Татар тарихының тәкъдир тамгасы...

Татар тарихының тәкъдир тамгасы...

Свияжск – милләт өчен кара тамгалы, шомлы урын ул, шуннан Казанны алырга килгәннәр, чиркәүләрендә татарларны көчләп чукындырганнар, төрмәләрендә ачтан үтергәннәр... Шушыннан, әле Казан алынганчы ук, Сөембикә-Ханбикәне Мәскәүгә тотык итеп биреп җибәргәннәр, ул инде аннан әйләнеп кайтмаган... Рәсми язмаларда татарча исеме Зөя булса да, халык аны фаҗига тамгасы белән атый, чөнки милләтнең тәкъдиренә сугылган тарих тамгасы ул – Свияжск…

Мин анда озак еллар барырга җыендым, әмма бара алмадым, чөнки Свияжск белән ике арада су пәрдәсе генә түгел, тарихның канлы пәрдәсе дә эленеп тора иде… Узган гасырның сиксәненче еллар башында язылган «Канатсыз акчарлаклар» әсәренең соңгы вакыйгалары да шушы утрауда, җүләрләр йортында бара… Әйе, совет заманында монда акыл ияләреннән тилеләр ясый торган тәҗрибә урыннары да булган, аларны минем әсәрләремдәге канатсыз акчарлаклар, телсез күл балыклары язмышы көткән…

Свияжскида безнең әти төрмәдә утырган, бу хәл әле мин туганчы ук, сугыш вакытында булган. Әти – армиягә киткән җиреннән фин сугышында яраланып кайткан, бер кулы чулак иде. Яшьлегенә һәм гариплегенә карамастан, сугыш вакытында аны башта үзебезнең авылга, аннан Икшермәгә колхоз рәисе итеп куялар. Ач халыкка ашлыкны күбрәк биргән өчен һәм ике капчык колхоз арышын яңгыр астында үрдергән өчен, аны корткыч, дип хөкем итәләр һәм Свияжск төрмәсенә ябалар. Ул вакытта аңа нибары 24 яшь була! 20 яшьлек әни ике сабый бала белән кала, әле ярый янында әби була, Свияжск төрмәсенә дә әти янына күбрәк ул барып йөри. Әти сугыш беткәнче шунда утыра, без туасына исән калып, Аллаһ рәхмәте белән төрмәдән әйләнеп кайта. Әмма аны инде җитәкче эшләргә куймыйлар, партиядән чыгаралар, ачтан үлмәс өчен, безгә көтү көтәргә генә кала...

Мин бишенче бала булып туганмын, ул чагында әтигә нибары 30 яшь булган. Гариплек һәм төрмә аның холкын шактый үзгәрткән иде. Ул күп сөйләшмәде, дөреслекне яратты, хакимияткә артык ышанмады, алардан ярдәм күрмәде. Әти төрмә турында безгә сөйләми иде, аның әнигә әйткәннәреннән генә кайбер нәрсәләрне чамалап калдык. Анда тоткыннар ачтан үлгән, аларны күмеп тә тормаганнар, яр буендагы тирән чокырга гына ыргытып барганнар. 2009нчы елны, төзелеш эшләре алып барганда, бу урыннан биш меңләп кеше башы, сөякләре чыга, аларны елга аръягындагы тауга алып барып күмәләр. Бу мәхшәрдә әтинең исән калуы могҗиза була. Әллә гариплеге сәбәпле, әллә мишәр әбиемнең өйдән соңгы ризыкны алып, төрмә комендатына илтүе аркасында, әтине көймә белән яшелчә ташырга куялар, аңа көймә төбенә төшкән черек кәбестә яфракларын ашарга рөхсәт итәләр. Ул шулай итеп ач үлемнән исән кала...

Әйе, Зөя-Свияжск безнең нәсел язмышында әрнүле эз калдырды... Шуңа күрә, әти исән вакытта да, ул үлгәч тә мин анда барырга теләмәдем, күңелем карышты. Утыз яшьләрдә мин нәсел тарихы белән генә түгел, татар халкының үткәне белән дә кызыксына башладым. Михаил Худяковның яшереп укыган «Казан тарихы» дөньяга күзләремне ачты. Свияжск милләт тарихында да коточкыч роль уйнаган икән бит! Кат-кат килеп тә Казанны ала алмаган Явыз Иван бу урынны 1550нче елның февраль азагында күрә, Түгәрәк тау башында кала төзеп, татар илен басып алу планын кора. Һәм мәкерле ниятен тормышка ашыра башлый. Углич һәм Владимир урманнарында буралар буратып, аларны 1551нче елның язында Идел буйлап түбәнгә агызалар, нарат бүрәнәләрне Зөя ярындагы Түгәрәк тау башына күтәреп, кәлгә, чиркәү, казна йортлары төзеп куялар... Шунда урыс гаскәрен китереп тутыралар. Ә Казан, ә Сөембикә Идел аръягында, кул сузымында гына татар ханлыгының башына җитәр өчен салынган бу урыс каласын нигә бер селтәнүдә юк итми соң?! Ник моңа юл куялар? Тарих куйган бу сорауларга Һади Атласи менә ничек җавап бирә: «Зөя каласының ясалуы Казан ханлыгын бетерер өчен русларга иң нык терәк иде... Зөянең салынуы казанлыларны да куркытты. Казан олуглары үзара җыелышып, руслардан ничек сакланырга кирәклеге тушмасында киңәшә башлады. Русларның Казан ханлыгы уртасына килеп урнашулары Сөенбикәне бигрәк тә куркытты. Ул, Казанны ныгытырга боерып, һәр яктан гаскәр җыярга кушты. Руслар илә сугышырлык гаскәр җыелып җитмәгәндә ирекле кешеләрне акча илә булса да ялларга, шуларга акчаны үз хәзинәсеннән бирергә булды. Зөя каласы булып торганда Казанның русларга китүе билгеле булганлыктан, Сөенбикә русларны Зөядән каулап, каланы үз кулына алырга, актык көчне куеп булса да шуны эшләргә телидер иде... Аның уйлаганы «ханлык» өчен файдалы булса да, Казан халкы аныңча эш итмәде... Казанлылар, Сөенбикәнең сүзен тыңламаенча, руслар илә орыштан баш тарттылар. «Без рус гаскәренә каршы тора алмыйбыз», – дип сугышка бармаячакларын белдерделәр.» (Сөенбикә / Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. I том. – Казан, 2009, 208 б.)

Әйе, «Казан олуглары», киңәш-табыш иткәннән соң, руслар белән сугышып түгел, килешеп эшләү юлын сайлыйлар, әмма моның өчен алар дәүләтнең кануни ханы Үтәмешгәрәйдән һәм аның анасы, регентша Сөембикәдән баш тартырга, аны Мәскәү кулына тапшырырга тиеш булалар. Һәм шулай эшлиләр дә... Әле Казан алынырга бер ел вакыт бар, мөфти Кол Шәриф хәзрәтләре, князь Бибарс Растов, 1551нче елның 6нчы июлендә Свияжскига барып, шушыңа килешеп кайталар, Мәскәү ягыннан вәкил Шаһгали була. Бу килешү август башында Мәскәүдә раслана, шул айның унберенә инде руслар Казанга, Сөембикәне алып китәргә килеп җитәләр. 1551нче елның 11нче августы – Сөембикә-Ханбикәнең Казан белән, үзенең дәүләте-милләте белән аерылышу, бәхилләшү көне... Әле Казан алынмаган, инде Мәскәү таләбе белән, Ханбикә әсир итеп, урыслар кулына бирелгән, ханлыкның яртысы – Свияжск урнашкан Тау ягы тулысынча аларга калдырылган... Югыйсә Казан алынырга әле бер ел вакыт бар бит!

Сөембикә-Ханбикәне, урыс гаскәриләре сагы астында, Казансу буйлап көймәләрдә Иделгә алып чыгалар, Иделдән – Зөя елгасына күчәләр, аннан болыннар аша җәяүләп Свияжски кәлгәсенә күтәреләләр. Сөембикә монда бер кич куна, ул төн чыккан урын агачтан салынган Троицкий чиркәве йә казна йорты булырга мөмкин. Янында – үз улы, Кошчак угланның ике улы, аларны озата баручы «Казан олуглары»... Һәм караул-сакта торучы урыс укчылары... Сөембикә-Ханбикә бу урыс кәлгәсенең татар башына җитәр өчен салынуын белде, аны сугышып алырга теләде, әмма милләтәшләре сугышка караганда солыхны артык күрделәр һәм барысын да югалттылар – дәүләтне дә, ил-җирләрне дә, үзләрен дә...

1551нче елның 12нче августы көнне Сөембикәне, Идел буйлап, Мәскәү тарафына алып китәләр... Ул вакытта аңа нибары 35 яшьләр тирәсе була, улына – 3-4 яшьләр... Үтәмешгәрәйне, әнисеннән аерып алып, 1553нче елның 8нче гыйнварында чукындыралар, Александр, дип исем бирәләр, ул 20 яшьтә үлә һәм Мәскәү кремленең Архангель чиркәвенә күмелә. Сөембикәнең алдагы язмышы билгесез, Шаһгалигә кияүгә бирелүе дә, нигездә, Явыз Иванның Йосыф морзага һәм аның туганнарына язган хатларында гына хәбәр ителә. 1554нче елларга инде бу хәбәрләр дә туктый, Сөембикәнең үзе дә, исеме дә күренми башлый. Сөембикә-Ханбикәгә нәрсә булган? Аны Мәскәүгә алып килү белән, улыннан аерып алып, җәзалаулар башланганмы? Әллә улы кебек, чиркәүләргә ябып, көчләп чукындырганнармы? Әллә үтереп үк ташлаганнармы? Үтерсәләр, кабере кайда? Болар барысы да билгесез... Сөембикә-Ханбикәнең иленнән аерылганда канлы күз яшьләрен түккән, тезләнеп соңгы намазларын укыган урыны гына билгеле, ул – Зөя-Свияжск... Тоткынлыкның башы... Ханбикә өчен генә түгел, бөтен милләт өчен...

Ул фаҗигале хәлләргә дә инде 470 ел тулган икән... Әйе, кулдан дәүләтләр киткән, ханнар-ханбикәләр юкка чыккан, беткән, әмма милләт шушы канлы туфракка ябышып булса да, исән калган... Өстеннән, тәреләрен болгап, чукындыру гарасатлары үткән, ничә сугыш, ничә ачлык, ничә сөрген, ничә төрмә – барысы да татар башыннан кичкән... Свияжск да татарларны һәм чуаш-мариларны көчләп чукындыру үзәгенә әйләнгән, 1734нче елда биредә – «Яңа чукындырылганнар комиссиясе», 1740нчы елда «Яңа чукындырылганнар эшләре конторасы» төзелә, дәүләт аларга моның өчен зур акчалар түли. Әби патша заманында бу конторалар ябылса да, көчләп чукындырганнан соң рөхсәтсез кабат ислам диненә кайтучы татарларны шушы Свияжск чиркәү-монастырьларына ябып «эшкәртәләр». Бигрәк тә бу тирәдәге Тау ягы халкы Свияжск попларыннан һәм исправникларыннан зур газап күрә. Галимнәрнең әйтүенчә, ул чорда шушы «контора» аша төбәктәге 40800 кеше көчләп чукындырыла, шуларның ун меңләбе татарлар була...

Үзем өйрәнгәннәрдән беләм – 1867-1868нче елларда, Казан губернасының Зөя, Тәтеш, Чуел өязләреннән 47 мулланы, халыкны ислам диненә кайтырга котырта, дип, башта Свияжскиның монастырь төрмәләренә бикләп тоталар, аларга каршы «Об отпадении от православия в магометанство крещенных татар деревни Азбаба Ивана Петрова, Антона Иванова, Николая Никитина и деревни Янгильдиной Василия Иванова и крестьянина дер. Чутеевой Цивильского уезда Махмута Мергашова» дип исемләнгән «Эш» ачалар. (ТР МА. Ф.1., оп.3, д.228, с.31. ) Аннан бу татарларны, бишәр кешелек төркемнәргә бүлеп, судсыз-нисез Себергә, Турухан краена сөрәләр. Мәхкәмә ясарга халык күтәрелүеннән куркалар. Бу тоткын татарларның хатыннары, полиция исеменә гариза язып, ирләре артыннан үз теләкләре белән җәяүләп Себергә чыгып китәләр... Ирләре белән алар 1867нче елның августында Себердә кавышалар, Енисейск шәһәрендә тамыр җибәреп, балалар табып, мәчетләр салып яши башлыйлар. Аларның нәселләре әле дә шунда яшәп ята...

Биредә калган нәсел дәвамчылары белән мин моннан ун ел элек очрашкан идем. Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында Свяжскидан Турухан краена сөрелгән Габделлатыйф Алкинның нәсел дәвамчылары яши. Ә Лаешта «Мәкруһлар» документаль әсәренең авторы Тәфкил абый Вафин яшәде, ул чукынмаган өчен шушы Свияжск төрмәләрендә газап чиккән, аннан Себергә сөрелгән Мөхәммәтсабитның туруны. Тәфкил абый Казан архивларында еллар буе эзләнеп, бабасының «Эш»ен эзләп тапты, китап язды, без аны русчага да тәрҗемә итеп, үз акчабызга ике телдә чыгардык. Бакыйлыкка күчкәндә, Тәфкил абый бу «Эш»нең күчермәсен миңа биреп калдырды, әле аның буенча да китап язасы, Себергә барасы бар...

Менә без хәзер шулар эзеннән, үткәннәр эзеннән, милләтнең тәкъдир тамгасы сугылган урынында – Свияжскида йөрибез... 1957нче елда Идел суын буып, Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәч, Свияжскиның өчтән икесе шуның астында кала, ул утрауга әйләнә. Хәзер аны аргы як белән тоташтыра торган дамба төзелсә дә, ике арада күпер булганлыктан, Зөя-Свияжск барыбер утрау булып санала. Бу тирәләр танымаслык булып үзгәргән, әллә кайда аккан Зөя елгасы утрауга хәтле килеп җиткән, икенче яктагы Чуртан күле, дәръя кебек җәелеп, елгага әйләнгән... Менә Сөембикә-Ханбикәнең, баласын кочаклап, туган илендә соңгы төнен кунган җир... Көчле сак астында, болын-сазлыкларны җәяүләп үтеп, үзен әсирлеккә алып китәчәк урыс көймәсенә таба барган язмыш юлы, хәзер ул да инде дәрья кебек су астында калган... Әйе, татар тарихы йә су астында, йә җир астында... 12нче август. 1551нче ел. Сөембикә-Ханбикә, баласын кочаклап, Татар иленнән мәңгелеккә китеп бара...

12нче август. 2021нче ел. Бүген исә аның эзләреннән монда без – татар-мөселман хатын-кызлары йөрибез... Фәүзия Бәйрәмова. Фәния Хуҗахмәт. Раушания Миңнуллина. Флера Сөләйманова. Без бирегә, милләтнең канлы яшьләре тамган урынга, тезләнеп намаз укырга, әрвахларга дога кылыр өчен килдек. Коръән укыдык, дин-милләт өчен шәһит киткәннәрнең, золым корбаннарының рухлары шат булсын! Безгә рәнҗеп ятмасыннар... Без беркемне дә, бернәрсәне дә онытмадык – биредә тоткынлыкта булган Сөембикә-Ханбикәбезне дә, чукынмаган өчен аяк-кулларыннан асып, Свияжск чиркәү-монастырьларында газап күргән милләттәшләребезне дә, Сталин чорында шушы төрмәләрдә үлем көтеп яткан татарларны да, акыл ияләре ябылган тилеләр йортларын да – без онытмадык...

...Менә Сөембикә, сабый баласын җитәкләп, җәяүләп узган Казан юлы, менә Татар иленә мең афәтләр алып килгән Мәскәү юлы... Менә утрауны басып киткән гөмбә кебек чиркәүләр, алар кечкенә генә Свияжскида 8 икән, әле тагын 2 монастырь бар. Ә бер генә мәчет тә юк! Югыйсә, монда татарлар да яши бит, бу – татар җире! Әйтүләренчә, урыслар килеп басып алганчы, Түгәрәк тау башында татар авылы булган, казу эшләре вакытында мәчет урынын да тапканнар, диләр... Ни өчен ул мәчетне торгызмаска? Ни өчен Зөя утравында Сөембикә мәчетен салып куймаска? Милләт хәтере музеен булдырмаска? Бирегә хәзер татар туристлары да күп килә, ә аларга милләт тарихы буенча күрсәтер нәрсә юк. Свияжскиның Тарих музеенда, ә ул төрмә биналарына урнашкан, нибары берничә татарның гына фотосы һәм исем фамилиясе бар, алары да узган гасырның утызынчы еллары белән генә бәйле. Алар – биредә үлем җәзасы көтеп яткан Хәсән Туфан һәм Борһан Шәрәф, тагын берничә татар карты. XVIII-XIX гасырлардагы көчләп чукындырулар турында бернинди хәбәр юк.

Менә сәяси репрессия корбаннарына куелган обелиск, ул утызынчы елларда биш мең мәет ташланган чокыр буенда тора... Бик мәгънәле һәйкәл. Ак ташта – рәшәткәле кара төрмә тәрәзәсе, анда кеше башы күренә, ул уң кулын тимер рәшәткә аша сузып, иреккә күгәрчен очыра... Ул тоткын Хәсән Туфанга да, безнең әтигә дә охшаган... Азатлык күгәрчене, ирек кошы, ул Идел өстеннән Казан ягына оча, канат очларында безгә узган көннәрнең хәбәрләрен китерә... Без исә, каләм очларында, аны киләчәккә тапшырабыз... Әйе, без, татарлар, бер нәрсәне дә онытмадык – ирекле-дәүләтле чакларыбызны да, гасырларга сузылган коллыгыбызны да, Идел өстендә Сөембикә-Ханбикәнең сулкылдаган, бәхилләшкән авазын да, чукынмаган өчен Себерләргә китеп барган татар ирләренең аяк-кулларында чыңлаган богау тавышларын да, Сталин төрмәләрендә газап чиккән милләттәшләребезне дә без онытмадык. Кемнәр өчендер Свияжск – туристик урын, безнең өчен – тәкъдир тамгасы сугылган тарихи җир. Татарның иреген югалтуы шушыннан башланган кебек, иреккә кайтуы, уянуы да шушыннан башланыр әле, иншаАллаһ! Шуның өчен без бүген биредә. Бу – безнең җир, һәм шулай булып калыр да, иншаАллаһ!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии