- 14.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Минем әти белән әни икесе дә бер елгы булганнар. Икесе дә байларга хезмәт иткәннәр. Әткәй атлар караган, әнкәй кер юучы булып эшләгән. Шунда танышып, кавышып, җиде балага гомер биргәннәр. Бүген исә, шул балалар арасыннан мин үзем генә исән. Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый, исән-саумын. Авырсам да, зарланып, табибларның болай да булмаган вакытын алып йөргәнем юк. Ходайдан сорый белеп сорасаң, догаларыңны укып яшәсәң, Ул барысын да бирә.
Мин 1938 елның 10 ноябрендә туганмын. Бераздан әти Ижау шәһәренә китеп, йорт сатып алган. Әни исә иске йортны сатып, әти янына, без, алты бала белән күчеп киткән. Ул йорт дигәннәре бер байларның мунчасы булган. Әти өйне төзәткән, бераз зурайткан. Шул алачык кадәр өйгә сигез кеше сыйганбыз!
Мин кечкенә чакта бик нык авырганмын. Әтинең таныш марҗа хатыны табиб булып эшләгән. Мария исемле бу хатын көнгә өч тапкыр 1әр аш кашыгы шәраб (кагор)эчертеп, мине дәвалаган. Тагын бер карт табиб миңа бик озак вакыт дәвамында укол кадаган. Тире дә сөяктән генә торган бала шулай кеше рәвешенә кергән.
1941 елны сугыш башлангач, гаиләсен җыеп, әти барыбызны да кире авылга кайтарып куйды. Үзе исә, безнең белән бер атна да тормады, сугышка китте. Безгә мәктәпнең бер бүлмәсен яшәргә бирделәр, әни мәктәптә мич ягучы булып эшләде. Ике игезәк апам эшләп торса да, ачлык безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. 1936 елгы Тәвисә апам ачлыктан вафат булды. Миңа ул чакта 5 яшь кенә булса да, бик яхшы хәтерлим. Апам белән бер көнне тагын бер малай үлгән иде. Кабер казырга кеше юк, булганнары да йә авыру, йә ач. Икесен дә алама күлмәкләргә, капчыкларга төреп, бер кабергә күмгәннәре истә калган.
Әнием мәктәптә эшләгәч, мине «по блату» 7 яшь тулганчы укырга керттеләр. Игезәк апамнарның берсе, олы кеше күлмәген үзгәртеп, миңа күлмәк тегеп бирде. Үземә оек, чабата алдылар. Чәчәкле бер яулыгым булуын да хәтерлим. Ул яңа яулыкка китапларымны төрдем. Ручка-дәфтәр дигән әйбер безнең заманда юк иде инде. Себеркенең юан чыбыгын сындырып аласың да, шуңа җеп белән канатны бәйләп куясың. Мәктәпкә килсәм, минем каләмем төшеп калганы ачыкланды. Ул көнне, бәхетемә, безне яздырмадылар.
Бала күңеленең мактанасы килгәндер инде. Матур яулыгымны да, китапларымны да килгәч үк тәрәзә төбенә куйдым. Кайтырга чыкканда карасам, китапларым да, яулыгым да юк!
Май аенда сугыш бетү турында хәбәр таралды. Ул чакта халыкның шатлыгын сүз белән генә әйтеп, язып бетерә торган түгел!
Сугыш чоры балалары ни генә күрмәделәр! Мин гаиләдә иң кечкенәсе булганга, әллә ни эшли алмыйм. Апа-абыйлар азмы-күпме эшләп, гаиләне туендырырлык ризык табалар. Әнкәй дә күрше керәшен авылларына барып, бакча казып, өй юып, безгә, балаларына ашарга алып кайта иде. Ул көн безнең өчен зур бәйрәм була иде инде!
Тагын бер хәл истә калган. Урак өсте. Без басуга бодай уып ашарга йөри идек: мин, күрше малае Энгель һәм аның сеңлесе Люция. Басуга Биби-бүләк түтәйнең бәрәңге бакчасы яныннан узасы. Энгель берсендә: «Әйдә Биби-бүләк түтәйнең бәрәңгесен казып алабыз да, ашый-ашый барабыз!» – ди. Шулай иттек тә. Безнең тавышка Биби-бүләк түти бакчага йөгереп чыккан. Кулында зур күсәк! Әй чабабыз без моңардан, каршыбызга ат белән колхоз рәисе килеп чыкмаса, тоттырмый да идек. Бәхетсезлегебезгә, ул безне тотып алды да, арбасына утыртып, елга буена алып китте. «Тагын бер кеше әйберенә тисәгез, муеныгызга таш асып, шул буага ыргытам мин сезне!» – ди. Без ант итәбез, үзебез елыйбыз. Ул безне авылга алып кайтмады, шунда калдырды. Люция белән без ач, ярый да Энгель ике бәрәңге табып алып ашарга өлгерде. Кайткан җиребезгә безне Бүләк түти көтеп тора иде. Кояшка каршы бастырып куйды да, себеркесе белән артыбызга чапты гына! Бу безнең өчен мәңге онытылмаслык сабак булды. Шуннан бирле кеше әйберенә тигәнем булмады.
Шулай да Биби-бүләк түтидән «үч алдым». Кич кинога барганда, баскыч алдында торган комганына кызыл борыч салып калдырдым моның. Күршебезне буа суы гына коткарган дип сөйләделәр. Тик моны мин эшләгәнне берәү дә белмәде.
Фәнисә ГАБИДУЛЛИНА.
Мөслим районы, Иске Варяш авылы.
Комментарии