Мин репрессия корбаны баласымы?

Мин репрессия корбаны баласымы?

Күп тиражлы «Безнең гәҗит»тә тирән эчтәлекле, гыйбрәтле, үткен язмаларыгызны укып, журналистларыгызга рәхмәтемне җиткерәм. Сәгъдулла Шәйхулланың «Яралы язмышлар» сәхифәсендәге язмасы («Гаделлек җиңде!..» (2012, №50,19 декабрь) кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Мин Сәгъдулла абыйны якыннан күреп беләм. Ул безнең күрше авылдан. Аның әтисенең язмышы да минем әтием язмышына охшаш булганга, сезгә язарга булдым.

Мин 1938нче елның 20нче гыйнварында Апас районы, Дүртиле (Мазиково) авылында өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Апам белән абыем мин туганчы ук балалар авыруы белән дөнья куйганнар. Миңа 4 яшь булганда әтием Миңневәлине, халык дошманы дип, 1938нче елның май аенда кулга алганнар. 1937нче елның көзендә Аракчино бистәсендә йорт төзү өчен фундамент салып калдыра (Камәретдин Хәбибуллин сөйләгәннәрдән). Авылдагы йортын Сафин Әхәткә саткач, башка урынга бәрәңге утыртырга бакча белешергә авыл Советына дип чыгып киткән җирдән кулга алалар. Спекуляциядә гаепләп, өстеннән донос язалар. Ул чорда иске йортларны алып ремонтлап сата торган була ул. Базардан терлек алып базарчы (макляр) Гиниятов Гыймайтдин белән сата. Сельпога, үлгән үгез ите тапшырды, дип донос язалар. Бу язманы оештыруда өч кеше катнаша: Сафин Әхәт, Камалов Минһаҗ, Гыззатов Әмәнуллалар кул куйган язма барлыкка килә. Анда әтинең Ташкенттан ситсы товар алып кайтып, авылдашларына сатып, спекуляция ясый дигән жалоба да язылган була. Шушыларга нигезләнеп, өч кешенең күрсәтмәсе белән, әтигә суд була. Аны 6 елга төрмәгә утырталар. Судта Гыззәтов Әмәнулла ялганчы шаһит булып катнаша.

Шул вакытлардан соң безнең йорт-җирсез тормыш башлана да инде. Көзгә кадәр яшәп торырга килешенгән булса да, акчасы түләнеп бетмәсә дә, әнигә йортны бушатырга кушалар. Авылдашлар ярдәме белән, буш торган өч тәрәзәле йортка безне урнаштыралар. Ул ярдәмчел кеше читтә яшәгән була. Шул йортта яшәгәндә минем колак яфрагында себер язвасы дигән үтергеч шеш барлыкка килә. Вет.санитар Галиев Гаптелган больницага алып бара, аны дару белән яндыралар (әни фермада эшләгән). Миңа ул чакта 3 яшь кенә булган әле, өзелеп төшкәнен генә хәтерлим. Шуннан соң мин спекулянт малае дигән кушамат янына китек колак кушаматын да алдым. Миңа 5-6 яшьләр тирәсендә тагын бер сынау көтеп йөргән булып чыкты. Иртән торганда минем сул аягым йөрми иде. Әниемә тагын бер хәсрәт өстәлде. Әнием көне буе фермада сыерлар карый. Мине, чана тартып, 5 километр ераклыктагы больницага алып барды. Аннан Апаста яшәүче һәвәскәр өшкерүчегә җибәрделәр. Ул игелекле Кәрим бабай мине өшкереп, массаж ясап, үзе ясаган дарулар биреп җибәрде. «Бер айдан аягың язылыр, һәрвакыт хәрәкәттә бул», – диде. Аның әйткәннәре дөрес булып чыкты. Бер айдан мин йөри башладым. Шулай ачлы-туклы яшәп ятканда, ит заданиесен түли алмаганга, безнең актык кәҗәбезне дә алып чыгып киттеләр. Бер туганыбыз ярдәм итте. Үзенең кәҗәсен безгә бирде, рәхмәт аңарга. Әле безне тагын бер кайгы көтеп йөргән икән. Без торган йортны саттылар. Тагын урамда калдык. Бер ерак туганыбыз үзен, йортын, терлеген карау бәрабәренә үзенә өйдәш итеп чакырды. Без тагын күчендек. Анда ике ел яшәгәч, әнигә яхшы эшләгән өчен бозау биргәннәр иде, аны үстереп, тана итеп сатып, 1947нче елда үзебезгә йорт сатып алдык. Шул елны мин үзебезнең йортта беренче классны тәмамладым.

Изображение удалено.

Еллар үтә торды. Әнием авырый башлады. 7нче класста укыганда мин мәктәпкә йөрүдән туктадым диярлек. Имтиханнарга бармыйча, дуңгыз көтәргә ялландым, чөнки 1 центнер он, бер дуңгыз баласы, аякка кияргә ботинка бирәләр, ике хезмәт көне язалар иде. Фирдүс, Фәритләр белән алмашлап көттек (алар да минем язмышлы). Дуңгыз балаларын сатып, өс киемнәре алдык. Төшке ашка көтү белән кайткач, имтиханнарга бара идем. Чиратсыз гына керә идем. Шулай җайлы гына барганда, әгәр дә мин укымасам, 40 сум пособие түләнми булып чыкты, һәм 7нче класста утырып калырга булдым. Имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып барсам да, математика-алгебрадан саннарны бутап язып, көзге сынауга калдым. Ә көзге сынауга баргач, качып кайтып киттем. Шулай итеп 7нче класста ике ел укыдым. Икенче елны Гыззәтов Варис, Фәтхуллин Шаһияздан белән көттек, мин атаклы көтүче идем инде. Шулай итеп тагын бер кушаматлы булдым: спекулянт малае, китек колак янына, дуңгыз көтүчесе дигәне дә өстәлде. Бервакыт хезмәттәшем Варисның әтисе Гыззәтов Әмәнулла бабай миңа: «Улым мин синең каршыңда бик зур гөнаһлы, мин сезнең гаиләгә зур кайгы китердем. Әтиең өстеннән ялганчы шаһит булдым. Мине аракы эчертеп алдадылар», – диде. Камалов Минһаҗ да безне урамда очратып, әнигә: «Килен, мин сезгә китергән кайгы өчен үпкәлисеңдер инде», – диде. Әни: «Җизни, бик каты үпкәлим, безне урамда калдыручының берсе син», – диде (ул безгә җизни тия иде).

Тагын уку чоры килеп җиткәч, мин 8нче класска укырга керергә карар иттем. Шул ук 40 сум пособие түләнәчәк иде. Ул елдан 8-10нчы классларга түләп уку бетерелде. Кабатлаулар башлангач, мин МТСка прицепщиклар кирәген ишетеп, исемлеккә язылдым да укуны бөтенләйгә ташладым. 2 пот он бирәләр иде. Җәй айларында прицепщикта бераз акча, икмәк эшләдем. Көз җиткәч, МТСтан юллама алып Биектау районы, Усад авыл хуҗалыгы училищесына (УМСХ №2) укырга киттем. Без Апас районыннан 8 кеше кыска сроклы (6 ай) курсларда 1955нче елның 1нче октябреннән 1956нчы елның 11нче апреленә кадәр укыдык. Училищеда безне ашаттылар, киендерделәр. Айга 200 сум акчалата бирәләр иде.

Укып бетереп кайткач, язгы чәчүгә чылбырлы тракторга сменщик итеп билгеләделәр. Өч ел эшләгәч, тракторларны колхозларга сатып, МТСлар бетерелде. Шул 1958нче елның 1нче сентябрендә миңа яңа ДТ-54 тракторы бирделәр. Туңга сөрү сезоны башланган гына иде әле. Менә шуннан минем күтәрелү еллары башланды да инде. Техника яңа булгач, мин һәрвакыт эштә идем. Шул тракторда 4 ел эшләгәч, 1962нче елның 1 октябрендә, миңа тагын яңа ДТ-54 тракторын ышанып тапшырдылар. Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә чордашлар өйләнә, кызлар кияүгә китә башлады. Ошатып озатып йөри торган күрше авыл кызы Әминәне бер кичтә ДТ-54 тракторына утыртып, урлап диярлек алып кайтып киттем. 1963нче елның 18нче феврале иде. Туйлар ясамадык, никах мәҗлесен генә үткәрдек. Аның да балалык чоры җиңелдән түгел иде.

Инде өйләнеп яши башлагач, язгы чәчүгә чыкканчы, өмә җыеп, 9х5 үлчәмле бура өлгерттек. Язгы чәчү тәмамлангач, үземне хезмәткә өйрәткән, техника серләрен үзләштерергә ярдәм иткән өлкән яшьтәгеләр миңа трактор бригадасын ышанып тапшырдылар. Бригадир булып 5 ел эшләгәч, 2,5 ел механик булып эшләп алырга да туры килде. Бер үк вакытта урак сезонында 1968нче елдан комбайнда да эшләдем. Барлыгы 46 ел техникада эшләп, 2000нче елда гына хезмәттән туктадым. 1998нче елда лаеклы ялга чыктым. Механик булып эшләгәндә Хәлилов булсам, балачакта спекулянт малае, китек колак, дуңгыз көтүчесе, султый диеп йөртәләр иде.

Инде әтием турында да белгәнемне языйм. Сугыш башлангач, 1941нче елда аны төрмәдән сугышка озаталар. Сугыштан хатлары бик еш килеп торды. Ахыргы хаты Германиядән гыйнвар аенда килде. Соңгы сугышка керәбез, шуннан исән-сау калсак, безне кайтарачаклар дип язган иде ул. Ләкин кайтулар насыйп итмәгән. 1945нче елның гыйнварында сугышта һәлак булуы турында хәбәр килде. Соңгы өмет тә өзелде. Әти диеп бер сүз дә әйтә алмадым мин. Әтиемне төрмәгә утыртуда башлап йөрүче Гобәев Әгъзам сөйләгәннәрдән: «Сафин Әхәт тә сугыштан әйләнеп кайтмады. Исән кайтса, нәрсә әйткән булыр иде. Әтиеңне Әхәт кенә утыртты», – диде ул.

1963нче елның көзендә яңа йортыбызны өлгертеп күчендек. 1964нең 1нче гыйнварында улыбыз Рәис, 1966нчы елның 2нче сентябрендә икенче улыбыз Радик, 1971нче елның 13 сентябрендә өченче улыбыз Рафаэль дөньяга килде. Безне тагын да шатландырып, кызыбыз Алия 1981нче елның 16 июлендә туды. Шулай тигез матур тормышта яшәп ятканда, 1983нче елны Сургутта армиядә хезмәт итүче улыбыз Рәиснең фаҗигале үлеме турында хәбәр килде. Бер ел хезмәт иткән иде. Алып кайтып җирләдек. 2004нче елның 16нчы июнендә тагын бер кайгы – кече улыбыз Рафаэльнең юл һәлакәтендә фаҗигале үлеме безне аяктан екты. Ике кызы ятим, хатыны тол калды. Хатыны бездән китеп башка тормыш корса да, аралашып яшибез.

Улыбыз Радик, кызыбыз Алия – икесе дә югары уку йортын тәмамлап, үз тормышлары белән яшиләр, ул-кыз үстерәләр. Үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Үзебез икәүдән-икәү хәзер бөтен уңайлыклары булган үз йортыбызда гомер кичерәбез. Үземә хәзер 76, хатыныма 72 яшь.

Хамис ХӘЛИЛОВ.

Апас районы, Мазиково авылы.

Комментарии