- 12.12.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Узган атнаның шимбәсендә төнге сәгать бердә Мөслим районының Түбән Табын авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Бу вакытта дүрт кеше: ир белән хатын, аларның 19 яшьлек кызлары Гөлгенә Шәйдуллина һәм 21 яшьлек кияүләре Илһам Авзалов йоклаган була.
Яшьләрнең никах укытуларына бер ел да булмаган әле: гыйнвар аенда гына кавышканнар. Тиздән туй уздыру турында хыялланып яшәгәннәр. Әмма өметләр акланмый калган: янгын вакытында кияү егете һәлак булган. Йортның эче дә тулысынча янып беткән.
КАЙТЫРГА ТИЕШ БУЛМАГАННАР
Гөлгенә Шәйдуллина булган хәлләрне әле дә куркыныч төш кебек кенә кабул итә. Күзләре тулы яшь, һәр сүзен әнә шул яшьләрне эченә йотып кына әйтә. Шуңа күрә, янгын турында сөйләргә керешкәнче, әңгәмәбезне башта ире белән ничек танышып китүеннән – күңелле вакыйгалардан башлады ул.
– Илһам белән очраша башлаганыбызга алты ел. Ул безгә күрше авылдан укырга йөри иде. Миннән ике яшькә генә олырак. 13 яшемдә интернет аша матур шигырьләр җибәрде дә, «Син минем белән очраша башларга ризамы?» – диде. Ризалаштым. Бер-беребезне бик яратып йөрдек. Ул мәктәпне укып бетереп китсә дә, аралар суынмады. «Үлеп яратам бит мин сине», – дип гел әйтеп тора иде. Карлы-буранлы көннәрдә дә 3 чакрым ераклыктагы авылларыннан яныма килеп йөрде. Беренче мәлләрдә килсә дә, өйгә керергә читенсенә, урамда гына сөйләшеп утырабыз. Аны кызганып, апам кайнар чәйләр ясап алып чыгып бирә иде.
Илһам бик тырыш егет булды. Комбайнда, тракторда эшләде, ул арып кайтканны аңлаганга күрә, җәй көннәрендә өч чакрымны үтеп, янына үзем дә бара идем. Әле дә исемдә – җәйге айлы төн иде. Бу мине озата кайтты. Шаярышабыз, көлешәбез, шунда кочаклап алды да, «Мин сине мәңге ташламам!» – диде. Аның бу сүзләренә ышандым. Кайчан да булса, яраткан кешемне югалтырмын, дип башыма да килмәде бит! – дип елый Гөлгенә.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, кыз Чаллы шәһәренә укырга китә. Әмма яраткан кешесен күрү өчен, акчасы бармы, юкмы, барыбер атна саен авылга кайтып йөри ул. Ял көннәрен өзелеп көтеп ала торган була. Илһамны армиягә озаткач та, аның әниләре янына барып, вак-төяк эштә булыша, тугрылык саклап, кайтканын көтә. Илһам аннан бер нәрсә дә кызганмый: зур-зур чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар, тәм-том дисеңме… Яшьләрнең бер-берсенә булган мәхәббәтләренә бик күпләр соклана. Илһамның тырыш булуын күреп, кызның әти-әнисе дә бик яраталар: бәрәңге утыртышырга да, печән җыярга да һәрвакыт ярдәмгә килә егет. Яшь кенә булса да, тормыш алып барырга әзер кеше булуын күрсәтә: җәй буе комбайнда эшләгән акчасына узган ел машина да сатып алган була. Инде бөтен туганнары бу матур парның кавышыр көнен көтеп йөри башлый.
– Бервакыт Илһам дуслары белән утырып, салып кайтты да, бездә йокларга калды. Җизнәм дә, апам да кырысрак кешеләр, әйтә болар: «Син болай яшь кызның башын бутап йөрмә, йә өйләнешегез, йә болай итеп йөрмәгез», – ди. Илһам календарь сорап алды да: «Мин болай гына йөрмим. Ике атнадан никахлашабыз, әзерләнегез», – дип, ятып йоклады. Аның бу сүзенә беркем дә ышанмады, әмма мин белә идем: бер әйбер әйттеме – ул аны кырыкка ярылса да, эшләячәк. Беркайчан да буш сүзләр сөйләп йөргәне булмады, үзсүзле кеше иде.
Никахка әзерлек белән ике атна сизелми дә үтеп китте. Кичке никах та уздырдык, халык бик күп иде, без бу шатлыклы вакыйгабызны ике ай тирәсе билгеләп үттек әле, – ди Гөлгенә. Әйтерсең лә шул вакытта ук гөрләтеп туй уздырырга насыйп булмаячагын күңеле белән сизгән була Илһам. Шуңа күрә бу вакыйганың шаукымын булдыра алганча озакка сузарга тырышкан диярсең…
…Никахлашканнан соң, Чаллы шәһәренә күченгәннәр. Яллар булган саен авылга якыннары янына ашыкканнар. Узган атнада яшьләр кайтырга тиеш тә булмаган, кызның уку йортындагы дәресләрен башка көнгә кичектергәннәр дә, ялларда «тик ятканчы» дип кенә туган нигезгә юл тотканнар, югыйсә… Соңгы мәртәбә бергә кайтуларыдыр дип, башларына да килмәгәндер шул…
«ҮБЕП КАЛА АЛМАДЫМ»
Шәһәр эчендә туктап, Илһам укуыңа түләрсең, дип, хатынына шактый гына акчалар тоттыра, һәм кисәтә: бу ялларда бер дустының туган көне буласы, шуны бәйрәм итәргә барачак…
Туган көнне башлап җибәрү өчен, җомга көн кич белән ике дустын да ияртеп, мунчага бара Илһам. Озак тормый, сәгать кичке унберләрдә кайтып җитә. Ул кайтканда Гөлгенә йоклаган була инде.
– Аның кереп ятуына уянып киттем. Хәмер исен сизеп алдым. «Нигә эчтең инде?» – дим. «Күп эчмәдем, айнык мин», – диде. Үпкәләгән булдым, эчкәнен яратмадым. «Әй, ярар, үпкәләсәң үпкәләрсең инде!» – диде дә, аркасына борылды да ятты. Бик үкенәм шунда аны кочаклап үбеп калмавыма. Шулай бер мәлне йокымсырап киткән идем генә, аш бүлмәсендә ниндидер «шыгыр-шыгыр», «четер-четер» килгән тавышлар ишеттем. «Һай, – минәйтәм, – мәче өстәлгә менгән бугай!» – дип, шунда торып чыктым. Карасам, аш бүлмәсендә, газ котелы тирәсендә ипи буханкасы зурлыгындарак ут яна. Әтиләр йоклаган бүлмәгә йөгереп кердем дә: «Әти, әни, янабыз бит!» – дип кычкырдым. Әти сикереп торды да: «Су сип, документларны карагыз!» – ди. Югыйсә, өйдә дә су бар бит инде, мин бик нык каушап, куркып су артыннан урамга чыгып чаптым. Өй алдында чиләкләр белән су тора иде. Ишекне ачып ике метр да китмәгәнмендер – әллә урам һавасы кергәнгә – бер нәрсә шартлады да, «пух» итеп, бөтен дөньяны ут чолгап та алды. Суларны да алмыйча, кире өйгә кереп киттем. Барам: башта лампочкалар шартлады, кара төтен – сулыш алуы авырлашты. Соңыннан ишек ишелеп төште. Барыбер кереп киттем – Илһамның өйдә икәнен беләм бит. Әзрәк кенә барган идем, түшәм ишелеп алдыма коелды. Урамга чыгып чаптым, үзем кычкырам: «Әти, Илһам калды бит, калды бит!» – дим. «Улым кебек күргән кеше бит ул миңа!» – диде дә, әти без йоклаган бүлмәнең тәрәзәләрен ватып, өй эченә кереп китте. Йөгереп кергән, кроватьларны капшаган, Илһам анда булмаган. Коридорга чыккан – анда бөтен җирдә ут, ди. Керерлек түгел икән. Әти кире йөгереп чыкты. «Йоклап ятмый, уянган ул, сезнең бүлмәдә тапмадым мин аны», – диде. Минем башыма килә: әллә иремнең кайтып ятуы төш кенә булганмы, бәлки ул кайтмагандыр? Кайткан булса, бәлки ул ут эченнән чыккандыр да, шушы тирәдә генә йөридер? Өйне әллә ничә мәртәбә урап чыктым, бер җирдә дә юк Илһам. Янгын сүндерүчеләр дә бер сәгатьтән соң гына килделәр бит. Унбиш минутлы кына юл, югыйсә… Алар килеп җитүгә әйттем: өйдә кеше калды, алып чыгыгыз, дим. Беркем дә кермәде. Әти янгын сүндерүчеләрдән сорады, бирегез кислород, үзем кереп алып чыгам, диде. Бирмәделәр. Өй янып беткәч кенә, көчкә берсе кереп китте. Чыккан да: «Юк ул анда», – ди. «Нишләп булмасын, бар, шунда калды ул!» – дип елый башлагач кына, кабат кереп китте. «Аны коткарып булмый инде» – дип, кире чыккан. Коткарып булмаса да, тәннәре көеп бетмәгән булыр иде, шунда кергәч, кайда икәнен күргән, алып чыкса ни булган?! – дип сөйли Гөлгенә Шәйдуллина.
Янгын тулысынча бишләрдә сүнгән. Илһамның гәүдәсен зал бүлмәсендә тапканнар. Нәкъ урта бер җирендә, аркасына ятып үлгән. Димәк, янгын вакытында ул да уянган, урамга чыгып китмәкче булгандыр, әмма төтенгә исереп, егылып калган, дип фаразлый якыннары. «Анда бөтен әйбер пластик бит, алар утта эреп ага, ул искә ничек агуланмыйсың!» – ди Гөлгенә дә.
Янгын сүнгәч тә, кызның өй эченә йөгереп кереп, Илһамны күрәсе килә, әмма аны якын җибәрмиләр. Гөлгенәнең истерикасы башлана: бөтен нәрсәне бәреп, бөтен җиргә сугып кычкырып елый ул. Кара күмергә әйләнгән, үкчәләренең сөягенә кадәр янып көл булган мәетне авыл җирлеге башлыгы гына кереп алып чыгарга җөрьәт итә. Егетнең мәетенә башка кешеләр якын барырга да куркалар.
ДИСБЕ ГЕНӘ ЯНМАГАН
– Ничек таң атканын да белмим, иремне моргка Әлмәткә җибәрделәр, анда әллә ял көннәрендә эшлиселәре килмичә, әллә башка сәбәп белән, 4нче декабрьдә генә ярабыз, диделәр. Без бер әйберсез калдык бит инде. Кунарга да урын юк. Әниләр күршеләргә кереп китте. Шунысы кызык: безнең йорт ике яклы: бер ягында без яшәдек, икенчесендә күршеләребез. Безнең йорт тулысынча янып бетте, аларныкы бернишләмәде. Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак бәлаләрдән саклап калган инде, рәхмәт, дибез. Күршеләр дә йортсыз калса, нишләр идек? Мин җаныма тынгы таба алмыйча, Илһамның әниләренә гафу сорарга киттем. «Хәзер берни эшләп булмый инде», – диделәр. Йокларга яттык. Нинди йоклау ди анда! Янгыннан соң бер тамчы су да эчмәдем. Авызымнан ризык үтми! Илһамымның кофталарын кочакладым да, телефондагы карточкаларын карый-карый төне буе сөйләшеп чыктым үзе белән. «Матурым, дим, ташламам дигән идең бит! Ничек яшим соң, ник ташладың, дим». Гафу сорадым…
Гөлгенәнең генә түгел, башкаларның да күзенә йокы керми бу төндә. Мәрхүмнең әтисе төне буе әле ишек алдына, әле урамга чыгып-кереп йөри. «Ул кергән саен ишектән Илһам кергәндәй тоелды» – дип искә ала бу мәлләрне әңгәмәдәшем.
– Илһам үлгән көнне, мин теләк теләдем: «И, Аллакаем, соңгы үтенечем шул: инде кара җирләргә күммик, ап-ак булып кар яусын иде!» – дим. Икенче көнне иртән торуыма ишек алды ап-ак булган. Кыш та аның үлгәнен генә көтеп торган диярсең… – дип елый кыз.
Мәрхүмне моргтан алып кайткач, йөзен ачтырмыйлар. «Карар җире калмаган инде», – дип аңлаталар. Ишек алдына чыгарып куелган мәет өстенә капланыплар елый Гөлгенә. «Кочакладым, үптем, аның исән вакытта тәне шундый йомшак иде! Йомшагым кап-катыга әйләнгән», – ди кыз.
– Илһамны озатырга бик күп кеше килде. Ул бик әйбәт иде. Аны барысы да яраттылар. Беләсезме, мин бит аны соңгы мизгелгә кадәр өйдән чыгар, дип көткән идем. Янгын бөтен җирне колачлап алгач, әни кулын гына тыгып, өй алдында яткан аяк киемнәрен тышка атып бәрә башлады. Шунда Илһамның ике кроссовкасы да бар иде. Аларны матур итеп җиргә куйдым: килеп чыкса, матурымның аягына кидерермен, дип көттем. Ә ул чыкмады. Өйдә бер исән әйбер дә калмаган иде. Илһамның куртка кесәсендәге дисбе генә янмаган. Бер төймәсенең бераз почмагы гына саргайган, шул гына. Ул дисбене аңа төгәл бер ел элек мин бүләк иткән идем: ул сине сакласын, дип теләдем. Күрәчәк булса, берни дә саклап кала алмый икән шул. Үзе үлгәч кенә белдем: Илһам соңгы вакытта гел дусларына кечкенә генә булса да бер туй уздырасы иде бит инде, дип әйтеп килгән. Хәтта акча да җыйган булган. Насыйп булмагандыр инде…
Янгын электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана. Еллар буе туплаган милекне генә түгел, Шәйдуллиннар һәм Авзаловлар гаиләсе өчен бик кадерле булган яшь гомерне дә юк иткән ул. Бу ике гаиләнең кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Мондый хәсрәтләр башка сезнең гаиләгә беркайчан да килмәсен!
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии