- 12.06.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Безнең буын – фронттан исән-имин, фашист илбасарларын илдән куып кына калмыйча, үз өнендә тар-мар итеп, Рейхстагка Кызыл байрак кадап кайткан солдатлар токымының дәвамчылары. Сугышның үзен күрмәсәк тә, исән кайткан фронтовиклар белән кулга-кул тотышып эшләгән, сөйләшкән, аларның сөйләгәннәрен тыңлап үскән, фронттан кайтканнарның ул чордагы тормышы, сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар турында ишетеп кенә түгел, күреп, татып үскән буын. Моңарчы тарихта булмаган әлеге кан коеш тәмамлануга – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы илкүләм зурлап үткәрелә. Беренче тапкыр Җиңү көнен, 1946-47нче елларда үткәргәннән соң, ял көне булудан туктатып торып, унсигез елдан соң, сугыш бетүнең егерменче еллыгына, гитлер Германиясен җиңүне кабаттан билгеләп узарга булалар. Моңа берничә фактор этәргеч ясый. Аның беренчесе – илнең хәле яхшыру. Сугыш җимерекләреннән арынып, промышленность, авыл хуҗалыгы аякка баса. Азык-төлеккә талон системасы бетерелә. Икенчесе – сугыш биография булудан туктап, тарих кына дип кабул иткән яңа буын үсеп җитә. Өченчесе – Никита Хрущевтан соң килгән КПССның генераль секретаре Леонид Брежневның Җиңү көненә «бөтенхалык бәйрәме» статусын кайтаруы һәм аны ял көне итеп игълан итүгә дәүләт инициативасы белән чыгуы. Янәдән килеп, СССР Язучылар оешмасы җитәкчелеге, язучылардан: Константин Симонов белән Сергей Смирновның ил интеллигенциясе һәм халык исеменнән чыккан таләбе этәрә. Шул уңайдан Мәскәүдә, Кызыл Мәйданда парад оештырыла, Александровский паркта – Билгесез солдат каберендә мемориал ачыла. Аеруча каты сугышлар булып, күп югалтулар булган шәһәрләргә герой-шәһәр статусы бирелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия һәм түләүләр күләме арттырыла.
Бу көн безнең Татарстанда, Азнакай авылларында ничек үтте соң? Мин әле башлангыч мәктәп баласы. Әти белән клубта сәхнәдән абыйлар сөйләгәнне тыңлап кайтканны гына хәтерлим. Бәйрәмне башкачарак буладыр дип уйлаганмындыр, күрәсең. Октябрьгә кергәндәге кебек, тантаналы, быргылар кычкыртып... Чын бәйрәм күргән кешемени. Әллә ничегрәк тоелды, концерт та куймадылар, ахрысы. Ул чакны бөтенләй оныткан идем инде. Аны Чаллыда яшәп, гомерен зур оешмада бүлек җитәкчесе булып эшләгән Ирек абый Батыршинның бер Сабантуйга кайткач сөйләгән әңгәмәсе искә төшерде. Ул вакытта да бик үк игътибарга алып, хәтер дәфтәренә язып куймадым кебек. Беркөнне кабат үзе телефоннан шалтыратты. Сүз иярә сүз чыгып, кабат гомер буе күңелендә йөрткән шул вакыйганы сөйләп хәтерне яңартты.
Ирек Вагыйз улы Батыршиннар әтиләрен колхоз рәисе итеп җибәргәч, гаиләсе белән туган авылы Ишкәйдән Митрәй авылына килеп урнашалар. Әсәй сигезьеллык мәктәбен, Азнакайның беренче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетында укып белем ала. Казанда бераз яшәгәннән соң, Чаллыга килеп төпләнә. Үзе дә каләм тибрәтергә яраткан кеше буларак, шагыйрьләр Мөдәррис Әгъламов, Зөлфәт, Фәннүр Сафин, Разил Вәлиев, Рәшит Гәрәйләр белән аралашып яши. Өч төрле гармунда: тальян, хромка, баянда һәм курайда бик матур уйный. Фәйзулла Туишев истәлегенә багышланган конкурста катнашып, ике ел дипломант та була. Бер баянын Митрәй клубына да бүләк итеп китә. Чаллының «Татсельхозстрой» трестында бүлек мөдире булып озак еллар эшләү дәверендә Митрәй авылына мелиорация, электротехника өлкәсендә нык булыша. Шундый ярдәмчел, киң күңелле кеше ул Ирек абый Батыршин. «Мин җитмеш җиденче яшь белән барам бит инде, гомер бара. Тик миңа гомер буе фронтовик авылдаш Динмөхәммәт бабайның моннан 60 ел элек Җиңү бәйрәмендә, авыл клубында сөйләгән сүзләре тынгы бирми, күңелгә сеңеп калган. Без алтынчы-җиденче сыйныф укучылары гына идек, югыйсә. Шул 1965нче елның 9нчы май көнендә ил күләмендә Бөек Җиңүнең 20 еллыгы бәйрәм итү игълан ителде. Митрәй авыл клубына сугыштан исән кайткан ир-егетләрнең йөри алганнары, яу кырында ятып калган 145енең әти-әниләре, тол хатыннары, туганнары, балалары җыелды. Җиңүгә багышлап доклад укылды. Сугыш чоры авырлыклары турында сөйләделәр. Бәйрәмме соң бу көн? Бу сорау гомер буе уйдан китмәде. Беркемнең дә йөзендә шатлык, елмаю чаткысы күренми. Сагышлы, хәсрәтле йөзләр, яшьле күзләр, чыланган яңаклар. Динмөхәммәт бабай Якупов сөйләгәндә еламаган берәрсе калды микән: «Өч улымны югалттым бит. Өч улымның берсе дә кайтмады, калдылар бит!..»
Бабайның таяк тоткан кулы калтырый, тавышы еламсырап чыга. Аңа 87 яшь. Какча озын гәүдәле, төзәтелгән ак сакал-мыек, күзләрендә менә түгеләм, менә түгеләм дип торган яшьләр. Өстендә килешле итәк-чабулы кием, билендә билбау. Авылыбызның иң хөрмәтле, зирәк аксакалы. Динмөхәммәт бабакаебызның (авыл халкы аны Динекәй дип йөртте) өлкән улы Мостафа Хәмитов 1909нчы елда туган. Митрәйдә колхоз төзүдә катнаша. Аның рәисе булып эшли. Хатыны Мөнәвәрә белән 5 бала – ике кыз, өч малай үстерәләр. Фронтка китеп хәбәрсез югала. Уртанчы улы – Хәмитов Муса 1911нче елда туган. Авылда бердәнбер югары белемле кеше – 1940нчы елда Казан педагогика институтын тәмамлый. 1940нчы елда армиягә алынып, политруклар әзерләү училищесында укый. Сугыш башлангач, батальон комиссары дәрәҗәсендә Киев юнәлешендәге частька җибәрелә. 1941нче елның көзендә хәбәрсез югалуы турында хәбәре килеп ирешә. Кече улы – 1916нчы елда туган. Хәмитов Тәҗимөхәммәт сугышка кадәр үк хәрби хезмәттә була. Капитан Хәмитов Уфа шәһәренә җибәрелә, анда гаскәр туплый. Үзе туплаган солдатлар (часть) белән фронтка китә. 1942нче елда һәлак була.
...Бәйрәм тантанасы тәмамлангач, без, сугыштан соң туган үсмерләр, дустым Закир Мөнәвире белән бабакаебызны озатып куярга булдык. Аны уртага алып әкрен генә атлыйбыз. Ул сүз башлады: «Менә бит, Сәйпеш Заһидулласының Хәбибулласы (Сәйфуллин Хәбибулла (1924-1995) Азнакай район хәрби комиссариаты мәгълүматыннан. Авт.) Украин җирендә үлеп, шунда күмелде дигән хәбәр килгән иде дә, кайтты бит, бүген дә яныма килеп хәл белеште. Минем бит берсенең генә үлде хәбәре килде, икесе югалган гына бит... бәлки әле... бәлки...» Бабакайның ачынып ни әйтергә теләгәнен аңласак та, аны тынычландырып, юатырдай сүзләр таба алмадык. Елга аркылы салынган басманы чыгып, ярның калку урынын үткәч, без бабакай белән саубуллашып, кире клуб ягына борылдык. Кем уйлаган аның белән соңгы тапкыр аралашабыз да, соңгы тапкыр аны күрәбез дип? Бабакай ул төнне фронттан кайтмаган улларын уйлап, алар белән саташып, сөйләшеп чыккандыр да, йөрәге түзмәгәндер. Ил азатлыгы өчен һәлак булган өч солдат әтисе шушы бәйрәм төнендә бакыйлыкка китеп барды. Иртәгесен авыл халкы аны зурлап, соңгы юлга озатты. Менә шушы баштан үткән аяныч хәлне хәзерге буынга, башкаларга да җиткерәсе килү уе һич истән чыкмый минем. Динекәй бабайны хәзер онык-оныкчыклары да белмидер. Беркеме дә калмады авылда. Кайткан саен каберен чистартып китәм. Үзем тойгыга бирелүчән кеше буларак, кеше фаҗигасен күңелгә якын алам. Җиңү көне беркайчан да күз яшьсез генә булмый шул...»
Сөйләп туктаганда, Ирек аганың үзенең дә тавышы калтырый башлагандай тоелды миңа. Күзләре дә яшьләнгәндер, телефон аша күренмәде, әмма күңел сизгер бит...
Сөйләгәннәрен язып куйдым да, уйга калдым. Ә бит бүген дә Украинада сугыш бара. Иллеләп дәүләт безнең илгә каршы басты. Кайсылары санкцияләргә кушылды, кайсысы турыдан-туры корал, наемниклары, офицерлары белән аларга ярдәм итә. Ул сугыш дип түгел, башкачарак, «чикләнгән хәрби операция» дип аталды. Аңа карап кына югалтулар, хәбәрсез югалулар булмый тормый. Башланган сугыш мәңге бармас баруын, бер бетәр. Җиңүчеләр кайтыр. Җиңү көне игълан ителер... Бәйрәм булырмы соң ул? Әйе, зур бәйрәм булыр: илгә, халыкка, бигрәк тә шоу-бизнеска... Ә менә Динекәй бабай кебекләр, кыз-улларын, ирләрен югалтканнар, гасабиланып, күз яшьләренә буылып йөрүчеләр булмас дип әйтүе генә шикле. Җиңү бәйрәме күз яшьсез генә үтми шул.
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай районы
Комментарии