Аларның фаҗигале язмышы 18 калын китапны тутырган…

Аларның фаҗигале язмышы 18 калын китапны тутырган…

Илебез тарихында бик күп кара таплар ята. Шуларның берсе һәм, мөгаен, иң куркынычы – XX гасырның 30нчы елларыдыр. Русиядә сәяси репрессияләрнең котырган чагы…

Бу сәясәт безнең гаиләгә кагылмаган, дип кем әйтә алыр? Хәер, тарихын белмәгән кеше бу турыда уйланып та карамас. Әмма бөтен кеше дә илебездә булган бу фаҗигагә битараф түгел икән бит. Татарстанның милли архивында узган «Тарихи бранч» (тарих белән кызыксынучыларны бергә җыеп, фикер алышу максатыннан барлыкка килгән клуб) моңа инанырга мәҗбүр итте.

Сәяси репрессияләр илнең төп сызланган урыны икәне бәхәссез. Ә бүген исә, бу турыда төптән сөйләшеп, бер фикергә килү – зур эш санала. «Бүгенге утырышның төп максаты – авыр мәсьәлә турында гади сүзләр белән сөйләү, – дип белдерде тарихчы Илдар Шәфыйков. – Алдыбызга куелган төп максатны, 37-38нче еллар вазгыяте турында чыганакларга таянып, кызыксынучыларга җиткерү – безнең төп бурыч».

«30нчы еллар Русияне генә түгел, Татарстанны да читләп үтмәде. Тик бу сәясәттә корбан булучыларның төгәл саны бүгенгә кадәр билгеле түгел», – диде «Хәтер китабы» редакциясе вәкиле Фәрхәд Гомәров. Аның сүзләренчә, Татарстанда сәяси репрессия корбаннары саны якынча 55 мең кешене тәшкил итә.

Русия буенча исәпләнгән 50 миллионнан артык сәяси корбан белән чагыштырганда, 55 мең кеше әллә ни күп түгел, диючеләр дә бар, ләкин әйтергә генә ансат: Татарстанда туган, яшәгән, иҗат иткән һәм бу шаукымның корбаны булуга дучар ителгәннәр «Хәтер китабы»ның 18 томын тәшкил итә бит! Җитмәсә, ул томнар көннән-көн артып тора. Шулар арасыннан: Яшел Үзәндә – 1484, Минзәләдә – 931, Спаста – 963, Чистайда – 658, Сарманда – 413, Тәтештә – 342, Казанда – 9 меңнән артык халык дошманы исәпләнә. Коточкыч зур саннар!

Үз гаиләсе дә бу сәясәт учагына эләккәннәргә исә бу турыда ишетүе бигрәк кыен. Тик, тарихын белмәгәннең киләчәге юк, диләрме әле? Бу сәясәт корбаны булучылар турында мәгълүмат туплар өчен икенче бер проблема алдына килеп басарга туры килә түгелме соң? Ул да булса – архивларның ябык булуы. «Без архивларны ачарга әзер, әмма андагы материаллар хәзерге заман яшьләре аңы өчен генә кирәкле һәм аңлаешлы булачак. Ә ул архив эшчәнлеге кәгазьләре олылар даирәсенә эләксә… Алар «синең бабаң минекен үтергән» дип бер-берсенә килмәсләрме? Мин, архив ачык булырга тиеш, дигән фикер белән килешмим», – дип ачылып сөйләде Илдар Шәфыйков

Дөрес, репрессияләр кайнаган 30нчы елларда бер-береңә яла ягудан да сәясәт корбанына әйләнгәннәр: бер уч бодай урладыңмы, ялгыш сүз ычкындырдыңмы – гомереңне чыгар да сал. Шуңа да олы яшьтәгеләр бу сорауга башкача күзлектән карыйлар. Шунысы шатландыра: хәзерге заман яшьләре дә бу илнең тарихына битараф түгел, алар эзләнүгә, дөрес материал туплауга омтыла.

Сәяси репрессия корбаннарын ачыклау эше бүген дә алып барыла. Аларны җентекләп тикшерү – илнең төп бурычы. Ә «Тарихи бранч»тан күренгәнчә, бу вакыйгага һәркем дә «булган – беткән» дип карамый. Шуңа күрә, алда торган төп бурычны хыялларда гына калдырмыйча, чынга ашыру юнәлешендә эшләргә ашыгырга кирәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУның 1нче курс студенты

Комментарии