- 13.02.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №05 (8 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Виртуоз баянчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинның вафатын әле һаман да кабул итеп булмый. Ә гыйнвар азагында аның инде кырыгын уздырдылар...
Рамил абый белән 50 елга якын дус булып яшәгән, ике ел дәвамында Илһам Шакиров төркемендә бергә эшләгән баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин белән күрешеп, истәлекләрне яңарттык. Матур итеп искә алуыбыз Рамил Курамшинның рухына дога булып барып ирешсен.
***
– Без 1974нче елда таныштык. Гастрольләр белән Урта Азиягә хәтле барып җиттек. Мин педкөллияткә укытырга киткәч тә, араны өзмәдек, соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек.
Бары тик музыка училищесын гына тәмамлаган татар баласының әсәрләрен 13 халыкара конкурслар лауреаты уйный! Бу бит шаккаткыч хәл, тарихта булмаган хәл! Рамил Курамшинны консерваториягә дә алалар иде, тик ул анда бармады. Аның бөтен теләге баянчы булып хезмәт итү иде. Шул ук вакытта Курамша бик белемле, укымышлы иде, катлаулы әйберләрне гади итеп аңлата белде. Укытучы баласы бит, матур, төзек итеп сөйләү, язу сәләте дә шуннан килә торгандыр. Аннан соң аңарда Илһам абый мәктәбе дә бар бит инде. Илһам абый аңарга: «Энекәш, Гөлсем апа булмаса, мин булмый идем», – дия торган булган. Сүз Гөлсем Сөләйманова турында бара. Илһам абый шуңардан мәктәп алган булып чыга. Ә Курамшин Илһам абыйдан алган. Ул үзе дә: «Илһам абыйга уйнамасам, мин җырлау турында авызымны да ачмас идем», – дип әйтә торган иде.
Рамил Курамшин йолдызланып, мактанып йөрмәде. Исемен дә, фатирын да сорап алмады. Бик тыйнак иде ул. Бу яктан мин аны Илһам Шакировка гына тиңли алам. Алар икесе дә матди якны уйламады. Әгәр дә Рамил тиен өчен сугышып, талашып йөргән булса, Курамша булмас иде. Акча булган җирдә сәнгать була алмый. Бервакыт аның тулай тораксыз да калган чагы булды. Башка сыймаслык хәл, Курамшин хәтле Курамшин урамда калды! Самарага гастрольгә бардык, кунакханәдә бүлмәгә бергә кердек. Ике карават, бер кечерәк шкаф тора. Әй, шушындый бер бүлмәң булса иде ул, башка бернәрсә кирәкми, дип әйткән иде. Вафирә Гыйззәтуллина үзе хрущевкадан күченгәндә, Рамил Курамшинның торыр җире юк, дип, бүлмәсен Рамилгә бирдертеп калдырды. Курамша үзе сорамады, сорый да белмәде.
Бер елны Илһам абый белән гастрольдә йөргән вакытта Рамил Курамшин Ленинград консерваториясенең профессоры Олег Шаров белән очраша. Ул – халыкара конкурслар лауреаты, югары профессиональ баянчы. Сүз иярә сүз китә, Шаров берәр нәрсә уйнап күрсәтергә куша. Рамил Курамшин яңа гына үзе эшкәрткән «Әпипә»не уйнап күрсәтә. Профессор тыңлап утыра да, кул чугы белән сугып уйнавын күреп: «У тебя есть то, чего у меня нет», – дип әйтә. Аны шулай иркен уйнау өчен кулның да иркен йөрүе кирәк. Сәләт инде! Шуннан Олег Шаров Курамшинның әсәрен алып, Ленинградның зур залында уйный. Афишасы хәзер дә саклана әле. Анда Бах, Бетховен, Чайковский белән беррәттән Рамил Курамшинның да исеме язылган!
Шулай ук гастрольдә йөргәндә бик көчле Орел баянчылар триосын очрата. Минем әсәремне Олег Шаров ошатты, уйнады, дигәч, тегеләр: «Ә безгә нәрсә тәкъдим итә аласың?» – дип сорыйлар. Менә сез урысларда «Барыня» бар, ә бездә – «Әпипә», дип, Курамшин беренче партиясен уйнап күрсәтә. Уйнап бетергәч: «Какая вещь лежит, а мы даже не знаем!» – диләр. Һәм репертуарларына алып, уйнап йөри башлыйлар.
Рөстәм абый Яхин радиокомитетта худсоветта утыра иде. Берсендә Курамша моңардан: «Миңа баянда уйнар өчен бер күләмле әйбер язып бирегез әле», – дип сораган. Рөстәм абый: «Рамил, сине худсоветта тыңлыйбыз бит, үзең бик матур язасың, әйдә, үзең яз», – дигәч, ул канатланып үзе концерт яза. Сүз уңаеннан, Рамил Курамшинның бервакытта да худсоветтан узмый калганы булмаган. Аның белән барган җырчылар да узмый калмаган.
2007нче елда, Рамил Курамшинның 60 яшьлек юбилеена аның исемендәге баянчылар конкурсын гамәлгә куйдык. 40 елдан күбрәк гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флорид Гасыймов белән бер төркемдә укыдык без. Флорид көллият эчендә иң оста баянчыны ачыклау өчен, конкурс үткәрергә була, ниятен ул вакыттагы директор Наил Газиз улы Габдрахмановка әйтә. «Ә нигә аны көллият күләмендә генә оештырырга? Республика күләмендә үткәрергә кирәк! Әйдә, мәгариф системасы буенча башка педагогика көллиятләрендә, мәктәпләрдә укучыларны да җыеп, зурлап уздырабыз», – дип тәкъдим итә Наил Газиз улы. Шуннан миңа да әйттеләр, бергәләп оештырдык. Беренчесенә Рамил Курамшин үзе рәис булып кайтты. Узган ел сигезенче тапкыр оештырдык менә, анда да ничек узуы, кемнәр җиңүе белән кызыксынып торды. Хәзер тугызынчысына әзерләнәбез. Ул конкурсны үтермәскә иде!
Рамил Курамшинның 70 яшьлек юбилеен филармониядә бик зурлап үткәрдек. Шунда үзе дә шәм кебек басып уйнады әле ул. Шул ук юбилейны Татар дәүләт филармониясендә эшләп килүче «Илһамият» төркеме белән Түбән Камада да оештырдык. Аның әсәрләре тупланган диск дөнья күрде. Хөкүмәтебез автомобиль бүләк итте. Ә бераздан аңа инсульт булды...
Авырып киткәч тә һәрвакыт янына барып йөрдек. Филармония директоры Кадим Назыйр улы Нуруллин матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итеп торды. Авыру икәненә басым ясамаска, исенә төшермәскә тырыштык. Ул үзе дә авыру булып күренергә яратмый иде. Дүрт ел өйдә ятты. Аның янына һәрвакыт алдан план корып бара идем. Хәзер бит интернеттан язмаларны, концертларны табып була, шуларны күрсәтәм, тыңлатам, ул рәхәтләнеп тыңлап утыра иде. Яшь виртуоз баянчы Айдар Вәлиев бер потлы баянын күтәреп алып барды, уйнады. Әлбәттә, Рамил абыйның күзләре аңа карап моңайды инде, моны берничек тә яшереп булмый. Зөһрә Шәрифуллина белән бардык. Ул сәхнәгә беренче мәртәбә безнең белән чыкты. «Өч халык җырын әзерләдек, Рамил абый мине җитәкләп радиога алып барды», – дип хатирәләрне яңартты. Махсус исенә төшерү, күңелен күтәрү өчен шулай эшли идем. Бик күп кеше барды аның янына.
Тыңламады инде ул. Хәрәкәтләнергә кирәк, бакчаңа бар, башта 15 адым, аннары 20, аннары 50не атла, дип әйтеп карадым. Хәрәкәттә бәрәкәт бит. Шулай язган булгандыр инде язмышы. Бик кызганыч, әлбәттә. Шул хәтле дөньяны яраткан, милләтен яраткан кеше аксакал булып арабызда йөрсә, безгә көч-куәт биреп торыр иде...
***
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова Рамил Курамшинның фотоларын күрсәтте. Күп алар. Рамил абый һәрберсенә кемнәр сурәтләнгәнен генә түгел, фотоның кайсы елда, кайсы айда төшелгәненә хәтле язып барган. Үзенчә тарихчы да булган.
– Мин филармониядә 1997нче елдан эшли башладым. Аңа хәтле, әлбәттә, Рамил абыйны ишетеп белә идем. Без авылда үскәч, баянчыларны, гармунчыларны тыңлап үскән балалар.
2014нче елда «Илһамият» клубы оешкач, тагын да ешрак аралаша башладык. Ләкин иң кадерлесе: без Рамил абый белән күршеләр булып яшәдек. Кибеттә очрасынмы, урамдамы, гел филармония турында, сәнгать турында, зур шәхесләребез турында сорашып торды.
Вафат буласы төнендә дә янына кереп чыгарга насыйп булды миңа. Ничектер күңел сизенгәнме соң. Инде хәле мөшкелрәк иде. Ул Нижгар ягыннан, анда ит пәрәмәчен «чокырча» дип әйтәләр. Чокырчаңны алып кердеңме, эх, шуның тәме авызымда тора, дип әйтә иде. Туктале, теге юлы алып керә алмаган идем дип, шуны пешереп алып кердем. Аны да бик ашый алмады инде ул. Янында гел радио тора иде, «Тәртип» радиосын тыңлады. Мин кергәндә Айдар абый ансамбле концертын бирәләр иде, бик яратып тыңлап утырды.
Бөтен күзәнәкләренә хәтле татар моңы белән тулган шәхес иде Рамил абый. Сәхнәгә матур килеш чыгарга дигән кагыйдәсе бар иде. Шуңа да киеме һәрвакыт сызыгы-сызыкка үтүкләнгән булды. Паригын үзеннән калдырмады. Үзе белән алып килә дә көзгегә карап киеп куя иде. Зур көзге булмаганда, кечкенә көзге табып биреп, шуңа карап кигән чаклары да булды.
Рамил абый гомере буе туган ягын сагынып яшәгән. Минем кайнатам белән бергә укыганнар алар. Студент вакытта Рамил абый укудан соң елап утыра икән. Нишләп елыйсың, дигәч, туган авылымны сагындым, дигән. Шундый нечкә күңелле булган. Үз васыяте буенча туган авылында җирләнде дә.
Рамил абый дөнья байлыгы артыннан кумыйча, халыкчан милли көйләребезне пропагандалаган виртуоз баянчыбыз иде. Андыйлар тагын булырмы икән? Узган ел аның җырлар җыентыгы чыкты. Ул автограф язып бирде. Авыру булса да, куллары бик тотмаса да, «милли», «халыкчан» дигән сүзләрне аермачык итеп язган, – дип сөйләде Алсу Хәкимова.
Фәнзилә МОСТАФИНА сорашты
Комментарии