- 14.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сугыш чоры балаларына әле дә булса игътибар юк. Безнең кебекләргә ярдәм итү хакында Дәүләт Думасында закон проекты да эшләгән булганнар. Әмма аны кабул итәргә 13 депутатның тавышы җитмәгән. Илебезнең 450 депутаты бу сорауны чишә алмагач, безгә нәрсә көтәргә кала инде? Ни өчен 213 депутат карарны кабул итәргә тавыш биргән, ә калганнары юк? Калган депутатлар халыкны шул кадәр хөрмәт итмиләрдер, мөгаен.
Сугыш вакытында безгә 14-15 яшь иде. Үгез җигеп, көн саен эшкә йөрдек. Колхозыбыз һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Безгә уку да юньләп эләкмәде бит, тамак та тук булмады. Хәзер Аллага шөкер, бар да бар. Шуңа эч поша, җәмгыятебездә тигезлек юк. Алдау-йолдау күп, ә шуны тыярлык законнар эшләнми. Ул депутатлар хөкүмәт акчасын имеп ятмыйча, безнең кебек «таякка» эшләсәләр, белерләр иде.
Республикабыз нинди зур байлыкка ия булып, халык нинди рәхәт күрә ала? 1923-1939нчы елларда туучылар хәзер бармак белән генә санарлык калды. Минем яшьтәшләрем 17 егет иде, хәзер безнең җидебез генә исән. Ул мәрхүмнәр нинди рәхәт күрде соң, мескеннәрем? Кайчан бетәр бу алдау, талаулар? Ник мондый тәртипсезлекләр безнең илдә генә соң?
Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Комментарии