- 12.08.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №31 (7 август)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Газетабызның 11нче санында (20нче март, 2019нчы ел) шушы исемдә язма чыккан иде. Анда сүз Казанның Гудованцев урамында яшәүче 83 яшьлек Мөкәрәмә апа Йосыпованың ике бүлмәле фатирыннан колак кагуы турында иде. Карчыкның торагын Питрәч районының Күн авылыннан Сафина Гөлсия Мансур кызы үзләштерүе билгеле булды. Ул ире дә, баласы да күптән мәрхүм булган, ялгыз калган карчыкның ышанычын яулап, шушы эшне эшләде дип аңлатты, күршеләре. «Әлегә прокуратура тикшеренүе бара, соңыннан моның хакында тулырак язарбыз», – дип бетергән идек язмабызны.
«АЯКТАН КАЛДЫ»
Әлеге язма чыкканнан соң, укучыларыбыз күп шалтыратты: «Ниләр булып бетүен язып чыгарсыз әле, Мөкәрәмә апа өчен бик борчылабыз», – дип сорадылар.
Прокуратура тикшеренүләрен төгәлләп, эшне судка тапшырган иде. Мөкәрәмә апа үзе дә бу судларда катнашты. Ләкин фатирының үзенә кайтарылуы турындагы яхшы хәбәрне ишетү генә насыйп булмаган икән бичара карчыкка – 30нчы июль көнне аның вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Мөкәрәмә апаны соңгы көненә кадәр карап торган, аны үз әнисе кебек күргән, бу фатирын кайтару буенча эш башлаган күршесе Наилә ханым Мусина белән сөйләштек. Ул карчыкның соңгы вакытлардагы хәле турында сөйләде.
– Судны 6нчы июньгә билгеләгәннәр иде, аңарчы әби аксаклап булса да йөри иде әле, тик судка кадәр берничә атна алдан әбием аяктан калды. Табиб чакыртып, уколлар, дарулар яздырып алдык, «артроз», диделәр. Уколларын үзем ясадым. Әбиемнең авыртулары басылып, күңелләре күтәрелеп китте. Аягына баса алмады ләкин. Шуңа күрә, аны судларга күтәреп алып бара идек. Әби нык торды: «Судка барам, фатирымны кайтарам, үрмәләп булса да барам, кызым», – диде. 6нчы июньдә суд булды. Утырышка кәгазьләр әзерләгән оешманың юристы судка әзерлексез килгән булып чыкты. Шуның аркасында утырышны кичектерделәр. Юристка түләгән акчаларны көчкә кире алдык, бик зур тавышлар чыкты. Икенче суд вакытын 17нче июньгә билгеләделәр. Судка баргач әби аңышып та бетми, сүзен дә әйтә алмый, шуңа күрә, татар филологиясе факультетын тәмамлаган дипломлы тәрҗемәче кирәк, диделәр. Башта: «Кемне каян табыйк инде хәзер?!» – дип борчылган идек, искә төште – минем ирем филолог бит! Ирем 1986нчы елда университетның татар филологиясен бетергән иде, аны тәрҗемәче итеп, бик каты әзерләндереп судка бардык. Тагын документлар җитәрлек булмау сәбәпле суд кичектерелде. Өч утырышка да йортыбызда яшәүче кешеләр дә шаһитлар буларак барды. Икешәр машина төялеп бардык судка. Казыйга хәлне аңлаттык, дәлилләр китердек. Өченче утырышта казый Мөкәрәмә апага судмедэкспертиза кирәклеген әйтте. Әби фатирны саткан вакытта документларга кул куя алмаган, үз акылында булмаганлыгын расларга. Бу экспертизаны июль ахырларына булыр дигәннәр иде. Тик җитешә алмадык шул, – дип сөйли Наилә ханым Мусина.
«КУЛЛАРЫМДА ҮЛДЕ»
– Июль айлары керүгә әбиемнең кәефләре төрлечә булды, өч көн яхшы булса, өч көн авыртып уздырды. Янында йә мин, йә туганнан туганы Илгиз чиратлашып утырдык, чиратлашып тәрбияләдек. Иртүк әбине карап, ашатып-эчертеп йөрдек. Бәлки һаваларның тотрыксыз булуы да тәэсир иткәндер, еш авырды, шуңа да карамастан һәрвакыт караулы булды, тамагына әйбәт ашады. Үзе сораганны гел пешердем. Йөри алмый торган хәлдә булса да, әби өйдә генә утырмады, инвалид коляскасы табып, шуңа утыртып йөрттек, суд белән бәйле документлар җыйганда да, һава суларга да коляска белән алып чыга идек. И-и, сөенеп тора иде инде берәр җиргә барасы булса. «Патша булдым, патша! Патшаларны гына шулай күтәреп йөрткәннәр бит!» – дип сөйләнә иде, бичаракаем. Аяклары йөрмәгәч, күршебез бер урындыкның аякларын кисеп, караваты янына йомышларга урын ясады. Әби бик куанды инде җаным. «Чәчем кычыта, аркам кычыта», – диюгә, ваннага су туплап, Илгиз яки ирем белән әбине күтәреп, ванна керттек. Озак итеп аркаларын сабын белән ышкый-ышкый юа идем. Сөенә иде мәрхүмкәем: «Кызым, озак юына дип ачуланмыйсыңмы?» – дип сорый. «Юк-юк рәхәтләнеп утыр, Мөкәрәмә апа», – дип тынычландырам. Туңа күрмәсен, дип, янында җылы су белән чиләкләрне әзерләп торып, әбиемнең өстенә салып тора идем. Бала төргән кебек төреп, урыннарына алып барып сала идем. Төнлә дә берничә тапкыр кереп, әбине тикшереп чыга идем. Әби соңгы көненә кадәр үзенең фатирын ялган юл белән тартып алуларын белде, бик рәнҗеде. Көн саен диярлек елый иде. Аны күреп минем дә йөрәкләрем өзгәләнә. Тик әбигә бу кайгыларын оныттырырга тырыштым, гел янында булдым. Июльнең урталарыннан соң, иремнең 90 яшьлек әтисе чирләп киткәч, Башкортстанга китәргә мәҗбүр булдык. Анда киткәндә Мөкәрәмә апаны ялгызын калдырмадым, көндезләрен аны йортыбызның подъездын юучы Гөлчәчәк исемле ханым тәрбияләп торды. Әби белән туганнан туган энесе Илгиз дә яши иде, билгеле. Тик ул эшли бит, иртә китә, кич кайта. Әбине шулай карап чистартып, тордык. Мин телефон аша хәбәрләшеп, сорашып кына тордым. Бакчага киткән вакытлар да булды – карлыган, кура җиләкләре пешкән вакыт иде, аларны җыярга кирәк. «Кызым, карлыган алып кайт», – диде берсендә Мөкәрәмә апа. Барысын да ашаттым – җиләген дә, карлыганын да, яңа бәрәңгесен дә пешердем. Барысын да бик яратып ашый торган иде. Бер бакчага китүебездә озаграк тоткарландык. Ике көн үтүгә Илгиз шалтырата. «Көндез әбинең хәле әйбәт кенә иде әле, никтер кәефе китте, ашамый, авызын көчкә ачтырып ашатам. Бүген эшкә чыкмадым, әби авыр, Наилә апа, кайта алмыйсыңмы?» – ди. Кайтмаган кая ул, тиз генә торып чаптык. Кайтуга әбием аңында, болай сөйләшә, ләкин хәле авыр. Асларын чистарттым, тәннәрен җылы чүпрәк белән сөрттем: «Рәхмәт, кызым, әле дә син бар әле», – ди. Аяклары боз кебек иде, аларны тозлы суларга тыгып җылыттым. Йомшак сөлге алып, сөртим дип иелгәч: «И-и, кызым, әле дә мине карадың инде. Минем яшькә җит, ләкин сәламәт бул кызым. Мине җыеп соңгы юлга озату да сиңа калды бит инде», – диде. Асларын җыештыргач әйбәтләп яткырдым, чәй сорап алды, чәй эчерттек, аны эчеп ятып йоклады. «Наилә, чыгып китмә әле син, син чыгып киткәннән соң бигрәк күңелсез», – диде. Озак иттереп сөйләшеп утырдык, үткәннәрен искә алды. Көлештек тә, елаштык та. Яныбызда Илгиз дә бар иде, бергәләшеп утырдык. Икенче көнне әбиебез урыныннан тормады. Әз генә сыек ботка ашады, бик эчәсе килгән кебек булды, тик эчә алмады, авыз кырыннан акты. Кибеткә чыгып, тиз генә балалар имезә торган шешә алып кереп, шуннан күп итеп салкын су эчердем, йотлыгып чәй эчте. Башка ашамады да, эчмәде дә. Яныннан китмәдем, еш-еш сулап ятты. Кичке якта бик авыр сулыш ала башлады. Төнге уникеләр тулгач, әбиемнең сулышы сирәкләнгән кебек булды, авызына бер йотым калак белән су салдым, кулларымда җан бирде. 30нчы июль көнне үлде әби. Янында иртәнге алтыга кадәр саклап утырдык, ирем «Ясин» чыкты. Үлүенә ышана алмадым. Бик авыр булды. Аякларын тотып карыйм, селкенгән шикелле дә була… Матур итеп чәчләрен тарап, яулыкларын төзәтеп, куйдым. Ул көнне еладым да еладым. Элек гел бер якын иптәшем кебек иде, аны карап, ашатып торгач, миңа да рәхәт, күңел тынычлыгы таба идем. Авыр, бик авыр, Айгөл, – дип сөйли Наилә апа.
БӨРЛЕГӘННӘР ИСЛЕ ЗИРАТ
Язманың бу урынында Наилә ханымның изге күңеле өчен рәхмәт әйтәсе килә. Япа-ялгыз яшәгән, фатиры да тартып алынганнан соң сукбай хәленә төшкән карчыкны үз әнисе кебек тәрбияләп соңгы юлга озатканы өчен. Мөкәрәмә әби, мәрхүмә, үз акылында түгел иде, тик ул яхшы белән начарны гына аера белерлек хәлдә иде. «Ярый әле Наилә бар. Ул миңа кызым инде хәзер», – дип сөйләгәне әле дә исемдә. Әби теләсә кем кулыннан ашамаган, бары тик Наилә ханым пешергәнне генә ашый торган булган. Хәзерге заманда үз әниләрен дә картлар йортына тапшырганнар күпме бит. Ә инде күрше әбисен тәрбияләп торучылар тагын гомумән бармы икән? Күрше күршесенең хәлен түгел, исемен дә белми торган заманда яшибез чөнки. Ә бит югыйсә, карчыкның хәле авыр булганлыгы турында башка туганнары да белгән. Беркем дә килеп карамаган. Янында туганнан туган энесе Илгиз һәм күршесе Наилә ападан башка беркем булмаган.
Мөкәрәмә апаның хәле авырайгач, туганнарына бу хакта җиткергән идек, алар шунда ук, без карамыйбыз аны, диделәр. «Аны карарга кирәкми, караучысы бар аның, хәлен генә белеп торыгыз дип әйтүем», – дидем. Хәлен белергә килмәделәр, әби үлгәч кенә, соңгы юлга озатканда гына килделәр. Мөкәрәмә апаны Яшел Үзән районының Карахуҗа авылына – туган җиренә алып кайтып җирләдек. Бу авылның мулласы Әдһәм хәзрәткә аерым рәхмәт – шалтыратып, хәлне аңлатуга, каберләр казучыларны табып, каберләрен казыттырып куйган иде. Әбине юучы кешеләрне исә бер күршебез Фирдәвес ханым тапты, аңа да зур рәхмәт. Мөкәрәмә апаны бик әйбәт итеп юдылар. Юган вакытта тәрәзәгә бәрә-бәрә яңгыр яварга тотынды. Мин кайгырам, тәрәзәләргә карап елыйм, инде суларга салырбыз микәнни, дим. Тик менә Аллаһның могҗизасы – юып бетереп урынга салуга кояш чыкты. Карахуҗа авылының зираты да шулкадәр матур, чиста иде. Бу да Әдһәм мулланың хезмәте инде. Кызыл миләшләр үсеп утыра иде, әбиемне күтәреп, шул кызыл миләшләр арасына алып киттеләр. Башта безгә керергә ярамый дигәннәр иде, без ирләр чыккач кына кердек зиратка. Бөрлегәннәр исе килә, җир исе дә килми зиратларында. Җимеш исе! Куануларым! Тавышларым бетте хәтта. Мөкәрәмә апаның баш очына басып, дога укыдым да: «Мөкәрәмә апа, менә, кышлардан курка идең, кышларда үлмәсәм ярар иде, дип борчылдың. Менә нинди матур вакытта киттең, туган авылыңа кайтып күмелдең», – дип бәхилләштем. Ике гает арасында китте, урыны җәннәттә булыр. Мин әбине Аллаһы Тәгаләнең миңа бүләге дип саныйм. Савап җыйсын үзенә, савап алсын дип биргән аны миңа Аллаһ. Әбине бик яраттым, бер дә авырсынмадым, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Боларны язмагыз, мин аны мактау алу өчен эшләмәдем, мин әбине алдауларына рәнҗедем, мин аны барыбер карый идем, барыбер ялгыз калдырмый идем, – дип сөйли Наилә ханым Мусина.
АХЫРЫ БУЛАЧАК ӘЛЕ
Мөкәрәмә апа мәрхүм булса да, суд эшләре әле төгәлләнмәде, алар дәвам итә. Әлегә бөтен серләрне дә ачып бетерәсе килми, әмма бу вакыйгаларның ни булып бетүе турында, без һичшиксез, язып чыгачакбыз. Судмедэкспертизаны узарга җитешмәсә дә, беренчедән, карчыкның үз акылында булмавы хакында дәлилли алачак бер әйбер бар. Моннан берничә ай элек кенә 10-15 белгеч җыелып тикшергән булган үзен. Аның үз акылында булмавы ачыкланган инде. Тагын бер яңалык – әбинең фатирына хуҗа булган Гөлсия Сафина элек эшли торган урыныннан киткән. Хәзер яшәү урынын да алмаштырган, качып йөри, диләр. Хокук сагындагылар Гөлсиягә карата җинаять эше ачарга теләгән, тик Наилә апа, хатынның ике баласы булгач, кызганып, бу эшне эшләтмәгән.
– Ләкин барыбер җинаять эше ачарга мөмкиннәр, чөнки монда сүз мошенниклык турында бара. Бөтен йортыбызда яшәүчеләр кызган иде бу хәлне ишетеп. Алар бөтенесе Гөлсияне бүген судка бирергә әзер. Әбинең фатирына, суд эшләре төгәлләнмичә сатылмасын өчен, арест салынды, әлегә сата алмыйлар. Эш гаделлеккә таба бара, дип уйлыйм. Узган юлы «Безнең гәҗит»тә чыккан язмадан соң, мине урамда кешеләр таный башлады. Автобуста да әбиләр аркамнан сөеп кала. «Гәҗиттән укып белдек, болай гына калдырма балам бу эшне, Илфат Фәйзрахманов белән Айгөл Закирова гел шул хатынның карточкасын чыгарып торса да, артык булмас. Картлык көнендә ятим карчыкны алдаучыларны дөнья белсен!» – дип килеп эндәшәләр. Мин бу эштә кулымнан килгәннең барысын да эшлим, гаделлекне табарга тырышачакмын, әбинең фатиры туганнарына калырга тиеш, шуның өчен көрәшәбез дә. Яңалыкларны суд эшләре төгәлләнгәч, тагын бер хәбәр итәрмен, – диде әңгәмәдәшем.
Шулай булгач, газетабызны күзәтеп барыгыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии