«Үзе гарип булып туса да, бер хәл булыр иде…»

«Үзе гарип булып туса да, бер хәл булыр иде…»

Җыйнак кына өйгә килеп кердем. Түрдә бер кыз бала утыра. Карап торышка башкалардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый кебек ул. Елмаючан, кара чәчле, коңгырт күзле, чибәр бу кыз бик күп егетләрнең төнен йокысыз калдырыр иде. Әгәр сәламәт тә булсамы!.. Туганда дүрт саны да төгәл булган аның. Яшьтәшләреннән калышмыйча тәпи киткән, тиешле яшендә теле ачылган. Исеме дә җисеменә туры килеп торган – Гөлгенә. Күпләр аны әнә шулай матур чәчәк белән чагыштырган. «Әллә берәрсенең күзе тиде, әллә күрәчәге шундый булган кызымның, бөтенләй уйламаган җирдән ул гарип калды», – дип, Актаныш районы, Чишмәбаш авылында яшәүче Җәмилә Әхәтова үзләренең гыйбрәтле язмышын сөйләде.

КАЙГЫРТУЧАН БАЛА БУЛГАН

Ире итеп авылдаш егетне сайлаган да 23 яшендә кияүгә чыккан Җәмилә апа. Нибары бер яшь тә өч ай аерма белән бер-бер артлы ике кыз баланы дөньяга китергән. Төпчек кыз Гөлгенә 1990нчы елның августында туган.

– Бер баланы үстерүе дә авыр, ә монда ике кулыма икәү иделәр. Җиңел булмады инде, – дип елмаеп, үткәннәрне искә алды ул. – Яшь аралары бик бәләкәй булгач, бер берсеннән калмадылар, дус булды кызларым. Матур итеп курчаклы, сатучылы уйнаганнары әле дә күз алдымда. Төпчек кыз Гөлгенә уенга чыгып китә дә, бераз вакыттан соң: «Әнием, хәлләрең ничек, чирләмәдеңме?» – дип кайтып керә иде. Әнә шулай көн саен бер мәртәбә булса да кайтып, хәл сорашкан була. Бу вакытта дүрт яшьләр тирәсе генә иде аңа. «Кызым, әйбәт хәлем», – дип, аркасыннан сөя идем үзен. «Ярар, алайса!» – дип, тиз генә борылып чыгып та китә иде үзе. Матур итеп сөйләшә иде. «Әнекәем, әнекәчкәем», – дип кенә торды.

Кызлар бер үк төрле киемнәр киеп йөргәнгәме, Җәмилә апаның кызларын күргән һәркем: «Әллә болар игезәкләрме?» – дип сорый торган булган. Күргән бер кеше сокланып карап киткән.

– Бу ике балага карап шуның кадәр сөенә идем! Кайчан да булса кайгы килер, балаларымның берсе үлем хәлендә калыр дигән әшәке уйлар бөтенләй килмәде башыма, – диде әңгәмәдәшем, уфтанып. Үзе, 20 ел элек булган куркыныч хәлләрне исенә төшерергә тырышкандай, бер ноктага төбәлде. – Кичә булган кебек хәтерлим. Гөлгенәгә биш яшь тулырга ун көн вакыт калган иде. 11нче август иртәсендә уянды да, ашап-эчкәч, гадәттәгечә, уйнарга дип, урамга чыгып китте. Бераздан кайтып керде – кәефсезләнгән үзе. Нәрсә булды, кызым, димен. Эчем авырта, ди. Бераз ятып тор, бәлки узар, дип яткырдым, ул йоклап китте. Йокысыннан хәлсезләнеп уянды. Курка калдык инде, киендердек тә күрше авылдагы больницага алып бардык. Чирләве якшәмбе көнгә туры килде шул, шуңа күрә Актаныш больницасына икенче көнне генә җибәрделәр.

