«500 кеше арасыннан икәү генә исән калдык»

«500 кеше арасыннан икәү генә исән калдык»

Бөек Ватан сугышында Совет солдатларының җиңүенә быел 74 ел. Һәр елдагыча 9нчы май көнне күпләрнең күзендә яшь булыр, ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре җиткерербез.

Ут эчендә йөреп, исән калган, туган җиренә әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән бер милләттәшебезнең көндәлеге килеп керде кулыма. Чүпрәле районының Шланга авылында туган Абделхәй абый Хафизовныкы ул. Кайбер битләрендә кан тамчылары да бар.

«БЕЗНЕҢ ӘЗЕРЛЕК НАЧАР ИДЕ»

Сугышның беренче көннәреннән алып, үзе янында йөрткән куен дәфтәренә үзе күргән кызыклы һәм кызганыч хәлләрне язып барган ул. Чүпрәленең шушы ветераны немец флягасыннан кофе эчеп исән калган, төне буе мәетләр арасында ятып чыккан кеше. 2012нче елда, 90 яшендә үлгән булса да, мәрхүмнең хатирәләре шушы көндәлегендә саклана.

Мәктәпне тәмамлагач, Төрекмәнстанга укытучы һөнәрен үзләштерү өчен курслар алырга киткән була Абделхәй абый. Аларны тәмамлап, эшли башлаган. 1941нче елның апрелендә, авылына ялга кайтырга дип җыенган мәлдә армия сафларына китәргә дип повестка җибәрәләр.

«Мин армиягә сугышка кадәр алындым. Житомир өлкәсенең Бердичев шәһәрендә башлап җибәрдек хәрби хезмәтебезне. Шундый приказ булды: армиягә нинди кием белән барасың, шул кием белән кире өеңә кайтырга тиешсең. Шул заманның сафсата кануны инде бу. Хәрби хезмәттә булган ул 2 елың буена капчык эчендә яткан киемне өйгә кайтканда киеп буламы? Булса, ул таркалмыймы? Япь-яшь кеше өенә сәләмә кием киеп кайтырга тиешме? Минем киемнәрем Бердичев шәһәрендә складта калды, шунда ук юк булдылар. Чөнки сугыш башланды. Дөрес, сугыш башлануга бу приказны юкка чыгардылар.

Безгә хәрби әзерлекне дөрес бирмәгәннәр. 1941нче елның 14нче июнендә безне маневрга дип әзерләп, сохари, 5әр патрон, противогазлар биреп, көнбатышка таба җибәрделәр. Фин сугышында катнашкан карт солдатлар исә, пышылдап кына, моның бернинди дә маневрга дип китү булмавын, сугышка җибәрелү булуын үзара сөйләшәләр иде. 22нче июнь көнне, ил чигеннән ерак түгел урман эчендә төн кичергәндә иртән шартлау, атышу тавышлары ишетелде. Бераздан урман өстендә бер моторлы самолет очып йөри башлады, аннан китеп барды. Көндезге сәгать 10нар тирәсеннән без чын сугышка кердек, сугыш башланганын белдек», – дип яза ул көндәлегенең башында.

Сугыш башлану көтелмәгән хәл булса да, командирлары акыллы карар кабул иткән. Артка чигенергә түгел, киресенчә, немецларга таба чабарга боерган. Әгәр шулай эшләмәгән булса, кирегә чапкан булсалар, Абделхәй абый да, аның белән булган башка солдатлар да исән калмас иде, чөнки бер сәгатьтән соң алар урнашкан урынны һәм аның якын-тирәсен 9 фашист самолеты килеп бомбага тоткан. Шулай могҗиза белән генә исән калганнар.

Абделхәй абый совет солдатларының хәзерлеге начар иде дип яза. «Безне дөрес өйрәтмәгәннәр дип саныйм. Немец солдатлары хәрби техникадан күпкә остарак файдалана иде. Техник яктан да алар көчлерәк иде – әллә нинди җиһазлары бар. Радиолары бар. Ә безнең ул яктан шактый аксый иде. Сугыш – ул бер фән кебек. Бу фәнне белмәсәң, дошманны җиңү мөмкин түгел. Шуңа күрә сугышның беренче елы бик авыр һәм таркау узды», – дип яза ул.

«НЕМЕЦ ОФИЦЕРЫНЫҢ КОФЕСЫН ЭЧТЕМ»

«1941нче елның 8нче июле. Сәгать төнге 2дә безгә каршы атыш башланды. Немецлар безнең төркемне чолганышка алып юк итәргә теләделәр. Сугыш 16.00 сәгатькә кадәр барды. Бөтен сугыш кыры үлгән кешеләрнең мәете белән тулган иде. Яралылар да җитәрлек – алар ярдәм сорап яталар. Немецларның безгә һөҗүм итү методикасы шундый: башта алар һавадан бомбага тоталар, соңыннан атыш оештыралар, аннан соң ирен гармуннарын уйнатып, автоматтан ата-ата һөҗүм итәләр иде. 8нче июль көнне шушы әйбер өч мәртәбә кабатланды. Өченче мәртәбә һөҗүм иткәннәрендә минем сул аягым каты яраланды. Ток суккан кебек булдым. Кулымнан мылтыгым төшеп китте, үзем тәгәрәп барып җиргә төштем. Аягымны үзем бәйләп куйдым. Бик каты су эчәсе килә башлады. Кан югалткангадыр, бәлки. Ерак түгел үлеп яткан немец офицерының янында ике флягасын күреп алдым. Башта берсен эчтем. Эчендә кофе булып чыкты. Аннан соң икенчесен эчеп куйдым – икенчесендә ром булган. Мин аның шулай булуын эчеп бетергәч кенә аңладым. Фляга турында да язып үтим әле. Сугышка киткән без – совет солдатларына тимер түгел, пыяла флягалар биргән иделәр. Белмим нинди акылсыз кеше солдат өчен пыяла фляга ясарга кушкандыр?! Алар сугышның беренче көннәрендә үк ватылып беттеләр. Аннан соң кул гранаталары бирделәр, араларында шартламый торганнары күп иде. Әйтәм бит, безнең хәзерлек бик-бик начар иде…

Канкоеш сугыш ни ул? Ике якның бер-берләренә йөзгә йөз килүе. Кем ни белән булдыра ала, шулай сугыша: пычак та, пистолет та, мылтык түтәсе дә, аяк та, йодрык та эшкә катнаша…», – дип яза ул.

Абделхәй абыйны, башка күп кенә яралы солдатлар белән бергә, сугыш кырыннан Киевка таба алып китәләр. Бер зур гына арба. Шунда 3-4 ат җигелгән. Ул арбада яралылар. 100ләп шушындый арба булган бу колонна 82 километр юл узып Киевка барып җитәргә тиеш була. Шушының кадәр яралыларны дәвалау өчен нибары бер фельдшер куйганнар. Билгеле, ул барысын да карап җитешә алмагандыр. Әле кызу җәйге челлә бит! Яралыларның шактые инфекциядән, шул кызудан һәм яраларыннан үлеп беткән. «Эссе… Сасы ис. Кан исе белән кушылган сасылык. Колонна өстендә чебен көтүе мыж килә. Яралыларның хәле бик авыр. Җитмәсә, берничә мәртәбә немецлар һөҗүм итте. Киевка кадәр барып җитә алырбызмы…», – дип язган әлеге уңайдан. Абделхәй абый үзенең көндәлегендә шундый бер кызыклы вакыйганы да тасвирлаган: немецлар чолганышында калып, артка чигенергә мәҗбүр булган вакытта, совет сугышчылары пушкаларның затворкаларын сүтеп, үзләре белән алып китәргә тиеш булган. Чөнки затворкасы булмаган пушка атмый, димәк, артка чигенгән очракта да, дошманга әзер корал калдырып качмаганнар дигән сүз. Бу затворкалар күпләрне сатлыкҗанлылыкта гаепләнеп атылудан саклап калган.

Абделхәй абый, бервакыт, артка чигенгән башка сержантлар белән бергә штрафбатка эләккән булган. 500ләп кеше җыелгач, аларны бер калкулыкка таба җибәргәннәр. Приказ: бу калкулыкны алырга! Тик шунысы бар – калкулык өстендә яхшы коралланган немецлар һәм анда менеп җитү мөмкин хәл түгел. Тик штрафбатка эләккәнсең икән, гаебеңне каның белән юарга тиешсең – ул заман кануннары шундый! Бу хәрби приказны үтәгәндә 500 кеше арасында 2 сугышчы гына исән калган. Берсе – Абделхәй абый. Ул яраланып егылган. Өстенә башка яралылар ауган. Каннары агып, күпләр аның күз каршысында үлгәннәр. Абделхәй абый аңлаган- әгәр дә кымшанса, аңа да атачаклар. Шуңа күрә йөзләгән үле солдат белән бер кырда төн уртасына кадәр кымшанмый яткан. Караңгы булгач акрын гына шуышып киткән.

ТАБИБЛАР АҢЫН ЮГАЛТА

Сугыш барышында берничә мәртәбә көчле яралана ул. Аяк, күкрәк, ботлары… Бик күп тапкыр яраланган булу сәбәпле медсанбатлар, госпитальләрдә эшләүче медиклар хакында язган әйберләре дә шактый.

«Аларның батырлыгын, хезмәтен бәяләп бетереп булмаслык. Сугыш кырында яралыларны күтәреп, йә булмаса плащ-палаткага салып сөйрәп алып чыгу, яралыларны санбатка озату, анда операцияләр ясаулары… Мин бер вакыйганы яхшы хәтерлим. Бик каты кара-каршы сугыш вакытында бер яралы солдатны китергәннәр иде. Аның тәненә кечкенә калибрлы мина кереп, шартламаган була. Табиб белән медсестра операция ясап, солдат тәненнән бу минаны тартып чыгарганнар да, аны ике кулларына тотып, миңа таба киләләр. Ул минаны горизонталь тотып, окопка ыргыттым. Ләкин шартламады, граната бәреп шартлаттым. Ә бит уйлап карасаң, аз гына тиеп китсәң дә, ул мина шартларга мөмкин иде! Табиб белән шәфкать туташы үзләренең гомерен куркыныч астына куеп, солдатны коткарып калдылар. ( Бу вакыйга хакында Украина язучысы Иван Дузь үзенең китабында да язып чыккан – А.З.).

Врачлар палаткаларда карбид лампасы яктылыгы астында операцияләр ясадылар. Кайбер яралылардан дистәләгән тимер кыйпылчыклары алдылар. Арудан, йокысызлыктан, бертуктаусыз эшләп талчыгудан күбесе аңнарын югалта, соңыннан дару иснәп, аңнарына киләләр дә, кабат эшкә керешәләр иде».

…Абделхәй абый Хафизовка сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «1941-1945нче еллардагы батыр хезмәте өчен» медале, Мактау Грамоталары һәм «Стахановчы» дигән мактаулы исем бирелгән. Тик бу мактауларга ничек ирешүен үзе һәм көндәлеге генә беләдер. Менә аның соңгы язмаларыннан берсе. Анда, сугышны башыннан ахырына кадәр кичкән совет солдатының кичерешләре аермачык ярылып ята.

«Бөек Ватан сугышында җиңү көне 1945нче елның 9нчы мае дип билгеләнсә дә, без 14нче майга кадәр фашистик Германиянең генерал Шнедер гаскәренә һәм власовчыларга каршы сугыш алып бардык. 8нче май көнне безнең частьләр Вена шәһәре янында урнашкан иде. Көндезге сәгать 12ләр тирәсендә күзәтү пунктын яуларга дип кузгалдык. Тиешле урынга барып җитмәс борын кире бордылар. Безгә яңа хәрби бурыч йөкләнәдер, дип уйладык. Сәгать өченче яртылар тирәсендә яныбызга өлкән сержант Седов килде. Аңардан тиздән: көндез булмаса, бүген төнлә сугыш бетәчәген белдек. Бу хәбәргә ышанып булмый иде. Ун минуттан соң майор Копылов та шуны ук кабатлады. «Германия капитуляцияләнгән, хәрби хәрәкәтләр туктатылган», – диде. Бер сәгатьтән соң Сталинның чыгышын тыңладык. Мин немец фашистларын 1941нче елда илебезне басып алу нияте белән ыжгырып килгәндә дә, 1945нче елда кикрикләре шиңеп, тоткынлыкка төшкәндә дә күрдем. Каскаларын башларына киеп тормыйча, авыз гармунын сызгыртып, совет солдатын изәргә теләп атакалаган немец, ахырда, шул солдаттан ярлыкау сорап тезләнгән иде. Сугышның бернинди милләт халкына да файда китергәне юк әле. Тынычлыкта яшәүгә ни җитә?! Сары чәчләрен җилфердәтеп, каскаларын да кимичә, автоматлардан атып, авыз гармунын уйнатып килүче гитлерчылар һаман да төшләремә еш керә… А. Хафизов, 408нче артиллерия полкының өлкән сержанты. Шланга авылы».

Айгөл ЗАКИРОВА

«500 кеше арасыннан икәү генә исән калдык», 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии