Батырлык урыны – Әфганстан!

Батырлык урыны – Әфганстан!

Әфганстан… Күпме егетләрне

Ут эченә алып кергән ул.

Әле унтугыз да тулмаганның

Йөрәгенә салган ядрә – ут.

Ил сакларга киткән яшь егетләр

Чын сугышка барып кергәннәр.

Ядрә яңгырлары астында

Тау – таш арасында йөргәннәр.

Шул лачындай егетләр рәтендә

Минем әтием дә көрәшкән.

Төшләренә һәр көн әнисе аңа:

«Исән – сау кайт, балам!», – дип дәшкән.

«Әфган җиле» безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиебез Альберт Әхәт улы Тимергалиевның да тәнендә һәм йөрәгендә тирән яралар калдырган бу сугыш. 9 ел 1 ай 19 көн барган сугышны без яшь буын аңлап та бетерә алмабыз ахрысы. Кирәк булдымы икән ул? Шул сугыш калдырган яралары төннәрен сызлап әтине борчыганда бигрәк тә борчый бу сорау мине.

Чаңгы буенча спортчы, кызлар күзе төшәрлек оста баянчы, җырчы әтибез 1980нче елның 25нче октябрендә армия сафларына алына. Кукмара военкоматыннан ук аларның Әфганстанга җибәреләчәкләрен әйтәләр. Ул чакта әле нинди мәхшәр эченә барып керәчәкләрен күз алдына да китерми алар. Әти сугышчан дусларын гел искә ала: «Йөрәк түрендә сез, дуслар! Әфган дуслары!»

40нчы армиянең 1060нчы артиллерия полкы 71205нче часте Төрекмәнстан далаларында 1 ай «өйрәнүдә» булганнан соң, сугышның иң кайнар чагына барып керә. Ан-12 самолёты төнлә килеп утыра Шинданд шәһәре аэропортына. Әфган җиренә аяк басуга әти иң элек тауларга шакката. Тоташ ком – таштан торган тауларны беренче күрүе шул. Кайсы якка гына карама горизонт кызгылт-сары таулар белән тоташа. Әнә шул кыя – ташлар арасында «дошман» качып ятканын беренче төнне үк аңлап ала яшь солдатлар.

Әфган җирендә хезмәт итүенә 9 ай булды дигәндә, әтиләр «дошман» куйган минага эләгеп шартлыйлар. Әтинең аягы нык яралана. Аңа беренче ярдәмне дә Ан-12 самолётында Ташкент шәһәренә алып кайткан чакта күрсәтәләр. Ташкент шәһәре хәрби госпиталендә ничек кенә дәваласалар да, әтинең аяклары йөрерлек дәрәҗәдә булмый. 2 айдан соң табиблар җыелып консилиум уздыра. Һәм әтине Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) шәһәренә хәрби госпитальгә җибәрәләр. Госпитальдә батыр солдатны профессор табиблар дәвалый. Әти янына хәл белергә дип туганнары килеп җитә. Үзе дә бөек Ватан сугышы ветераны булган Әхәт бабай, улын шул халәттә күргәч, ниләр кичерүен язып кына аңлатып булмастыр. Әфган мәхшәрләреннән соң туганнарын күрү, әтигә көч өстәп җибәрә: «Ничек тә тырышырга, аякка басарга кирәк!» – дип ул максат куя. Баянын соратып ала, төрле физик күнегүләр ясый, авылдан хатлар килеп тора. Тырышлык бушка китми, тәннең төрле җиреннән алып тегелгән яңа тиреләр үсеп китә, аяклар акрынлап хәрәкәткә килә. Авылда аның өчен ут йотып яшәүче әнисе Нәзирәнең да укыган догалары кабул була. Аннан әтигә Сестрорецк шәһәре санаториена юллама бирәләр. Бер елдан әти ныклы адымнар белән атлап китә. 1982нче елның июль аенда ул туган авылы Олыязга кайтып төшә.

Авылда да әтигә җаваплы эш йөклиләр. Шул чактагы көчле яшьләр оешмасын җитәкли ул. Җирлекнең комсомол секретаре була. Аннан әни белән гаилә коралар. Без өч ир бала: Амур, Артур, Нурсалихны тәрбиялиләр. Ике абый инде армиядә булып кайтты, чират миндә…

Нурсалих ТИМЕРГАЛИЕВ.

Олыяз урта мәктәбе

10нчы сыйныф укучысы

Комментарии