«Авылыбызда мәдәният йортыннан кала барысы да бар»

Болын кадәр клубы булган авылларда кеше мәдәни чараларга йөрмәсә, клубы булмаганнар бу турыда хыялланып үлә. Тукай районы Малтабар авылы халкы бу бәхеттән мәхрүм. 90нчы елларга кадәр гөрләп торган мәдәният йортының бүген баганалары гына тырпаеп тора. «Үзе ишелеп бетсә бер хәл, төзелә башлаганы ярты юлда калды бит», – дип зарлана авыл халкы.

Элек яшьләр клубтан кайтып кермәгән. Әти-әниләр сөйләгәнне тыңласаң, хуш-акылың китәр – бөтен яшьлекләрен концерт куюга багышлап, клуб идәнен таптаган алар. Иртән чыгышын кабатласа, кичен дус-ишләре белән биегән, күңел ачкан. Ә хәзер нәрсә? Мәдәният йорты була торып та, ник бер яшь егет яки кыз ялгышып булса да аның бусагасын атлап керсен. Яшьләргә түгел, бигрәк тә өлкән буынга кирәк ул клублар. Малтабар халкы шулай фикерли.

– Исеме белән генә түгел, җисеме белән дә тирә-якта дан тоткан Малтабар авылы элек Минзәлә районына керә иде. Хәзер Тукай районы Калмия авыл җирлегенә карыйбыз, – дип сүзен башлады бу авылда яшәүче Рәсих абый Исламов. – Күпләргә билгеле булган күренекле шагыйрь Рәшит Гәрәй дә бу авылныкы. Үзенә язарга ризыкны авыл табигатеннән, халкыннан алган ул. Сөйли китсәң, авылыбыз бик мәшһүр шәхесләр исеме белән бәйләнгән, аларны санап бетереп булмас. Мәдәният үзәге булган клубта язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар һәрдаим булып торды. Монда Рәшит Гәрәйнең өлеше дә зур.

Яшь чагына кайтып булса кирәк, барысын да искә төшерде Рәсих абый. Авыл мәдәният йортында ишетеп кенә белгән шагыйрь һәм язучылар белән күзгә-күз сөйләшү мөмкинлеге һәркемгә татымый шул. Бер вакыйганы мәңге исеннән чыгармый саклый ул:

– Клуб сәхнәсенә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев чыкты. Үзенчәлекле тавышы белән җыр да сузды, аннары аякларын күтәреп, ике кулында йөреп күрсәтте, – ди ул көлеп. – Аңа сокланып кайткан идем шул көнне.

Элек авылга концерт куярга килгән җырчылар да халык белән күңелен ачып сөйләшә, аларда кунып чыга иде. Татарстанның беренче хатын-кыз композиторы, артисты һәм җырчысы Сара апа Садыйкова да Рәсих абыйларга кунакка кергән икән. Сәгатьләр буе сөйләшеп, көлешеп чыктык, дип искә төшерә ул. Менә шул гомуми хатирәләрне булса да күңел түрләрендә бер якты истәлек итеп саклый ул. Күбесе онытыла да бара. Яңаларын тудырырга вакыттыр да, тик Малтабар авылында клуб юк.

– Менә без, өлкән буын кешеләре шул чакларны сагынып искә алабыз. Сагынабыз дибез, чөнки бүгенге көндә клуб юк, ә авылыбыз һаман үсә, зурая. Халык саны арта, – дип сөйләде ул. – Зарлана дип уйламагыз, берничә ел элек кенә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде, юлларны, урамнарны гел карап торалар, чистарталар. Үткән елны су торбаларын алыштырдылар. Бар да бар, тик тирә як авылларда клублар гөрләп эшләп тора. Без мондый бәхеттән мәхрүм. Республикада мондый программа барын ишетеп беләбез, бәлки, безгә дә чират җитәр. Матур концертлар карыйсы, очрашуларда катнашасы килә. Яшьләр дә әрле-бирле сугылып йөри, барып күңел ачу, ял итәр урыннары юк. Совет чорын искә төшереп һәм сагынып 90нчы елларда төзелә башлаган клубның фундаменты һәм баганалары гына тырпаеп тора. Күрше авылларда өр яңа клубны сүтеп, яңаны торгызып куйдылар. Тик бездә башлаган эшне дә төгәлләмиләр. Күренекле шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев газетаны укымый калмас. Бәлки, үтенечебезне дә кире какмас.

Татарстанда «Авыл клублары» программасы 2012нче елдан бирле тормышка ашырыла. Республика Министрлар Кабинеты карары белән әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен дәүләт казнасыннан ел саен акча да бүлеп бирелә. Авыл халкы Малтабар авылы да бу исемлеккә кергәндер, кайчан төзелер икән дигән сорау белән яши.

– Малтабар – әллә ни зур авыл түгел. Бүгенгә авылда 81 кеше яши, арасында күченеп кайтучылар да бар. Рәшит Гәрәй исемендәге урамыбыз бар, шунда яңа йортлар салына башлады, – дип сөйләде Малтабар авылы караган Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Әхәт улы Гарипов. – Авылыбыз зурая, яшәүчеләр арта. Дөрес, Малтабар авылында мәдәни үзәк юк. 90нчы еллар башында бер Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә булгандыр инде мондый хәл – дәүләт акча бирми башлады. Шул рәвешле, төзелә башлаган клуб бинасы да ярты юлда калды. Кызганыч, Малтабар авылы «Авыл клублары» программасына кермәгән. Авыл җирлегендә бер мәдәни үзәк Калмия авылында урнашкан. Халык шунда йөрергә тырыша.

Моңа да карамастан, Малтабар авылында халыкка җыелыр урын булдырылып килә икән. Концерт һәм очрашулар үтмәсә дә, җыелышлар үтә.

– 1936нчы елдан калган иске бина бар. Элек башлангыч мәктәп ролен үти иде ул, хәзер биредә хатын-кызлар гарәп телен өйрәнә, – дип сүзен дәвам итте авыл башлыгы. – Менә шул бинаны район ярдәме белән әкренләп торгызабыз. Җылыттык, түбәсен алыштырдык. Халык теләге белән аны иҗтимагый үзәк буларак торгызабыз. Халыкның гозерләрен исәпкә алабыз, Малтабар авылы үсә һәм киләчәктә, бәлки, зур үзәкләр дә булдырылыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии