Бар теләгәннәре – тынычлык

Бар теләгәннәре – тынычлык

«Кем уйлаган окопларда яткан чакта,
Җитәрбез дип җитмеш бишләргә?..»
Маһирҗан Шакирҗан улы Нигъмәтҗанов үзенең бер шигырендә шулай дип язган. Бүген һәм хезмәт ветеранына – 86 яшь. 82 яшьлек Зәйнәпбану апа белән Казанның Беренче Май бистәсендәге үзләре җиткезгән йортта тыныч кына гомер итәләр. Ялларда, сый-нигъмәтен әзерләп, онык-оныкчыкларын көтәләр. Тик мондый бәрәкәтле көннәргә кадәр бик озын һәм авыр юл үтәргә туры килгән аларга.
…Маһирҗан абый Бөек Ватан сугышына унҗиде яшьлек егет булып чыгып китә. Апас районы, Апас авылы егете икенче Балтыйк буе фронтына эләгә, анда сапер-понтончы сыйфатында сугыша. Алар тирә-якта миналар шартлап ярылганда да, баш өстенә ядрәләр яуганда да понтон күперләр сала. Маһирҗан абый Дунай белән Көнбатыш Двинаны азат итүдә катнаша. Җиңү таңын исә Австрия башкаласы Вена шәһәрендә каршылый.
– Сугыш бетәсе төнне мине сакка куйдылар. Басып торам, кулымда – автоматым. Берзаман бөтен җирдән ата башладылар, көчле шартлау тавышлары ишетелде. Безнекеләр җиңелә микән әллә, дип уйлыйм. Каршыга мине алыштырырга тиешле иптәшем килә. Авызы ерылган, ниндидер шатлыгы бар икәнлеге күренеп тора. Килеп җитүгә, кулымны кыса, тәбрикли башлады. Сугыш бетте бит, ди. Мин дә автоматтан һавага атып, җиңү салюты бирдем. Ул вакыттагы шатлыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел, – дип хатирәләр йомгагын сүтте .
Сугыштан соң да Маһирҗан абыйга тиз генә туган иленә кайту насыйп булмый әле. Ул Румыния, Венгрия, Болгариядә хезмәт итә. Ветеран үзенең санинструктор булып китү тарихы белән дә бик теләп уртаклашты. Бер авыз урысча белмәгән егетне Болгариягә санитарлар хәзерләү курсларына җибәрәләр. Имтихан сорауларын ничек кирәк алай ерып чыгып, Маһирҗан абый укырга кабул ителә. Ә курсларны тәмамлаганнан соң, яңадан Румыниягә кайта, батальон санинструкторы итеп билгеләнә. «Минем кулда дарулар салынган сумка гына калды. Понтоннар ташыган кеше мондый җиңеллек күргәнмени?! Мин дә озак вакыт ияләшә алмадым», – дип сөйли Маһирҗан абый.
Солдат егет 1950 елда гына туган йортына кайтып керә. Күрше авылда бер ел укытучы булып эшләгәннән соң, хатыны белән Казанга күчеп киләләр. 30 ел «Теплоконтроль» заводында эшләп, лаеклы ялга чыккач, ветеранны Беренче Май бистәсе рәисе итеп билгелиләр. Маһирҗан абыйның әлеге вазифада башкарган хезмәтләре дә җитәрлек: бистәгә асфальт җәйдерү, газ кертү, сугышта вафат булганнар хөрмәтенә мәрмәр һәйкәл куюда катнашу. Завод җитәкчелеге, бистә халкы, сугыш ветераннары комитеты аңа бүген дә рәхмәтле. Маһирҗан абый кадерләп саклаган бер өем мактау һәм рәхмәт хатлары шуны дәлилли.
«Ә менә монысы – үзебезнең завод. Монда 60 еллап көч куябыз инде», – ди Маһирҗан абый, йортына күрсәтеп. Өй артында зур бакча. Анда картлар үз көче белән яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Нигъмәтҗановлар булганына шөкер итеп яши. Сугыш вакытында бирелергә тиешле акчаны Маһирҗан абый хезмәт иткәндә үк алган, шуңа күрә бүген дәүләттән бернәрсә дә көтми. Ветераннарга тиешле машина артыннан йөреп караган, тик аягында ярасы булмагач, аны кире борганнар. Бүген 1944 елда алган контузиясе үзен бик нык сиздерсә дә, Маһирҗан абый зарланмый. Румыния, Болгариядә үзе белән бергә хезмәт итеп кайткан гармуны, язган шигырьләре, алтмыш елдан артык бергә гомер иткән яраткан хатыны – ветеранның аерылгысыз юлдашлары. Картларның бар курыкканнары шул: бистәне җимереп, Универсиада объектлары салырга мөмкиннәр. «Үз көчебез белән торгызган бистәне җимерүләрен карап тора алмаячакбыз. Тыныч кына үз нигезебездә яшәп бетерергә ирек бирсеннәр иде», – дип көн дә дога кыла алар.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
КФУ студенты.Бар теләгәннәре – тынычлык , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии