Сердәшчем көндәлегеннән

Үзем турында язуым түгел, ә күршем, якын сердәшчем, өлкән дустым Рәмзия апа хакында. Ул көндәлек дәфтәре язып барган. Шуннан бер өзек тәкъдим итәм:

«…1945-1946 елгы уку елы. 13нче сентябрьдә безне колхозга булышырга җибәрделәр. Басу тулы алабута. Шуны җыярга көн саен кырга чыгабыз. Көзге ачы җил исә. Аның белән бергә кар оча. Кайсы көнне өстән салкын яңгыр коя. Шундый күңелсез. Сигез капчык алабута җыйдык, кышка ашарга азык әзерләдек. Шуннан соң колхозга эшкә йөри башладым. Укуга булган өметем бетте. Чөнки һич мөмкинлек юк: ачлык, ялангачлык. Бер көн эштән кайтканнан соң, әни: «Дәвектән сине чакырып килделәр, укырга», – ди. Ә без Тау асты Байлар авылыннан, йөреп укырга кирәк. Белмим, шул вакыттагы сөенечемнән ни эшләгәнмендер, уку өмете тагын туды. Әти-әни моны артык теләми иде. Шулай да икенче көнне иртүк тордым да укырга киттем. Барып җитүемне сизми дә калдым. Ләкин мәктәп ишегеннән атлап керү шулкадәр авыр булды. Чөнки егерме көнгә соңлап бардым. Мине канцеляриягә чакырдылар. Барлык укытучылар шунда иде. Директор Кадыйров ни өчен укырга килмәвемне сорады. Күңелем тулды, тормышның авырлыгын, мөмкинлек юклыкны көчкә әйттем. Ул: «Үзебез ярдәм итәрбез», – дип, укырга тәкъдим итте. Шунда ук комсомолга керү өчен анкета тутырттылар.

Шулай итеп, җиденче класста укуны дәвам иттем. Авыр тормыш, начар шартларга карамастан, «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укыдым.

Ләкин матди як начар булгач, хәлләр гадәттән тыш авыр иде. Нәгыймә апаларның да ашарына юк (аларда торып укыдым). Булса да, бик аз. Вак бәрәңгене турап, арасына арыш онын бөртекләп кенә сипкән аш… Ул бик сагындырып пешә дә бик аз эләгә. Нишлисең? Барчабызның да язмышы шундый булды!

Салкын кыш. Бер генә катлы бозлы тәрәзәдән кыш көлә. Аның яртысы такта белән капланган. Өйдә түзә алмаслык суык. Өстән кием төшми. Шушы салкын иртәләрдә иртүк торам, яшел нечкә тал ботакларын мичкә ягам. Бер кочак чырасыз ул да янмый. Чыра телгәндә яки мичкә якканда аяклар калтырый, ашказаны ашыйсы килүдән тартыша, хәл юк… Иртәнге эшләрне бетергәннән соң, мәктәпкә китәм.

Парта артында утырып, тән ойый. Укудан соң әкрен генә өйгә кайтып йорт эшләрен караштырам, кичен тычкан уты кебек сукыр лампа яктысында дәрес әзерлим. Аяк-кулларга җылы керми. Бик зур тырышлык белән дәрес әзерләгәннән соң, мич башына менеп ятам. Урын каты булуга карамастан, җылы булгач, бисмиллалар укып, Ходайдан бәхет сорап, ач килеш йокыга китә идем. Кайчакта күз алдына әллә нинди үлем сурәтләре килеп баса. Әти-әни, авыл… Үлгәнемне белми калырлар дип, үземне кызганып елап җибәрәм, шул ук вакытта укуымны дәвам итүемә шатланып та куя идем.

1946нчы елның гыйнвары. Шундый суык. Иртән чикләвек чаклы алты яшел бәрәңге белән тамак ялгадым да юлга чыктым. Авылга кайтам. Өстә бик юка. Иске пальто, аякта кунычлары челтәрләнеп беткән кызгылт-кара зур башлы итек. Ике кулны кесәгә тыктым да әкрен генә кайтам. Белгән догаларны укыйм. Ходайдан бәхет сорыйм. Әмма суык минем тире белән сөяктән генә торган хәлсез, ач организмымны үлемгә өстери башлады. Күз алдымнан секунд эчендә ямьсез уйлар узды. Елыйм. Үлем үз кочагына алганчы, авылга керә алсам ярар иде дим. Ниһаять, авылга якынлашкач, эчкә бераз җан керде. Аяклар тыңламый, атламый. Өйгә көчкә кайтып җиттем. Ишекле-түрле йөри торгач, тән язылды. Шул рәвешле үлем чокырының яртысына төшкәч, теш-тырнак белән тырмашып, аннан кире чыктым.

Өйдә дә шул ук хәл. Бәрәңге бөтенләй беткән. Әрем ачысы тәме килеп торган алабута боткасы…

Әти миңа укымаска куша. «Юлда үләрсең. Монда, ичмасам, җылы өйдә яшәрсең», – ди. Ә мин каникулдан соң тагын укырга киттем.

Шулай кара җир чыга башлады. Укудан кайткач, басуга черек бәрәңге җыярга китәм. Бик зур хезмәт куеп, «тәмле» итеп пешереп ашыйбыз. Әти эшкә керде. Бу үлемнән котылып калуга сәбәп иде…»

Бу язма Рәмзия апаның хатирә дәфтәрендә язылганнарның кечкенә генә бер өлеше.

Ул Минзәлә педучилищесын тәмамлаган, Түбән Тәкермән авылында утыз елга якын мәктәптә эшләгән. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Бик акыллы, сабыр, ихтирамга лаек кеше. Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер вакыйга.

Ул ялгызы ике баланы – улы һәм кызын тәрбияләп үстергән. Алар хәзер әниләрен гел кайгыртып тора. Рәмзия апа һәрнәрсәгә Аллага шөкер дип яши. 74 яшендә Коръән укырга өйрәнгән. Ул барлык иптәшләренә, авыл халкына рәхмәтле.

Клара ХИСАМЕТДИНОВА,

Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы

Комментарии