Тормыш туктамыйча алга бара... 

Тормыш туктамыйча алга бара... 

Әй гомерләр шундый кыска,

Алып булмый бит бурычка.

Хәтер сандык нидер саклый,

Кайтыр идем балачакка,

Язар идем аны акка...

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы... Олыгайган саен үз гомерен күздән кичерә ул... Балачагын еш искә ала...

Югары Сон авылында гомер итүче Гыйлаҗетдинова Сәвия Котдус кызы да, тормыш мәшәкатьләре белән, 75 яшьлек матур юбилее җитеп «ишек какканын» сизми дә кала. Артка борылып карасаң, исең китәр, күпме вакыт узган бит.

Сугыштан соңгы, илебез аякка басарга тырышып яшәгән авыр чорга туры килә аның балачагы. Әтисе – Бөек Ватан сугышыннан исән-имин, җиңү яулап кайтучы совет солдатларының берсе. Әтиләренең кайтуы гаилә өчен зур шатлык була. Әниләре колхозда төрле эшләрдә эшли. 1947нче елның 5нче гыйнварында, кышның суык көннәренең берсендә, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә Сәвия. Әмма аңа өч яшь булганда, гаиләне ятим калдырып, әтиләре фаҗигале төстә Идел елгасында батып үлә. Сәвиядән соң гаиләдә тагын бер кыз бала туа. Бу төпчек кызга Нурия дип исем бирәләр. Аны карау апасы Сәвиягә туры килә дә инде. Алар бергә үсәләр, бергә уйныйлар. Кайвакыт үзара тарткалашып, бүлешерлек әйбер булмаса да, нәрсәдер бүлешеп тә алалар. Апасы малайлар белән сугышса да, арага кереп кысыла торган була сеңлесе. Кайвакыт әнисенә дә кайтып әләкли. Ни генә булмасын, алар агылый белән тагылый кебек булалар. Хәзер дә алар бер-берсен сагынып, һәр очрашуга шатланып яшиләр.

Сәвия ханым, үзенең балачагын «яланаяклы балачак» дип искә ала. Язгы кояш карны эретеп бетерергә дә җитешмәгән бер мәлне көтеп кенә ала балалар. Яланаяк йөргәнлектән аяк-куллары «чеби»ләп яргалана, кытыршылана торган була. Әниләре мунчада мунчалага кер сабыны сылап, аларның елаганнарына да карамый, ышкып юа да, каз мае сөртеп куя. Бу балаларның яргаланган урыннары өчен иң яхшы дәва булып тора да инде.

Сәвия ханымның хәтерендә кышлар – зәмһәрир суыклары белән, җәйләре үзенең эссе көннәре белән хәтерендә калган. Ул беренче класска Алкин авылы башлангыч мәктәбенә бара. Ул чакта мәктәпләр утын ягып җылытыла. Ягарга утын җитмәгәнлектән, һәр балага ике ярка утын алып барасы. Әниләре ни пешерсә, шуны тыгып җибәрә. Күбрәк бер телем ипи белән сөт җибәрә торган була.

Сәвиягә уку җиңел бирелә. Ул яхшы билгеләренә генә укый. Өченче класстан соң аңа укуын Тәкәнеш мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Әле кечкенә булганлыктан, сагынуга чыдый алмый, 25 километр араны берүзе качып кайтып китә торган була. Ул чакларны искә алганда, Сәвия ханым: «Күрде инде башлар», – дип уфтанып та куя.

1965нче елда мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый ул. Әнисенең укытырга мөмкинчелеге булмаганлыктан, кая да булса эшләргә ният кылып, мәгариф бүлегенә юл тота. Аны Үсәли урта мәктәбенә пионервожатый итеп билгелиләр. Аның хезмәт юлы шулай башлана.

Югары Сон «Спартак» колхозына билгеләнгән яшь рәис Сәвиягә бер күрүдә гашыйк була. Аны күргәннән соң йокысы кача егетнең. Ирек өч ай да эшләргә өлгермәгән Сәвияне, 18 яше дә тулмаган килеш, 1965нче елның 5нче декабрендә ат белән Югары Сонга урлап алып кайта. Аны Югары Сон җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Казан педагогика институтына читтән торып укырга керә яшь ханым. Коллектив белән дус, тату эшлиләр. Барысы да бер тирә яшьләр, активлар, тормышлары да бер чама. Бәйрәмнәрдә гаиләләр белән җыелалар, табигатькә дә ял итәргә бергә чыгалар.

Сәвия ханым хезмәт белән үскән кыз булганлыктан, бер эштән дә курыкмый. Ул ирен өч кыз һәм бер малай белән дә куандырырга өлгерә. Батыр йөрәкле кыз кайнанасы белән килешеп, фикерләшеп яши.

Авылда балаларның күп булуы рәис Ирек Әһли улы алдына балалар бакчасы ачу мәсьәләсен куя. Озак та үтми, авыл уртасында мәһабәт бина калка. Җиләк-җимеш бакчасы да булдырыла. Сәвия ханымны шушы бакчага мөдир итеп күчерәләр. Шул урнашудан 19 ел мөдир булып тора ул. Әлеге оешма үз чорында Татарстан авыл балалар бакчалары арасында алдынгы урында бара. Махсус киемнәр тектереп, телевидениедән дә чыгышлар ясадылар, ел саен Казанга циркка да алып баралар иде балаларны. Сәвия ханым үз кул астында эшләгән хезмәттәшләре: музыка белгече Гүзәлия Фәләховага, тәрбияче Наҗия Рәхимовага, хезмәткәр Оркыя Сәлахиевага бик тә рәхмәтле.

Хәзер Сәвия ханым лаеклы ялда. Кадерле Иреге генә иртәрәк ташлап китте шул... Балалары бар да урнашкан, гаиләле. Кече кызы үзе белән яши. Ул эшсез тора алмый. Аның яраткан шөгыле – бакча. Кыш көннәрендә бәйләү белән мавыга. Дүрт оныгы яшәргә көч биреп, шатлык өстәп торалар. «Элек һәр ял саен кайтып, өебезне шау-гөргә күмеп, миңа өч көнлек эш калдырып китәләр иде. Әллә ни арада үсеп җиттеләр. Менә өлкән оныгым Азатның малае Самир туды. Шуны да күрү бәхетенә ирештем. Шатлыгымның чиге юк! Аллаһка шөкер, исән-сау гына булсыннар!» – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Без дә үз чиратыбызда Сәвия ханымга саулык, озын гомер, балалары-оныклары бәхетенә куанып кына яшәвен телибез!

Рәйсә МУЛЛАӘХМӘТОВА,

Мамадыш районы

Комментарии