ИКЕ АЙ КОМАДА ЯТКАН

Баланың хәле бик авыр була. Авыртынуларына сәер билгеләр дә килеп кушыла: күңеле болгана, эче йомшара, температурасы күтәрелә. Шул көннәрдә генә Чуракай дигән авылда бер бала, билгесез инфекция йоктырып каты авырганнан соң, вафат булган. Аның да эче йомшарган, ул да күңеле болганып интеккән. Шуңа күрә Гөлгенәне табиблар тикшереп тә тормыйча, инфекция йоктырган авырулар дәвалана торган бүлеккә салган.

– Шунда ук системалар бирделәр. Баланың хәле бераз яхшырган кебек була да, аннары тагын начарлана. Бөтенләй хәлсезләнеп бетте балам. Әле ул вакытта аңында иде үзе. Яныннан бер генә минутка да китә алмадым. «Әни, минем юынасым килә, ваннада юыныйм әле», – диде. Аннан соң бик сөйләшә дә алмады инде. Бер атна буе «дәваладылар» аны. Яхшы якка гына үзгәреш булмады. Ашаганын гел кире чыгарса да, эче кабара башлады. Табиблар шуны күрмәделәр, үзем чакырып китергәч кенә, операция бүлмәсенә алып киттеләр, – дип сөйли ана.

Сабыйның эч авыртулары, хәлсезлеге һәм башка билгеләре инфекция йоктырганга охшаган булса да, төп сәбәп – сукыр эчәгесе кабарганлыктан булып чыга. Билгеле, атна буе ятып, күптән шартлаган була сукыр эчәгесе. Хәер, бу хакта табиблар үзләре операция өстәлендә генә белеп ала.

– Наркозны да күбрәк биреп ташлаганнар иде аңа – бик озак айныды, әллә ничә мәртәбә аңын югалтты. Әле алай булса да, үз теле белән су сорап алды, бераз сөйләшеп ятты. Кем белгән бит аның белән соңгы мәртәбә әнә шулай кешечә сөйләшеп калырмын дип. Озак та тормады, кабат аңын югалтты да, шуннан уянмады инде бала. Эчен тишеп, шланг куйдылар, шуннан начар әйберләре шешәгә агып ятты. Болганган бит инде моның эче хәзер. Әле мин барыбер өмет итәм, хәле яхшырыр дип, керфек тә какмый утырдым янында. Бераздан суыктан туңган кебек калтырана башлады, тәнен көзән җыерырга тотынды. Карап торулары да куркыныч! Нишләргә белмичә табибларны чакырткан идем, ул арада баш тиресе кабарып, башы күпереп чыккан баланың. Эчендәге шакшылары, үлеге канына таралып, баш миенә киткән булган, күрәсең. Ә табиблар мине тынычландырган була: бетә ул, зыянлы түгел, янәсе. Шулай да, шөбһәгә калды үзләре дә. Казаннан табиб чакырттылар, – дип аңлата Җәмилә Әхәтова.

Ул вакытта Актаныш белән Казан арасында самолетлар очкан. Казан табибы тиз арада кайтып та җиткән. Тик баланы башкала больницасына алып китәргә ашыкмый ул. «Юлны күтәрә алмаячак», – ди. Гөлгенәнең хәле бу вакытта тагын да начарлана, тән температурасы 40ка кадәр күтәрелгән аның. Күрәләтә бала үтереп булмаячагын аңлап булса кирәк, кызны Казанга алып китәргә булалар.

– Самолетта барганда, Гөлгенә күзләрен ачты. Эндәшеп-эндәшеп карыйм да бит – сөйләшми. Хәлсезлектән шулай булгандыр инде, тынычландырам үземне. Телсез калгандыр дип, башыма да китермәдем. Ә Казан табиблары тикшерү белән шунда ук әйтте – үлеге башына киткән, бу бала сөйләшмәячәк, телсезләнгән, диделәр. Кечкенә генә кызымны күтәреп диярлек реанимациягә салдылар. Түзә алмадым, еладым шул чакта. Нишләргә, кая барырга, бу бала исән калырмы, дигән уйлар тынгы бирмәде. Хәле начар булса да, кызымның тереләчәгенә ышандым мин. Реанимация бүлегенә керәм дә, комада яткан балам янына килеп, «Кызым, менә тагын килдем әле синең яныңа. Ишетәсеңме мине?» – дим. Ә ул күзләрен ачмакчы иткән кебек була. Йә елап, йә көлеп җибәрә. «Алла боерса, терелерсең, балам», – дип, әллә аны, әллә үземне юата идем шул чакта. Ә табиблар миңа: «Ул сезне барыбер ишетми, елау-көлүләре дә рефлекс кына», – дип аңлатты.

Төгәл ике ай буе комада ятканнан соң, әкренләп аңына килде Гөлгенә. Шуннан соң аны невропатология ягына чыгардылар, – дип сөйли ана.

«ТӨШЛӘРЕМДӘ ТЕРЕЛӘ ДИП КҮРДЕМ»

Ләкин шатланырга иртәрәк була әле. Шушы гомер хәрәкәтсез ятканлыктан, кызның аяк-куллары икенче якка таба кәкрәя башлаган. Җәмилә апа бу очракта да күрәләтә гарипләндерәсе килмичә, баланың дүрт санына да гипс салдырттыра. Мәшәкать арты мәшәкать: озак ятканлыктан, аркалары чиләнеп чыга. Аларны төзәлдерү өчен дә кулыннан килгәннең барысын да эшли ул.

– Гипсларын салдыргач, кәкрәйгән аякларына массаж ясап, тәнен аракылар белән удым. Көне-төне массаж ясадым мин аңа. Эченә әллә ничә төрле шланглар куйдылар, барлыгы дүрт төрле операция кичерде ул шул вакыт эчендә. Аны пычак астына салган саен, йөрәкләрем өзгәләнде. Бигрәк кечкенә бит әле – биш яше яңа гына тулып киткән сабый. Инде ахыргы эш итеп, баш миенә томография ясаттылар. Кан тамырлары кысылып, миенә зыян китергән, кеше була алмас инде, диделәр…

Казан табиблары ярдәме белән, Гөлгенә дөньяга икенче мәртәбә туган кебек була. Әнисе аны авылга да юрганнарга төреп, яңа туган балалар коляскасына салып алып кайта. Юл буе елый, авыртына Гөлгенә. Баланың тәне авыртса, ананың җаны авырткан бу мизгелләрдә.

– Әтисе, Гөлгенәнең хәлен белергә килгәч, табиблар яныннан елап чыккан иде. Алар аңа: «Бу баланың кеше булачагына өмет юк, интегеп кенә ята бит барыбер. Бәлки укол кадап, авыртынуларыннан азат итәрбез?» – дип үтерергә тәкъдим иткән булганнар. Ничек үз балаңны үтерттерергә мөмкин? Билгеле, каршы килдек. Өмет яшәтте безне, кабат аякка бастырырбыз, дип ышандым.

Авылга алып кайткач та, файдасы тимәсме дип, кызны өшкерүчеләргә, дәвалаучыларга, экстрасенсларга йөрткәннәр. «Безнең моны терелтерлек көчебез юк», – дигән алар беравыздан. Ә кемнәрдер Гөлгенәнең акрынлап аякка басачагын әйткән.

– Хәрәкәтсез, телсез яткан балам әле дә күз алдымда тора. Ул вакытларны исемә алам да, сабырлыгыма шаккатам. Бу кайгылар миңа хәзер килсә, күтәрә алмаган булыр идем. Гел ышаныч белән яшәдем. Башта, исән калсын иде, дидем. Аннары тәпи китсен, аннары бераз булса да теле ачылсын иде, дип көттем. Төшләремдә, имеш, теле ачылган, йөри башлаган икән, ачык итеп булмаса да, бераз сөйләшә башлаган икән, дип күрә идем. Аллага шөкер, өметләрем бераз булса да акланды, – дип елмаеп куйды Җәмилә апа.

