Безнең халыкка ышана торган түгел

Безнең халыкка ышана торган түгел

Колхозлар барлыкка килгәндә һәр авыл бер колхоз булып оешкан. 50нче елларда аларның өч-дүртен бер колхозга берләштерделәр. Элек аерым колхоз булган авылларда халык сыер фермасын да, сарыкныкын да, тавыкныкын да булдырган. 60нчы елларда бу малларны колхоз үзәкләренә алып киттеләр. Колхозчыларга да үзәккә күчәргә киңәш иттеләр, ләкин күчүчеләр берәү-икәү генә булды. Яшьләр шәһәргә китеп бетте, авылда картлар гына калды. Берничә елдан тагын ике зур колхозны берләштерделәр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бик зур хуҗалыкларда тәртип бик булмый. Колхозда эшләүчеләрнең кайсы нәрсә булдыра ала, шуны урлап сатып эчте. Фермада эшләүчеләре фураж урлап сатты. Мал авызына аның чиреге дә кермәде. Ул заманда авылда вакытсыз үлүчеләрнең 95 проценты аракы аркасында китте. Авылда аракы эчмәгән хатын-кызны да табып булмый иде.

Колхозының исемен белмим, Чистай юлы янындагы бер авылда сарык көтүен октябрь бәйрәменә тездән сазлы утарга кайтарып япкан булганнар. Бәйрәмдә суытып җибәргәч, сарыклар барысы да катып үлгән. Кем җавап биргәне билгесез.

1975-1976нчы елларда игеннәр бик уңды. Урак өстендә көннәр бозылды, яңгыр яугалап торды. Икмәкне Акташ авылы элеваторында киптерелмәгән килеш кабул итә башладылар. Сәгатенә фәлән тонна икмәк киптерә торган агрегатларын ботарлап бетергән булганнар. Әлмәт районы колхозларының 80 проценты икмәкне Акташ элеваторына тапшырды. Калган 20 процент Бөгелмәгә илтелде. Элеватор эче тулгач, ишек алдына эскертләп өйделәр. Икмәкне тапшырып, 10-15 көн үткәч, иген кызып, әшәке исләр чыгара башлаган. Черегән икмәкне басулардагы чокырларга илтеп түккәннәр. Аны ашап маллар агулана башлагач, басуга чәчеп түгеп, К-700 тракторлары белән сөрдерәләр. Ул елны Әлмәт районы планны арттырып үтәп, начальниклары да бүләкне аз алмагандыр. Менә шундый хәлләр СССРның нигезен какшатмый калмагандыр инде.

Әлмәт районының Габдрахман авылында күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Авзал Таһиров туып үскән. 38нче елны ул Уфада обкомда эшләгән. Авылга кунакка кайткач, күршесенә кич утырырга кергән булган. Шул кичне йорт хуҗасын да, Авзал Таһировны да богаулап алып киткәннәр. Йорт хуҗасы ишек аркылы тегеләрнең сөйләшкәнен тыңлап тора. Берсе: «Монысын җибәрик, аның хатыны мулла кызы икән бит», – ди. Бу кешене чыгарып җибәрәләр. Аны миңа улы сөйләде. Галиев фамилияле. Бай балалары белемле булганнар бит. Ул заманда кем икәнлегеңне күрсәтү өчен батрак малае дип язылган, пичәтле бер бит кәгазь җиткән. Алар җитәкче урыннарга урнашып, Сталин законнарына туры китереп, гадел коммунистларны аттырганнар. Ниндидер кара көчләр Америка белән берлектә Ленинның изге идеяләрен тормышка ашырырга ирек бирмәгәннәр. Ленинның иң зур хатасы динне бетерү булгандыр.

Безнең белән бер иптәш эшләгән иде. Ул менә нәрсә сөйләде. «СССР таралырга 25 ел алдан мин эш белән Мәскәүгә баргач, кунакханәдә отставкадагы полковник абзый белән торырга туры килде. Ул шул вакытта ук, СССР таралачак, озак тормаячак, диде. Мин эчтән генә көлеп утырдым. Шундый олы кеше белән сүз көрәштереп булмый бит инде. «Байлар киткәндә балаларына әйтеп киттеләр: «Укыгыз, властьны алыгыз, элеккеге дөньяны кайтарыгыз», – дигәннәр. Хәзер оныклары менде властька. Америкада СССРны тарату өчен институтлар эшли, Кремльдән читтән торып укучылар бар», – диде».

Безнең халык ышанычлы түгел шул. Законның күзе, колагы юк аның. Кешеләр бер-берсен әләкләп, төрмәләргә гел юк өчен утыртканнар. Бездә бер абзый көлтәдән эскерт куйганда ак төстәге йорт казлары очып килгәнне күргән дә, шаяртып: «Аклар килә, аклар килә!» – дигән. Алып киткәннәр, кайтмаган.

Икенче бер абзыйга сугыш вакытында малаеның үлгән хәбәре килгәч, «Ул Гитлерга бер пуля җитәр иде», – дигән булган. Кешеләр алдында әйткән. Моны кемдер, «Сталинга бер пуля җитәр иде», – дип әләкләгән. Теге абзый да кайтмады төрмәдән.

Безнең Әлмәт районында Новая Михайловка дигән бер урыс авылы бар. Зур, базарлы авыл иде. Гел көмешкә куып саттылар. Авылга милиция килеп, берәрсенә керсә, балалары, беркем кушмаса да, бу хакта күршеләргә хәбәр итәргә чыгып йөгерә торган булганнар. Бер сәгатьтән милиция турында бөтен авыл белеп, чарасын күрә торган булганнар. Сугыш елларында да, аннан соңгы ачлык елларда да, татар авылларындагы сыман, бер кесә ашлык өчен төрмәгә утыручылар булмаган анда. Ачтан шешенүчеләр дә булмаган. Сугыш елларында анда җан башыннан рөхсәтсез икмәк бирә торган булганнар. Ул авылның авыр елларда яшәгән кешеләренә алтыннан һәйкәл куярлык. Урыннары оҗмахның түрендәдер.

Гади халыкка яшәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Безнең халыкка күп кирәк түгел бит. Эш бир дә, үзе теләгәнчәрәк яшәргә акча гына түлә. Пенсияләр фатирга түләгәч, арурак яшәргә дә калырлык булсын. Гади халыкка яшәргә мөмкинлек бирмәсәләр, берзаман аның язгы ташкын кебек булып куюы бар. Армия бар бит, диярләр. Анда да гади халык малайлары бит. Түрәләрнеке, байларныкы берсе дә анда бармый.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт шәһәре

Комментарии