- 13.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Яңа Каразирек авылы Ютазы районының иң ямьле урынына урнашкан дисәң дә, ялгыш булмас. Аның яшеллеккә күмелгән урман, әрәмәлеге, сулары ачлык дәверендә халыкның тамагын туйдырган. Әрәмәлегендә карлыган, бөрлегән, кузгалак, ачы какы һәм бик күп төрле нигъмәтләрдән авыз итәргә мөмкин булган.
Әнием Зөләйха, Ютазы якларында туып, Бәйрәкә авылында яшәгән. Әти Ютазы районы Каразирек авылында туып, шунда яшәп, шуннан сугышка киткән.
Әтием белән әнием Ютазы-Бәйрәкә юлын салганда танышканнар, ул елларда (1934 ел) юлны ат белән гравий ташып түшәгәннәр. 1935нче елда кавышып, Каразирек авылында яши башлаганнар һәм 1936нчы елда уллары дөньяга килгән. Икенче уллары тугач, әти фин сугышына китә. Аннан кайтып озак та тормый, Икенче Бөтендөнья сугышы башлана һәм әти аның беренче көннәрендә үк сугышка китә. Әти үзенең кызы барлыгын 1942нче елда сугыш кырында гына белә. Әни өч баланы кочаклап кала.
Колхозда барлык эш хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә аударыла. Әни көнен төнгә ялгап эшли, чөнки балаларны аякка бастырырга кирәк. Нинди генә авырлыклар күрми ул! Сабыен арбага салып иртән чыгып китә дә, караңгыда гына арбасын тартып кайта. Бер юлы өйгә кайтып керсә, бала арбада булмый, төшеп калган була. Елый-елый кире китә әни, ярты юлда гына табып ала. Кайткач, өйдә тагын тезелеп торган эшләр. Кышкылыкка утын әзерләү, аны үгез җигеп алып кайтулар… Моннан тыш, колхоз эше бар: яз көне элеватордан икмәк ташып чәчү, җәй көне печән чабып, аны эскертләү, көз көне көлтә бәйләү, аны кыш буе ындыр табагында суктыру, колхоз бәрәңгесен алу, аннан тыш, авыл хуҗалыгындагы эш. Әнинең әтисе Зариф карт гражданнар сугышында ятып кала, әби 5 баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Герман сугышында әбинең өч кияве, ике малае сугыш кырында ятып кала. Берүзенә бик авыр булгач, әби безнең әни янына күченеп килә.
Балалары үсә төшкәч, әнигә эш җиңеләя төшә, чөнки хуҗалык эшләре балалар җилкәсенә күчә. Малларга печән хәзерләү, бакча казу һәм шундый башка эшләр балаларга кала. Укый башлагач, басудан башак җыйнау, эскерткә печән ташу, солыдан солычык чүпләү дә өстәлә.
Ул вакытта налог түләү белән «буалар» иде. Хуҗалыкта үстергән үгезне налог түләү өчен сата идек.
Үсеп җиткәч, 9-10нчы классларда, колхозда кул белән печән чаба башладык, бүгенгедәй хәтердә колхозның печән чабу өмәсендә язучы Гомәр Бәширов та безнең белән өмәдә булган иде, чөнки ул безнең авылга ял итәргә һәм китап язарга килгән иде.
Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыклар хакында күп яздылар. Миңа да, шулай ук әнигә дә, аның шаукымы нык тиде. Унынчы классны тәмамлагач, укуны дәвам итәсем килде. Колхозда печән өсте вакыты, эшче куллар кирәк чак. Без печән эскертләүдә йөрибез. Уку йортларында документлар кабул итү вакыты. Мин документларны уку йортына тапшыру хәстәре белән йөрим. Бригадир Хәбипов эшкә әйтеп йөри, мине күрде дә, әнигә кычкыра: «Малаеңны чыгарып җибәрсәң, ат бирмим, үзеңне эт итеп җиктерәм», – дип. Шуннан әни елый-елый мине җибәрми калдырды. Шулай булуга карамастан, бригадир әнине «эт» җиктерде, комбайн копнителеннән салам төшерергә кушты. Әни анда да сынатмады, ләкин тәннәре тимергә бәрелеп, кара янып кайта иде.
Мин армия сафларына киткәнче, тракторда ярдәмче булып эшләдем. Безнең звено Бәйрәкә МТСында гел алдынгылыкны алып торды. Армия сафларыннан кайткач, башта техникум, аннан институт тәмамладым.
Ирләре сугыш кырында ятып калган тол хатыннар «нужа» арбасының икеләтә авырын тарттылар, әмма аларга вакытында тиешле ярдәм түгел, бер авыз җылы сүз әйтүче дә булмады.
Сугыштан исән кайткан ветераннарга соң булса да шартлар тудырдылар, льготалары булды, машиналар бирделәр, фатирлар алдылар. Әтиле балалар яхшы яшәделәр, ә әтиләре сугыш кырында ятып калганнарның язмышлары ничек булса, шулай кала бирде. Ялгыз әниләр, чын сугыш толлары, балаларының язмышларын үзгәртә алмадылар. Әтиләре сугыш кырында калган балаларга дәүләт тарафыннан берәр яхшы якка үзгәреш булыр дип ышанасы килә. Алар да бит хәзер 70 яшьтән өстә.
Хезмәт ветераны Фәнис МӨХӘММӘТШИН.
Ютазы районы, Каразирек авылы.

Комментарии