Укытучыларның кансызлыгы аркасында тәрәзәдән сикергән

Укытучыларның кансызлыгы аркасында тәрәзәдән сикергән

Әлмәт шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек үсмер җиденче каттан сикергән. Бу адымга барыр алдыннан әти-әнисенә хат та язып калдырган малай. Анда: «Барысына да мәктәп гаепле», – диелгән. «Икеле» билгесе түгел, укытучыларның кансызлыгы аны бүгенге көндә йөри алмас дәрәҗәгә җиткергән. Өелгән кар көртләре булмаса, яшәргә дә өлгермәгән егет турында сагынып искә генә аласы булыр иде, бәлки.

Күз төпләре кара янган, кул-аяклары бинтланган 13 яшьлек Артурның фотосын малайның әнисе Татьяна Синкеевич социаль челтәргә урнаштырды. «Баланы түбәнсетү менә нәрсәгә китерә», – дип шәрехләгән иде ул бу фотоны. Өч сәгать дигәндә, әлеге фото бөтен интернет киңлегенә таралырга һәм халык арасында бәхәс уятырга өлгерде.

Артур – Әлмәт шәһәрендәге 21нче «Дай 5» кадет корпусы укучысы. 16нчы март көнне дәресләр тәмамлангач, ул үзенең дүрт иптәше белән кибеткә керә. Дусларының кибеттән товар урлаячагын белгән булса, бу кибет бусагасын да атламас иде ул, дигән фикердә аның әнисе.

– Балаларның кибеткә керүе гадәти хәл. Дәрестән соң тамак ялгап алу теләге уяна. Улым үзенең ике иптәше белән кибет эченә керми, коридорында кала, ә калган ике егет кибет эченә кереп китә. Озак та үтми, кулларына краб таякчыгы һәм эчемлек тотып чыгып җитә алар. Бу товарларны урлаулары белән мактана башлыйлар. Тик озакка түгел, чөнки артларыннан чыккан сатучы егетләрне тиз арада куып тота. Кибеттә видеокамералар эшләгән, шул рәвешле икенче көнне бу вакыйга турында мәктәп хезмәткәрләренә дә җиткергәннәр, – дип сөйләде Татьяна ханым «Lifedd.ru» порталына.

Артур үзе бу эштә катнашмый, урлашуда да гаепле түгел, тик гаепне биш малайга да тагалар һәм мәктәптә эт урынына сүгәләр. Балаларның ата аналары шулай дип белдерә. «Әлеге мәктәптә укучы балалар мондый мөнәсәбәткә ияләнгән инде, әле кычкырып кына калсалар бер хәл», – дип уртаклаша Татьяна ханым. Артурга да басым ясала: караклыкта гаепләп, әти-әнисен эштән, абыйсын институттан куу белән яныйлар. Якыннарын кыен хәлгә куймас өчен Артур куркыныч адымга бара да инде.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, малайның умыртка баганасы сынган, аяк табаны һәм теш казнасына зыян килгән. Күп катлы йорт тирәсендә өелгән кар көртләре булмаса, үсмер исән калмаган булыр иде дигән уйда министрлык. Хәзер ул Казанның балалар Республика клиник больницасында дәвалана.

Кызганычка каршы, малайның әнисе бу вакыйгаларга ачыклык кертми, социаль челтәрдә урнаштырылган фотоны да бетергән, журналистларның сорауларына җавап бирүне дә кирәк дип тапмый. Ана хәлен аңлап була, тик мәктәп хезмәткәрләренең шәрехләмә бирмәве аптырата. Сорауга ачыклык кертергә дип, мәктәпнең телефон номерын җыйган идек: «Бу сорау белән безгә шалтыратмагыз», – дип кычкырдылар да, телефонны куйдылар.

Интернет челтәрендә үзен әлеге мәктәптә офицер-тәрбияче булып эшләүче дип таныштырган Виктор Шатилов кына фикерен язарга батырчылык иткән. Ул бу көн вакыйгасының шаһиты булган икән:

– Тәрбияви әңгәмә вакытында яшүсмерләрне мыскыл итү булмады. Балалар кылган җинаять эшен тикшерделәр. Ул егеткә бары тик: «Нишләп син җинаять кылучы иптәшләреңне туктатырга тырышмадың?» – дигән сорау бирделәр. Без бернинди хурлау һәм түбәнсетүләргә юл куймас идек, – дип яза ул.

Әлеге мәктәп укытучыларының дорфа сөйләшүләре, балаларга кычкырулары беренче тапкыр гына түгел икән. Биредә укучы Алинә Ш.ның әнисе Лилия ханым да кызының мәктәптән еш елап кайтуы турында сөйли:

– Кызым мәктәпнең 7нче классында белем ала. Кызымның мәктәптән еламыйча кайтканы юк. Балалар шук инде алар, уйнарга да, йөгерергә дә ярата. Шуның өчен дә көндәлегенә «икеле» тезәләр, ачуланганда шәхесенә генә түгел, әти-әнисенә дә тияләр. «Гаиләгез белән шундый сез» ише кебек сүзләр дә чыккалап куя. Укытучыларның исемнәрен әйтмим, тик барысы да шундый дип уйлыйм. Белмим, без дә мәктәптә укыдык. Без дә шук идек. Укытучылар беркайчан да янамады һәм әти-әни белән куркытмады. Әрләсә әрләде, тик начар сүз белән күңелгә тими иде. Мәктәпкә яхшы психолог кирәк дип уйлыйм.

Укытучыларны бер калыпка салу дөрес булмас, балалар белән эшләргә яраткан һәм аларга ягымлы карашын жәлләмәүчеләр дә бар араларында. Әйтик, Елена ханым Хисамова биредә эшләүче укытучылар турында яхшы фикердә. Аларны үз эшләренең остасы дип тасвирлый. Тик кайберләренең дорфа кыланулары бөтен укытучылар исеменә тап төшерә.

Хәзерге вакытта фаҗига буенча РФ Җинаять кодексының 110нчы маддәсе буенча (үз-үзенә кул салуга җиткерү) җинаять эше кузгатылган. РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе укытучылар һәм укучылар арасында сораштыру үткәрә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии