- 13.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
И. Хәлими турында дөреслекне белергә теләгән кешегә җавап шушы булыр.
И. Хәлими – фаҗигале язмышлы кеше. Ул 1891нче елда элеккеге Лаеш өязе Сәләнгеш волосте Күн авылында шактый хәлле Гайнулла гаиләсендә туып үсә. Хәзер исә Күн авылы Питрәч районына керә.
1897нче елда Күндә җәдитчә ысул белән белем бирә торган «Гыйсмәтия» мәдрәсәсе ачыла. Мәдрәсәнең исеме мөдәррисе һәм Түбән оч мәхәлләсенең имамы булган Габделкадыйр Гыйсмәти исеменнән алынган. «Гыйсмәтия» мәдрәсәсе 1919нчы елга хәтле яши һәм өч чыгарылыш бирә. Гыйсмәти иң яхшы шәкертләренә башлангыч мәктәптә укытырга хокукы булган таныклыклар да биреп чыгара. И. Хәлими дә шушы таныклыкны алып чыга. Соңыннан ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә укый.
1914нче елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. И. Хәлими сугышка алына һәм әсирлеккә төшә. Вюнсдорф лагере мөселман хәрби әсирләр өчен була. Татар телендә «Яңа тормыш» һәм «Татар иле» гәҗитләре чыгарыла. Бу гәҗитләрне әсирләр басмага үзләре әзерләгән. Шәрыкъны өйрәнүче немец галиме Готхольд Вайль татар әсирләреннән фольклор, җирле диалект, этнография үрнәкләрен пластинкаларга яздырып алган. Готхольдның бу хезмәте «Татарские тексты. На основе пластинок, находящихся в отделе звуков Прусской Государственной библиотеки» дигән исемдә 2009нчы елда Казанда басылып чыкты. Бу китап 175 биттән тора. Шуның 89нчы һәм 92нче битендә Ибраһим Хәлими турында мәгълүмат бирелә: «Из биографии исполнителя РК 1245 и РК 1246: родился в Кун возле Лаишево (Казань). Отец и мать с той же местности. Сначала посещал народную школу в Кун, потом медресе Мухаммадия.
Позже солдат во Владивостоке
Профессия: учитель.
Возраст: 27лет.
Знание языков: татарский и русский
Время записи: 16.III.1918».
РК 1245, РК 1246 пластинкаларында исем, зат алмашлыкларының, фигыльләренең зат-сан, заман белән төрләнешен, микъдар саннарын яздырган.
РК 1247нче пластинкада шагыйрь Габдулла Тукайның биографиясен сөйли.
Әсирлектән И. Хәлими Төркия аша кайта һәм ялкынланып укыту эшенә керешә. 1918/19нчы елларда совет мәгариф системасына нигез салына. Шәһәрдә генә түгел, хәтта кечкенә авылларда да башлангыч мәктәп эшләргә тиеш була. Әле гражданнар сугышы бетмәгән, гади халыкны бөлгенлеккә төшергән, ач иткән, ә Ленин укытучыларны армиядән кайтарырга дигән указ чыгарган.
Ибраһим Хәлими Күн, Шәле, Вятка, Түбән Тегермәнлек мәктәпләрендә эшли. Берникадәр вакыт Сәләнгеш волостенда мәгариф бүлеген җитәкли, беренче китапханәләрне оештыра. Күннең уку йортына (ул чакта «изба-читальня» дип аталган) 20 данә китап алып кайта.
Соңыннан ул туган ягыннан китәргә мәҗбүри була, чөнки баш очында кара болытлар куера башлый. Үткән гасырның 20нче еллар ахырында һәм 30нчы елларында «халык дошманнары»н һәм «шпионнар» ны эзләп табу көчәйгәннән-көчәя. 1937нче елның көзендә Ибраһим Хәлимине кулга алалар, «немец-төрек» шпионы дип, гаеп ташлыйлар. Нигезе – яшерен донос. Доносны аның хәл-әхвәлләрен яхшы белгән кеше язган булырга тиеш. Әсирлектә чакта Хәлими немец хәрбиләренең мундирын киеп фотога төшә. Яшь чак, матур чак. Әйткәнемчә, әсирләргә мөнәсәбәт ул чакта гуманлы булган. Күрәчәк булгандыр инде. Ибраһим Хәлими шул фотосын саклап Күнгә алып кайта, дус-иш арасында сөйләгәндер дә, күрсәткәндер дә. Тентү вакытында шул фото да килеп чыга. «Төрек-немец шпионы» дияргә җирлек әнә шулай туа. Өчлек суды аны атарга хөкем итә. Шул ук 1937нче ел ахырында Ибраһим Хәлимине атып үтерәләр.
Хатыны Нәфисә Сафиулла кызы. Улы Йолдыз, кызлары Хәлидә, Марс (Марс – нәкъ шулай. – Г.Р.), Венера аның тереме – үлеме икәнен дә белмиләр. Башта 1942нче елда, аннан 1947нче елда дизентериядән вафат диләр.
Үткән гасырның 90нчы елларында, Черек күл янындагы бинага кереп, кызлары «Дело»ларны үз күзләре белән күрә: 3-4 ай эчендә И.Хәлимине юк иткәннәр.
Ибраһим Хәлиминең исеме 1958нче елда ук аклана. Ниһаять, хакыйкать тантана итә. Әмма нәтиҗәсе аяныч – нинди кеше һәлак була! Ибраһим Хәлими – тиран Сталин тарафыннан һәлак ителгән миллионлаган корбаннарның берсе!
Гаиләсе авырлыклар күрә. Хатыны Нәфисә апа 7 чакрымдагы Иске Йорт авылына җәяү йөреп эшләде. Йолдыз абыйны югары уку йортына алмадылар. Бик башлы, ипле кеше иде. Яшьли вафат булды.
Миңа Йолдыз абыйның уллары Рөстәмне, Рәмисне, улы Илдусның кызы Эльмираны, уллары Илнур һәм Илдарны, Венера апаның уллары Кәримне, Назыймны укытырга, аларга мәктәп тәрбиясе бирергә туры килде. Алар бик яхшы укыдылар, акыллы, кешелекле шәхес булып җитештеләр, инженер, укытучы, икътисадчы, мәдәният хезмәткәре булып эшлиләр. Бик талантлы оныгы Кәрим инде вафат. Ул, бабасының истәлегенә дип, улына Ибраһим исемен кушты.
Күн халкы Ибраһим Хәлиминең якты истәлеген саклый һәм аның варисларын хөрмәт итә.
Рәшидә Галәви.
Күн авылы.
Р.S. Бик авыр хисләр кичереп яздым, чөнки барысын да кызганам. Җитмәсә 55 ел үткәч тә, И.Хәлими кем ул, дигән сорау бирелә. Сезгә исәнлек-саулык, матур гомерләр, иҗади уңышлар теләп, олы ихтирам белән Рәшидә апагыз булыр.

Комментарии