«НИЧЕКЛӘР ТҮЗГӘНДЕР БАЛАМ»

Больницадан кайтканда, борыныннан гына ашаган Гөлгенә. Шулпалар, кефирны шприцка тутырып, борынына урнаштырылган көпшәләрдән төшереп җибәргән Җәмилә апа.

– Ул бик җаваплы эш – һава кереп калырга тиеш түгел. Куркудан тәннәрем калтырана иде. Шулай да, үзем ашатканда җаным тынычрак булды. Больницада ятканда тәҗрибәле шәфкать туташлары кереп, елата-елата, төшереп җибәрәләр ризыкны бала борынына. Баланы жәлләп биепләр тора идем инде. Ашатканда да, йоклатканда да гел сөйләштем Гөлгенә белән. Ә ул мине аңлый иде. Шунда беренче мәртәбә күңелем үсеп китте. Димәк, акылына зыян килмәгән, сөйләшү сәләте генә югалган, дип сөендем. Алты ай буе тын да алмадым, иртә-кич елады да елады. Бары тик шуннан соң гына бераз яхшы якка үзгәрешләр күренә башлады, – диде дә, Җәмилә апа бу үзгәрешләрне санап китте.

Көн-төн массаж ясаулары шулай нәтиҗә биргәндерме – әкренләп утырып тора башлый сабый. Мүкәләп йөрергә өйрәнә – тез башлары канап, кутырлап чыкканчы, өй буенча бертуктаусыз йөри башлый. Аннары, урамга алып чыгу өчен, туганнары ярдәме белән, инвалид коляскасы алып кайталар аңа. Тора-бара шуны этеп йөреп, үзеннән-үзе атлап йөрергә өйрәнә ул.

– Үзе дә тырыш булды шул. Гәүдәсен тота алмыйча шапылдап барып төшә җиргә – күземә яшьләр килә шуны күреп. Ә Гөлгенә еламый иде, тизрәк сикереп тора да тагын йөреп китә. Хәзер үз аякларында йөри. Төп-төз булмаса да, гәүдәсен үзе тота, үзе хәрәкәтләнә, егылса, торып китә. Бирешми ул. Шулкадәр күп авыртынулар булды аның тормышында, ничек түзә икән бу бала, дип тә уйлап куям инде. Әкренләп теле дә ачылды. Күп сүзләр белми, чиста итеп сөйләшми, ләкин бөтен әйберне аңлатып бирә. «Әни, әти, алма, перчатка, карама» – менә бу сүзләрне ап-ачык итеп әйтә анысы. Интернетта утыра, компьютерны биш бармагы кебек белә, алай гына да түгел, идәннәрне, табак-савытларны юып, ашарга да пешерә ул. Әле менә туган көненә мультиварка алып биргән идем, шунда балыклар да, аш та, боткалар да пешерде.

Шуннан соң, Гөлгенәне урындыкка утыртты да: «Кил әле, кызым, чәчеңне үрим», – дип, чем-кара чәчләрен тарый башлады ана. Ә Гөлгенә иркәләнеп, ул әйткәннәргә буйсынды.

– 25 ел буе үз янымда яшәгәнгәме, ансыз тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Сәламәтлек телим мин аңа. Бу тормышта үзәгем өзелгән чаклар күп булды. Кешенең баласы укырга бара, синеке бара алмый, йөрәкләр әллә нәрсә эшли шул вакытларда. Сау-сәламәт булып туган бала табиблар гаебе аркасында шундый булып калгач, ачуың да килми калмый шул. Үзе гарип булып туса да, бер хәл булыр иде… Яшьтәшләреннән калышасы килми кызымның – бизәнеп тә куя, матур итеп киенә дә. Аяксыз кешеләр дә кияүгә чыга бит, аның да насыйбы табылса, мин шундый бәхетле булыр идем. Дөрес, ул минем белән яшәгәнгә дә бик канәгать, «Яратам», – дип, килеп битләремнән дә үбеп китә әле кайчагында, – ди Җәмилә апа.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии