Горбачевка яла ягудан туктыйсы иде

Горбачевка яла ягудан туктыйсы иде

СССРның тәүге президенты М.С. Горбачевка 90 яшь тулу уңаеннан матбугатта, телевидениедә аның турында байтак сүз булды. Нигездә аның казанышлары хакында: коммунизм төзибез дигән әкиятне туктатты, илдә сүз иреге, матбугат иреге, ниһаять, реаль чагылыш алды, чит илләр белән бәйләнешләр ныгыды, дөнья халыклары СССРдан курыкмый башлады. Горбачевка дөньядагы иң абруйлы Нобель премиясен тапшыру гына да ни тора?! Безнең ил халкы да иркен сулыш алды. Әмма кайберәүләргә, бигрәк тә урыс шовинистларына бу сәясәт ошамады. Моның чаткыларын без әле дә кайбер чыгышлардан тоябыз. Кызганыч, мондый караш безнең татарлар арасында да бар икән. Кама Тамагы районыннан Әхәт Сабировның «Безнең гәҗит»тә басылган (№ 19, 19 май, 2021 ел) язмасында да «Горбачев бөтен дөньяны дер селкетеп торган СССРны таркатты... Безнең кебек гади халык өчен ул социаль гаделсезлеккә, тәртипсезлеккә юл ачарга булышты», – диелә. Иң башта шунысын әйтик, кыргый капитализмга юл Горбачевтан соң, властька Ельцин килгәннән соң ачылды. Горбачев властьта 5 ел гына булды. Ә Ельцин 10 ел идарә итте. Хәзер инде 21 ел буена ил белән бөтенләй башка кеше идарә итә. Ничек инде без шушы 30 еллык чорындагы бөтен аламалыкларны Горбачевка өяргә тиешбез? Кайда мантыйк?

Михаил Сергеевич заманында барча чит илләр белән дусларча мөгамәлә урнаштырылды. Безнең илнең авторитеты күтәрелде. Бу начармыни? Хәзер ничек соң? Россиянең бер генә союзнигы да юк. (Белоруссияне исәпләмәгәндә.) Бөтен дөнья диярлек безгә каршы. Бу бит бик начар хәл.

Автор Сабиров СССРның таркалуында Горбачевны гаепли. Ә бит бу тарихның котылгысыз ачышы иде. Европаның колониаль илләре XX гасыр уртасында үк колонияләренә азатлык бирделәр. Ә СССР бу адымга XX гасыр азагында гына барырга мәҗбүр булды. Балтыйк буе, Кавказ илләре, Украина, Урта Азия илләре күптән инде БМО әгъзалары, үз илләренә үзләре хуҗа булып яшиләр. Ә без, татарлар, уртада торып калдык. Әле дә Мәскәү ни әйтер икән дип куркып яшибез. Бер генә факт китерик. Казанны яклап һәлак булган ватандашларыбызга әле булса һәйкәл куя алмыйбыз. Ә бит тарихка күз салсак, ни күрәбез: Русия патшалары никадәр халыкларны буйсындырып, дөньяда иң зур территорияле дәүләт төзегәннәр. Иң кызыгы шунда: ул халыкларның берсе дә Казан кебек героик батырлык күрсәтмәгән. СССР таркалганга зар елаучылар арасында безнең татарларның да булуы кызганыч, әлбәттә.

Кайберәүләр безнең илдә иң көчле корал җитештерүгә, һәр бәйрәм саен зурдан парадлар уздыруга соклануларын белдерә. Заман югарылыгыннан караганда, моңа хаҗәт бар микән? Тагын тарихка күз салыйк. Икенче дөнья сугышы тәмамланганнан соң 75 ел узды. Бу бик зур чор. Бу вакыт эчендә бер генә ил дә безгә каршы сугыш белән янамады. Без үзебез генә, бөтен дөньяда коммунистик җәмгыять төзибез дип, лаф ордык, бигрәк тә Сталин заманында. Ә үзебез соң? 1956нчы елда Венгриядә чын сугыш алып бардык, күпме кеше кырылды, шәһәрләр җимерелде. 70, 80нче елларда Чехословакиядә, Польшада, ГДРда гаскәрләр тотып, анда күпме кеше һәлак булды. Безнең илгә болар күпмегә төште. 90нчы елларда Чечняда күпме кан коелды. Дөнья бит боларны онытмый. Өстәвенә без һаман корал уйнатабыз. Шул акчаларны халыкның тормышын яхшыртуга тотасы иде дә бит... Сугыш чоры балаларына һаман да бернәрсә юк, акча җитми дибез...

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан республикасы, Бәләбәй шәһәре

 

Кем соң ул Горбачев?

«Безнең гәҗит»нең 3нче март санын алып укыгач (№8, 2021 ел), Русия тарихының соңгы 100 еллыгын күңелемнән үткәреп, шушы мәкаләне язарга утырдым. Дөресен генә әйткәндә бу турыда уйлаганым да, язарга теләгем дә юк иде. Баш мөхәррир Илфат әфәнденең «Кичә һәм бүген... Анда Горбачев бар» һәм «Азатлык»ның (ЯТ АГЕНТ) «Горбачев аркасында Татарстан мөстәкыйльлек юлына басты» дигән язмаларын укыгач, язарга булдым әле. Мөстәкыйльлек дигән сүзне ишетсәм, ачуым кайный башлый минем. Кем күзлегеннән һәм каланчасыннан карыйсың бит. Мөстәкыйльлек ул чагыштырмача гомер буена булган һәм хәзер дә бар. Ләкин... бик кечкенә төркем, катлам өчен генә. Ә кемгәдер ул ерактагы хыял гына. Исегезгә төшерегез! Элек обком секретарьларының авиагруппалары, самолет, вертолет парклары бар идеме? Автопаркларында күп булса 2– 3 «Волга» машинасы булгандыр. Узган елгы бер интервьюсында җырчы Салават Фәтхетдинов мактанып утыра. Президент вертолетында әнисенең хәлен белергә Башкортстанга кайтып килгән икән. «Вертолетның бер сәгатьлек очышы йөзләгән мең сум белән исәпләнә». Менә бу чынлап та мөстәкыйльлек була инде.

Тарихчы, танылган җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров Горбачевны Татарстанга мөстәкыйльлек китергән шәхесләрнең берсе дип атый. «Ул чын мәгънәсендә илне кузгатты. Аның реформасы аркасында без суверенитет юлына бастык. Республика үзенең милкенә хуҗа була алды. Ул илне кузгатып, аны демократик федератив дәүләт итеп кору өчен зур көч куйды», – ди Таһиров. Увы и ах! Хөрмәтле Индус әфәнде! Сез нинди федератив дәүләт турында сүз алып барасыздыр, ләкин бит аның бездә үзе түгел, исе дә юк. Безнең татарда бик матур гыйбарә бар: «Чебешне көзен саныйлар». Инде менә утыз көз узып китте, ә санарлык «чебешләребез» бармы соң? «Мечтать не вредно» инде анысы. Ләкин теләк бар, ә чынбарлык бөтенләй икенче бит. Безнең Татарстан, гомумән, аның гражданнары нәрсәгә хуҗа булдык соң? Кулга тотарлык завод– фабрикалар, кыйммәтле җир мәйданнары, күзгә күренерлек оешма– предприятиеләр барысы да Мәскәү кулында. Хәрби заводларны әйтеп тә тормыйм инде. Сәламәтлек саклау өлкәсен алыйк, мәгариф– фән өлкәсенә күз салыйк. Ә югары уку йортлары, зур сәүдә үзәкләре кемнеке? Инвалидларны бушлай дарулар белән тәэмин итү механизмы бөтенләй эшләми. Сугыш елы балаларына түләү турында күпме сүз булды. Юк, бездә ул түләнми. Русиянең күп кенә өлкәләрендә ул гамәлдә. Пенсионерларның юл акчаларын кисеп аттылар. 40 квадрат метр йорты яки фатиры булса, ул череп баеган кеше була икән. Адәм көлкесе. Оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең. Ә салым? Совет вакытында да андый салымнар юк иде. 80 процент керемне Мәскәү каерып ала. Бусы әле без белгәне. Барлык яңа пилот проектлар башта бездә сынала. Барысы да халыкка каршы. Шәһәр транспорты иң кыйммәте бездә. Балалар бакчаларына түләү котчыкмалы, төрле спорт секцияләре бар да түләүле. Гәрчә ул спорт корылмалары безнең салым акчаларына төзелгән булса да. Хәзер аларга кемнәрдер хуҗа булып алдылар да, шунда йөргән өчен бездән акча каералар. Мәктәптәге уку дәреслекләрен генә дә без бит үзебез төзеп, үзебез бастырырга хокуксыз. Ана телебездә белем алырга мөмкинлек юк. Менә бу була инде суверенитет, мөстәкыйльлек!

Горбачев безнең илгә хаос, анархия алып килде. Билгеле, ул моны үзе генә эшли алмас иде. Аның янында АКШта махсус курслар үтеп кайткан бер төркем елгыр бәндәләр булып, бик тә нәтиҗәле кара эшләрен башкара алдылар. Беренче киңәшчесе хатыны булды. Горбачев властька килгән көненнән үк халыкка каршы төрле указлар чыгара, реформалар үткәрә башлады. Оешма, предприятие җитәкчеләрен сайлап куя башладылар. Нәтиҗәдә кадрлар әзерләү системасы бөтенләй юкка чыгарылды. АТПлар белән элеккеге шоферлар, газ идарәләре белән слесарьлар җитәкчелек итә башлады. Завод директорларын мастерлар, гади инженерлар алыштырды. Төптән уйланылмаган «коры закон» кертеп, икътисадны туздырып атты. Гасырлар буе үстерелгән, йөзләгән сорт виноград, җиләк– җимеш плантацияләрен юкка чыгартты. Эчүләр барыбер кимемәде, артты гына. Хәтта табигать тә аңа каршы булды бит. Коточкыч җир тетрәүләр, Чернобыль атом станциясе, Тын океан флотында атом реакторы шартлау, зур теплоходлар бәрелешеп, меңләгән кешенең үлеме... Ә иң аянычлысы, иң зур фаҗига – СССРның таркалуы. Кибетләрдәге буш шүрлекләрне, андагы халыкның бишәр метрлы азык– төлек талонын муеннарына чорнап басып торуларын искә төшерсәм, башым әйләнә башлый. Аракыны, сбербанктагы үзең эшләп тапкан акчаларны паспорт битләренә тамгалап бирә башладылар бит. Менә нәрсәгә китерде ул Горбачев! Ә Ельцин дәвам итте. Йөзләгән миллион халык эшсез калды, туганнардан, илдән аерылды. Гомер буе тату, тыныч яшәгән халык талашып, сугышып ята. Әхлак, зәвык, культура бетте. Наркомания, алкоголизм чәчәк атты. Күпме кан, күз яшьләре алып килде ул «демократ» Горбачев. Зур завод– фабрикалар, авыллар тузып, таралып ята. Аның каравы аның «Нобель премиясе» бар. АКШ биргән «За заслуги перед американским народом» медале, Германия биргән орден– медальләре һәм чит илләрдә особняклары бар. Ул тезләндергән ил 35 ел аякка баса алмый. Гитлер 4 ел сугышып ала алмаган илне нинди хәлгә төшерделәр. Алдагы көнгә бернинди ышаныч калмады бит. Ахыры гына хәерле булып бетсен инде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии