«Янабыз дип уйламадым да...»

«Янабыз дип уйламадым да...»

17нче апрель көне Аксубай районы Карасу авылында яшәүче Илзирә һәм Әнвәр Гайнуллиннарга начар хәбәр алып килә. Язның әлеге матур чорында яшь гаиләнең йортлары янып көлгә әйләнә.

– Без йортны ана капиталына сатып алдык. Мин үзем – Актаныштан, ә ирем – Яңа Дума авылыннан. Чаллыда заводта эшләгәндә таныштык, Аксубай районына күченеп кайтырга булдык. Биредә йорт сатып алдык. Ул зур түгел иде, без аны төзекләндердек, ремонтладык, хәтта электр үткәргечләрен дә алыштырдык, ә менә сарайда электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыккан, күрәсең, – дип башлады сүзен Илзирә.

Гайнуллиннар Карасу авылына 2019нчы елда күченеп килгән. Бүген өч бала үстерәләр. Олысына – 7, уртанчысына – 4, кечкенәсенә 2 яшь тә юк әле.

– Хыяллар белән янып йөрдек. Акча тупларбыз, берәр зур әйбер сатып алырбыз, дип янып йөрдек. Бар да яхшы иде. Мин балалар бакчасына чыгып киткәндә, берни юк иде, – ди Илзирә. – Ә бакчадан чыккач та ут күренде. Берәрсе чүп яккан, ахры дим. Янабыз дип уйламадым да. Өч балабыз белән бернәрсәсез калдык.

Гаилә башлыгы Әнвәр дә бу вакытта фермада эштә була. Янгын турында ишеткәч, йөгереп кайта. Йортына да кермәкче була, әмма ут рөхсәт итми – өйне тулаем чолгап алган була инде.

– Иремнең паспорты – машинасында, минеке үзем белән иде. Шулар сакланып калды менә. Башка бернәрсәне дә алып чыга алмадык.

Үз башыңа төшмәсә – ике көндә онытыла, диләр. Әмма авыл халкы, якын-тирәдәгеләр, башка районнардагылар да күп балалы Гайнуллиннар гаиләсенә бүген дә ярдәм итеп тора.

– Дөньяда шундый яхшы кешеләр бар икән. Беренче көнне үк үз әнием балаларны үзе янына алып китте. Икенче көнне үк авыл халкы кирәк-яраклар, балаларга киемнәр китереп биргәннәр. Акчалата да ярдәм итәләр, Карасу халкы да ярдәмгә ашкынып тора.

Илзирә сүзләренчә, беренче минутлардан ук аларга җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдинов ярдәм итә. Ул бик борчыла, гаиләгә йорт таба, үзе дә ярдәм кулы суза, авыл халкы арасында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны да ул оештыра. Гайнуллиннар якын арада сатып алырга ниятләгән иркен йортка күченгән инде. Хуҗалар өйгә бәяне кыйммәт сорамый һәм шунда ук кереп яшәргә рөхсәт иткәннәр.

– Олы кызым: «Әни, бу бит безнең өй түгел, үзебезнекенә кайтыйк», – дип әйтә. «Монда ияләнергә. Барысын да яңадан башларга туры киләчәк», – дим...

Карактан кала, уттан берни калмый шул. Каза килгән Гайнуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илзирә Илшат кызы исемендәге Саклык (Сбербанк) картасы номеры 2202 2006 9069 5042. Ул +79393146352 номерына беркетелгән.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии