Әтиемә ачык хат

Әтиемә ачык хат

Әти, синең үлгән көнең сентябрьдә иде. Син инде җир куенында. Сине югалтканда миңа нибары 4 яшь иде. Шулай булуына карамастан, мин синең йөзеңне бер тапкыр да күрмәдем, бер мәртәбә дә «әти» дип әйтү бәхетенә ирешә алмадым.

Инде мин дә гомер көзенә кердем. Тормыш никадәр типкәләсә дә, безнең буын чыдам булды. Без үлмәдек. Бәлки, кычыткан, алабутаның файдасы булгандыр. Әзме-күпме укыдык, җәмгыятькә файдалы булыйк, дип тырышып эшләдек. Никадәр эшләсәк тә, хәзерге балалар кебек миллионнар туплый алмадык. Миңа рәнҗемә, бик теләсәм дә, синең кабереңне барып күрә алмам, чит илгә бару өчен акча күп кирәк бит.

Сине төшемдә күрмәмме, дип юрап та ятып карадым, булмады.

Одеал ябынасыңмы,

Юрган ябынасыңмы?

Әткәем, бик сагындым,

Син дә сагынасыңмы?

Алсу тасмалар алырмын,

Чәчләреңне үрерсең.

Бәхетең булса бер кайтырмын,

Бәбекәем, күрерсең! – дип аша язылган җырлар гына истә. Бәхет булмагандыр инде.

Әнә, сугышчыларның счетында акчалары бар, дип әйтәләр. Аны юллау өчен бик күп документ кирәк, диләр. Җитмәсә, нотариус аша эшлисе, ул тагын акча сорый. Аңа түләргә җитәрлек акча синең счетыңда бар микән, белмим шул. Әнә, исәннәргә фатир өләштеләр. Алар гына җиңүне яулаган бит, пенсияләре әз булгач, өй сала алмаганнар. Аның каравы, хәзер рәхәтләнеп саталар. Менә без, аларга фатир төзү өчен акча булсын дип, дәүләткә салым түләдек. Алар үлсә, кабер ташын да военкомат куя, балаларының акчасы җитми. Ә хәбәрсез югалганнарны барлау өчен, булган урыннардагы сөякләрне җыю өчен эзтабарларга түләргә акча юк.

Әни мәрхүм: «Киткәч тә үлгән булса, шулкадәр интегүләр күрмәгән булыр иде», – дип сине бик жәлли иде.

Ярар, әти, хуш! Бу хатым сиңа дога булып барып ирешсен, үзем дә дога кылырмын…

Синең кече кызың.

P.S. Гафу итегез, исемемне язмыйм. Мондый язмышлы кешеләр бик күп. Без – кырык беренче ел балалары.

Комментарии