Туган тел кадере

Бу дөньяда һәр милләтнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән үз ана теле бар. Әни белән бәйле булган бу тел һәркемнеке үзенә якын. Кызганыч, хәзерге вакытта һәр ел саен күпмедер телләрнең юкка чыгу яки юкка чыгу алдында торуын язып торалар. Шулар арасында безнең тел кадәр мәсхәрәләнгән тагын берәр тел бармы икән? Казан яулап алыну, татар теленең мәктәпләрдә укытылмавы, бер гасыр эчендә өч тапкыр алфавит алышыну кичергән тел ул минем Ана телем. Советлар чорында татар телен мәктәпләрдә укырга мөмкинчелек тудырылганнан соң, шәһәрләрдә татарча укытылмаса да, авылларда татар мәктәпләре эшләп торганлыктан, түзәрлек иде бугай.

2000нче еллардан соң миллилеккә, милли мәгариф системасына карата башланган һөҗүм нәтиҗәсендә Конституциядә бирелгән хокукларның үтәлүенә ирек бирелмичә, авыл җирләрендәге мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын рус теллегә әйләндереп, БДИны рус телендә генә тапшыру кертелгәннән соң, балалар ана телендә укудан баш тартырга мәҗбүр ителде. Шул рәвешле, рус булмаган башка халыкларның Конституция тарафыннан бирелгән милли хокуклары санга сугылмыйча, ул халыкларның телләрен юкка чыгаруга багышланган мәкерле сәясәт барлыкка килде.

Балаларның рус теле белән беррәттән үз ана телләрендә белем алуның беркемгә дә зыян китермәве күренеп тора лабаса.

Бик сәер булып күренгән бер очракка тукталып китик әле. Үз илендә башка милләтләргә үз ана телендә укуны тыюга карамастан, чит илдә урыс теле кыерсытылуны сәбәп итеп, бәрелешләр килеп чыкканын күреп торабыз. Һәр илдә төп халыкка өстенлек бирелеп, ул халыкның теле дәүләт теле булуы гадәти хәл бит инде. Русиядә халык саны буенча безнең милләт икенче урында булуга карамастан, без дә телне тешләп яшәргә маташкан булабыз бит әле.

Гаделсезлек, явыз нияттән башкарылган гамәлләр гомерлек була алмый. Үз вакыты җиткәч, гаделлек барыбер өстен чыга ул. Без дә милләтебезнең тулы хокуклы булып, мәктәпләрдә балалар үз ана телебездә укып, телебезне саклап калу мөмкинлеге тудырылуына өметләнәбез әле. Әнә бит яһүдләр күп гасырлар буе дәүләтсез яшәүләренә карамастан, үз вакыты җиткәч дәүләтләрен булдырып, дөньяның иң алга киткән илләренең берсенә әверелде.

Телебезне саклап калуга багышлап, төрле югарылыктагы җитәкчеләр, депутатлар күп еллардан бирле язылган меңәрләгән мөрәҗәгатьләргә карамастан, уңай күренеш очраклары юк әле. Әле шуның өстенә башкалары да өстәлә тора. Шулкадәр үз халкын күрә алмаган тагын башка берәр ил бармы икән ул, дигән уйлар килә башлый.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии