- 13.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сугыш беткәнгә күп еллар узды. Сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннары да бакый дөньяга күчә бара. Сугыш чоры балалары да сиксән бусагасына килеп басты.
Май аенда В.Путинның июнь пенсиясе белән бергә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан сугыш вакытындагы тыл ветераннарына бүләк бирелә башлаган – бишәр һәм берәр мең сум акча турында сүз чыкты да, күпләрдә ризасызлык, нәфрәт туды. Бу әби-бабайлардан көнләшү түгел, ә бездә сугыш чоры балалары, «сугыш арбасына» бала килеш җигелеп тә, дәүләт тарафыннан бәяләнә алмаганга рәнҗү иде.
Дәүләт сугыш чоры балаларын күрмәмешкә салыша.
Без бит «җәннәт бакчасында» уйнап үсмәдек. Әмма өлкәннәр белән бергә сугыш камытын бик иртә кияргә мәҗбүр булган, ач, ялангач килеш колхоз кырларында, терлекчелек фермаларында эшләгән, урман кискән, заводларда станок артына баскан сугыш балаларына һаман чират җитми.
Безнең балалык чоры булмады. Күп балалар ятим калды, әтиләре сугыш кырында һәлак булды. Кимсенеп үскән балалар. Алар өлкәннәр булса да, һаман күңелләре китек. Ә әтиләре әсирлектә булган балалар ничек кимсетелде. Әйтерсең, алар үзләре теләп әсирлеккә бирелгән. Инде сугыш беткәнгә 67 ел вакыт узды. Әйтерсең, сугыш барганда читтә булганнар, өлкәннәр шикелле үк сугыш газапларын, кайгыларын, хәсрәтләрен, авырлыкларын, ачлыкны, кайгылы, моңсу көннәрен башларыннан кичергәннәр. Аларга игътибар итмәү, төкереп карау оятсызлык. Депутатлар да үз сессияләрендә сугыш чоры балаларын искә дә төшереп карамыйлар. 9 Майда тәбрик итәргә кирәк дип санамыйлар да. Хәзер без дә кәкрәйгән, бөкерәйгән, таякка таянган инвалидлар.
Хөкүмәт безне оныта икән, тарих гафу итмәс. Сугыштан соң авылларны, шәһәрләрне аякка бастырган буын түгелме соң ул? Әйе, без сугыш яраларын дәваладык. Барысын да төзеп бетергәч, «Борис Ельцин революциясе» нәтиҗәсендә без туплаган байлыкны бүлгәләп бетердегез. Ник соң безгә өлеш юк?
Быел Мәскәү янындагы Московск шәһәрендә РФКП булышлыгында сугыш чоры балалары Бөтенрусияиҗтимагый оештыру съезды узды. Анда катнашучылар Русия Дәүләт Думасына закон проектын эшләп тапшырган. Бик күп күрше өлкәләрдә сугыш чоры балалары турында сөйләшү һәм актив эш тә алып баралар. Татарстанда да сугыш чоры балаларының иҗтимагый оешмасын булдырырга, хөкүмәт ярдәмендә съезд үткәрергә кирәк. Вакытны сузасы юк. Безгә лидер кирәк. Хәзер түрәләрнең башында 2013 елгы Универсиада үткәрү.
Спортта җиңүләре, җыр бәйгеләрендә катнашулары белән күкрәк сугып мактана торган Русиядә сугыш чоры балаларына игътибар бирергә күптән вакыт. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә «1932 елның 1 гыйнварыннан башлап 1945 елның 31 декабре аралыгында туган гражданнарны социаль яклау чаралары турында» закон 2011 елның 30 ноябрендә кабул ителгән, аларга «Сугыш чоры балалары» күкрәк билгесе тапшырылган һәм кайбер ташламалар булдырылган. Күрәсез, хөрмәтле сугыш чоры балалары, безгә дә көрәшне башларга вакыт. Беренче үзебезнең депутатларга мөрәҗәгать итәргә. Республикада сугыш чоры балалары иҗтимагый оешмасын булдырырга күптән кирәк. Сөйләшүне дәвам итик.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Шигърият һәм җыр сөючеләр мини-клубы җитәкчесе, Казан шәһәре татар ветераннарының иҗтимагый палатасы рәисе, Татарстан һәм Русия журналистлар берлекләре әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе.

Комментарии