яуларга сугышка китə. Бабам əле бик озак, җиңү көненнəн соң да, туган якларына кайта алмый. Ул Германиядə 1949 елга кадəр хезмəт итə. Ул «ручной станковый пулеметный батальон»ның командиры була. 1949 елның май аенда, күкрəк тулы орденнар, медальлəр белəн кайтып төшə.
Бабам бүген исəн түгел инде, дусты Әмирҗан абый да күптəн вафат, əмма бабамның сугыштанязган хатлары минем хəтер китабымда саклана. Мин сезгə бер хатны язып үтəм:
«Исәнмесез, минем кадерле туганнарым. Сезгəулыгыз Сөнгать хат яза. Хəллəрем бик үкəйбəт түгел, кичə генəиң якын дустым –Рəшитне югалттым. Хəзерге вакытта иң куркынычы – ялгызлык, чын дусларың булмау, чөнки Рəшит минем таянычым, өметем, ышанычым иде. Сталинград шəһəренəякынлашу, йөрəктəге ниндидер кыйпылчыкның яшен тизлеге белəн тибүенə китерде. Хат язарга вакыт юк. Якын дусларыңны югалту, бик авыр булса да, түзəргə, бирешмəскə кирəк! Сез язган хат миңа июнь башларында гына килеп җитте, бəлки, минем хатым да озаклар. Исəн-сау торыгыз, сəламəтлегегезне саклагыз, минем өчен борчылмагыз, туган-тумачаларга сəлам əйтегез.»
Улыгыз Сөнгать
10.09.1942
Ул хакта сүз кузгатырга бик кыен булса да, бабамнан сугышка карата мөнəсəбəтен сорадым. Җавап итеп, олы сулыш алганнан соң, бабам болай диде: «Сугыш – чын мəгънəсендə, бик куркыныч, дəһшəтле күренеш. Мин сугышка үз телəгем белəн киттем һәм Ватанны илбасарлардан яклый алдым. Кызым, сугыш елларын сүзлəр белəн генə аңлатып булмый, минем йөрəгемдə олы яра калдырган вакыйга ул һəм аның эзлəре булып (бабам шул вакытта, белəген ачып, ядрə кыйпылчыгы кергəн урынны күрсəтте) менə шушы ядрə тора. Сугыш вакытында аларны ала алмадылар һəм, алар кузгалган саен, сугыш елларын исемə төшерəм. Кызым, бу кадәр мəрхəмəтсез, дəһшəтле елларны күрергә насыйп итмəсен, Ходай. Гомернеңкадерен белеп яшə. Үткəннәрне барлау – килəчəкне аңлау, дигəн сыман, үткəнеңне, килəчəгеңне бер җеп белəн бəйлəп, гомерлеккə күңел сандыгына салып йөрт!»
Ләйсән МОРТАЗИНА.
Әлмәт шәһәре, «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Комментарии