- 12.04.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №13 (6 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Шулай да кемнәргә генә бирелә соң бу исем? Аны алу өчен хөкүмәт бүләге булу тиешле икән. Быелгы «Алгарыш» газетасының 5нче санында 15 ел бер урында эшләп, гомуми стажы 20 елга тулса, «хезмәт ветераны» исеме бирелә дип язганнар иде. Ә хезмәт стажын икешәр-өчәр тапкыр тутырганнарга бернинди таныклык та бирелмәде. Мин үзем колхоздан беркая китмичә, 46 ел бер өзлексез эшләдем. Әмма миңа «хезмәт ветераны» исеме бирелмәде. Ә җитәкчеләргә орден-медальләр бирелде анысы. Халыкның хезмәте бәяләнмәде. Стаж өчен бирелергә тиеш булса, ник аны юбилей медале алучыларга бирәләр? Аның хезмәт стажына нинди катнашы бар? Хәер, аның медален дә эшләгән өчен түгел, күп җирдә «по блату» гына бирәләр ич.
Мин элек Аллаһыга ышанмый идем, хәзер ышана башладым. Түрәләрне халык сайламый, алар күктән төшә. Күреп торабыз, район җитәкчеләрен бер районнан икенчесенә күчереп куялар. Кемдер 4-5 ел, кайсыларын 2-3 ел эшләгәч күчерәләр. Русиядә дә, бездә дә президентлар үзләре генә сайлый хәзер. Ә халык сарык хәлендә кала.
Авыллар бетеп бара. Киләсе 10 ел эчендә район җирендә дә кешеләр кимүгә таба барыр, олы яшьтәгеләре күпләп үлә, ә яшьләр эшләргә атлыгып тормый. Киләчәктә ул хезмәт ветераны дигән исем дә бетәр, минемчә. Шулай да беләсе иде, кемнәргә генә бирелә соң «хезмәт ветераны» исеме? Алар ветеран да, без кем соң?
Зарип ГАРИФУЛЛИН,
Мөслим районы, Татар Шураны авылы
Комментарии