Урман да кисмәдем, окоп та казымадым, рәхәт тә күрмәдем...

Урман да кисмәдем, окоп та казымадым, рәхәт тә күрмәдем...

Күптәннән язасым килә иде. Газетада сугыш чоры балалары турында укыгач, күңелләр сыкрый, елыйсы гына килеп тора. Мин дә сугыш чоры баласы. 1941нче елның сентябрендә Казанда туганмын. Әнием Рәхимә 19 яшендә кияүгә чыга. Әлки районы, Төгалбай авылы кызы иде ул. Әтием Гыйззәтулла әнидән биш яшькә олырак, Спас районы Ямбахты авылыннан. Казанда участок милиционеры булып эшли. Эшеннән хәзерге Ферма-2 тирәсендә кечкенә генә бер бүлмә бирәләр. Әнине дә шунда алып килә. Мин дә шунда туганмын. Әти сугыштан бронь белән беразга калып торган була. Ләкин 1942нче елны аны да алалар. Әни сөйләве буенча, ике хаты килә. «Бала белән үзеңә авыр булыр. Бөтен кеше дә үлеп бетмәс, авылга әтиләргә кайтып тор», – ди. Япь-яшь әни уйламыйча ялгышлык эшли, бүлмәсен Ленинградтан кайткан кешеләргә калдырып, тугыз айлык бала белән кышкы өздергән суыкта әтинең авылына кайтырга чыга. Ничек итсә-итеп, исән-сау кайтып җитә. Анда бераз торгач, әтинең хәбәрсез югалуы турында хат килә. Әнинең китүен сорыйлар. Ул мине үзенең туган авылына – Төгалбайдагы әби-бабай янына кайтарып куеп, үзе кире Казанга китә. Минем бөтен балачагым шушы авылда узды. Дәү әнием Кәлимә белән бабам Бильданның биш кызы, бер улы була. Алар сугыштан соң кайсы кая таралып беткән иде. Улы укыган кеше, Себергә эшкә киткәч, шунда хәбәрсез югалды.

Авыр еллар иде ул. Ашарга юк. Көннәр бер телем ипигә тилмереп үтә иде. Әни Казанда савыт-саба юып, кеше ишек төпләрендә яши. Мине дә алып китәр иде, торыр урыны юк. Шулай да биш яшемдә бизгәк беләнме, башка чир беләнме бик каты авырый башлагач, әни мине үзе белән алып китә. Ләкин бала белән беркемнең дә фатирга кертәсе килми. Бер фатирдан икенчесенә йөри идек. Мин авыргач, куып чыгаралар. Кайларда гына яшәмәдек без: Тукай, Киров урамнары, Ак-Ком асты, Яңа бистә, Галиәсгар Камал урамы, Левченко, Восстание... Хәтта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең подвалында да яшәгән булды. Ул вакытта анда ФЗО иде. Дүрт мәктәптә укыдым. Урта белем алдым, ләкин югары белем алырга мөмкинлек булмады. Заводка эшкә кердем, әни 144нче заводның ашханәсендә савыт-саба юа иде. Мин дә шуның бер цехында эшләп, башка заводка күчтем.

Әти сугыштан кайтмады. Әни аны гомере буена кайтыр дип көтте. «Пленга гына эләккәндер, кайтыр», – диде. Каберен дә гомер буе эзләдек, таба алмадык. Ахыргы хатында: «Иртәгә Загорск шәһәре өчен сугышка керәбез», – дип язган булган. Мәскәү астында каты сугышлар барганда һәлак булдымы, бер Аллаһ кына беләдер. Бер иптәше кайткач, әнигә сөйләгән: «Бомба прямо өстенә төште», – дигән. Ләкин гәүдәсен таба алмаганнар.

1949нче елны Казанның 80нче мәктәбенә беренче класска укырга кердем. Ул вакытларда бик атаклы мәктәп иде. Укып йөргән вакытлар хәзергәчә күз алдында. Әни эштән соң кайта иде. Мин мәктәптән кайтып, күп вакыт өйгә керә алмыйча, әнине көтеп урамда йөрим. Бер туганыбыз тулай торакта яши. Кечкенә генә бүлмәдә үзләре дә 14 кеше. Үзләренә урын юк. Шулай да авыр сүз әйтүче булмады, кайчагында аларга да барып утыргаладым. Юлымда яхшы кешеләр дә очрады, алай да начарлары күбрәк иде... Язучы булсам, без күргән балачак, үсмер чак турында бер китап язар идем. Урман да кисмәдем, окоп та казымадым, рәхәт тә күрмәдем. Әнием пенсиягә чыгарга бер ел кала авырып китте. 20 ел полиартрит белән җәфаланды, йөри алмас булды. Югыйсә бик булган кеше иде ул. Әтинең сугыштан кайтмавы, әнинең егерме ел сызлануы мине бик тетрәндерде. Ире сугышта үлгәч, аңа фатир бирергә тиешләр иде. Чиратта бик озак тордык. Ахырдан Восстание урамындагы бер йорттан 15 квадрат метрлы бүлмә бирделәр. Өч гаиләгә кухнясы уртак. Ә безгә дигән фатирны прокурорга биргәннәр. Әнигә бу бүлмәгә ризалашмаска иде дә, торыр урыны булмыйча никадәр интеккәннән соң, ризалашкан инде. Күршеләребез бик начар кешеләр булып чыкты. Әни бөтенләй аяксыз калып, урынга ук егылды. 1965нче еллар бу. Ул бүлмәне Левченко урамындагы бүлмәгә алыштырдым. Анда да шул коммуналка, шунысы яхшы: күршеләребез җайлы кешеләр булып чыкты.

24 яшемдә бер егет белән танышып, тормышка чыктым. Ул авыл малае, черек бәрәңгеләр ашап, бик авырлык белән үскән. Тиздән фатир алабыз дип, шул унбиш квадрат метрлы бүлмәдә 15 ел яшәдек. Ике кыз үстердек. Ирем гомер буе эчте, кайтып та кермәде. Аек вакыты сирәк иде. Черек бәрәңгеләрен чыгарды, күрмәгәнне күрсәтте ул безгә. Әле дә исән, 80 яше белән бара.

Әнием 1996нчы елда вафат булды. Олы кызым аерым яши, ә кече кызым ирсез булды, аның ике баласын бергә үстердек. Быелның 16нчы июнендә кызым Ләйсәнне мәңгелеккә озаттык. 48 генә яшь иде аңа. Вафатына 4 ай булды менә. Кызы зур инде, 27 яшьлек, ә малае кечкенә әле, 8 генә яшь. Әни кеше өчен бик авыр хәлләр. Шуның өстенә, егылып, кулымны да сындырдым. Төзәлеп килә инде. Күпме гомер бардыр, шул калган гомерләр матур булсын иде. Без, сугыш чоры балаларына, бернинди ярдәм булмады бу тормышта. Бер пенсиягә яшибез, һич булмаса фатирга түләгәндә бераз ташлама булса иде дә бит... Ярый әле пенсия бирәләр, анысына шөкер, дим.

Төгалбайдагы бабайларым турында да язасым килә бераз. Алар, әйткәнемчә, алты бала үстергәннәр. Хафиз абый гармунда уйнаган, бабай бик матур итеп җырлый торган булган. Бабаем авыллардан ат белән йомыркамы, башканымы җыеп йөргән. 1942-1943нче елларның 30 градус салкын бер кышкы көнне Лаеш районы Хәерби авылына барып чыга. Анда кунарга фатир эзли, кертмиләр. Шулай да берәүләр кертә тагын. Атын туарып, абзарга ябалар, үзенә идәндә урын җәеп бирәләр. Төн җиткәч, хуҗалар үзара пышылдашып сөйләшәләр дә, ире киенеп, каядыр чыгып китә. Бабайга шом керә. Тора да, нәрсәсе бар тиз генә киенеп, шул өздергән суыкта кабат атын җигә. Елга буйлап боз аша бик озак кайта. Шунда үпкәсенә салкын тидерә. Тора алмый авырып ятып, озакламый үлеп тә китә.

Мин үсеп, сигезенче класста укыганда Хәерби авылына чөгендер чүбе утарга җибәрделәр. Без биш кызны бер әби белән бабайга керттеләр. Бабайның ау мылтыгы бар, кич буе шуннан шарт-шорт ата. Безне кич белән беркая чыгармый. Укытучылар килеп алса гына каядыр барырга рөхсәт. Уллары колхоз рәисе булып эшләгән. Шуны тураклап, капчыкка тутырып, үз коеларына салып киткән булганнар. Әби сөйләве буенча, монда кеше ашаучы гаиләләр дә яшәгән. Аларның барысын да утыртканнар. Менә теге юлы минем бабай да шундый кешеләргә эләккән инде. Хәерби кешеләре барысы да начар булмаган, әлбәттә. Без килгәндә матур гына авыл иде ул.

Һәр заманның үз афәте шул. XXI гасыр афәте – коронавирус чире. Аның белән үзем дә авырып, РКБда ятып чыктым. Ничек исән калдым, дим, бик авыр булды. Аллаһы Тәгалә беребезне дә ярдәменнән ташламасын.

Флүрә КОВЕЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии