Китү авыр, кайту җиңел, диләр

Китү авыр, кайту җиңел, диләр

(Әтиемнең шәхси көндәлегеннән)

Йа Ходам! Аның куллары һаман минем иңсәдә икән бит! Мин авызыма су капкандай, ләм-мим сүз әйтә алмый утырам. Мин суламыйм да, ахры… Ни дип әйтим? Зинаида иңсәдәге куллары белән саубуллашу ишарәсен ясады да, әкрен генә янымнан китеп барды. Ә мин, үземне югалткандай, әле озак кузгала алмый утырдым…

Икенче көнне мин иптәшләремнең сорауларына урын калдырмыйча, иртәнге процедураларны алганнан соң, каенлыкка ашыктым. Урамның икенче ягыннан бара идем, ни күрим – теге рус йортының капкасы киң итеп ачып куелган! Велосипедымнан төшеп, әсәрләнеп, шул капкага карап каттым. Күз йомарга да куркып торам. Ишегалдының миңа күренгән өлешендә – әзмәвердәй, ак сакаллы, Лев Толстойга охшаган урыс карты киң колачын җәеп утын яра. Мине күреп аптырап калды да, ишарәләп, үзенә чакырды. Ишегалдына кердем, русча исәнләштем. Бабакай кулларын сузып исәнләште дә, киң күкрәгенә кочып алды. Йортта булган барысы да безгә карап тора иде. Мин баш кагып кына аларга да сәлам бирдем. Хуҗа кеше шул арада берсенә боерык биреп алды да, мине күтәрмәгә утыртып, үзе каршымдагы бүкәнгә утырды. Безгә өйдән кружкалар белән квас чыгарып бирделәр. Көзгә авыша башласа да, көн матур, җылы иде. Бабай минем кем, кайдан икәнемне сорашты. Мин, якын туганыма бушангандай, түкми-чәчми барысын да сөйләп бирдем. Хәтта Зинаиданың тәкъдиме турында да әйттем. Бабай бүлдермичә тыңлап утырды. Мин сөйләп бетергәч, берара тынлык урнашты.

Ниһаять, бабай телгә килеп, үзенекен сөйли башлады. Төп чыгышлары Русиядән икән. Беренче Империалистик сугыш башлануга, бабалары шушы якларга килеп урнаша. Русиядә бай сәүдәгәрләр, меценатлар булсалар, монда килгәч тә җирле халык белән уртак телне тиз таба алар. Илдән киткәндә үзләре белән дүрт каен үсентесе алган булалар. Монда йорт сатып алып урнашкач, ишегалдына шул үсентеләрне утырталар. Һәр яз саен яңа тишелеп чыккан үсентеләрне дә аерым мәйданчыкка күчереп утыртып, каеннарны махсус үстерәләр. «Әнә күрәсеңме теге каенлыкны? Ул

безнең туган илебезне хәтерләткән бер ядкарь булып, күкрәп үсеп утыра. Хәзер үзе үрчи инде, без яз-көз чистартып кына торабыз. Немецлар оккупациясе чорында урманыбызга да бераз зыян килми калмады, атыш, асышларны да күп күрде. Илне Советлар азат иткәч, бик сөендек. Үзем карт инде, улым, көрәшкә чыга алмадым. Балалар заводларда оешып, партизанлык көрәше алып бардылар. Советларга ияреп, ике улым фронтка китте. Исән генә булсыннар. Мин монда өченче буын вәкилемен. Шушында туып-үстем, шушында гаилә кордым. Бабаларым, әтием, җаен табып, Русиягә кайткалап торды, миңа кайтырга туры килмәде. Мин Русияне Пушкин, Лермонтов, Толстой, Есениннар аша гына беләм. Китап киштәләребез бик бай безнең. Тик шулай да гомерем буе чынга ашмас бер хыял белән яшим: Русияне күрәсем килә! Сугыш бетәр, хатының көтмәсә, туганнарың, якташларың бардыр. Башың исән булса, яңа тормышыңны да үз илеңдә корырсың. Хатыныңны да гаепләмә, язмышыгыз шулай булгандыр. Монда калма, улым, илеңә кайт! Гомерең буе илем дип талпынырсың. Илеңә кайт, улым!» – дип төгәлләде бабай сүзен.

Бик кыстасалар да, ашап тормыйча, мин авыр гына атлап кайтып киттем. Велосипедым мине җитәкләп кайтты…

Берничә көн мин бик тирән уйлар белән йөрдем дә, бер карарга килдем. Зинаиданың миңа ышану аша дустанә якынлык күрсәтеп, мине авыр чагымда юатуы өчен үзенә ниндидер яхшылык ясап калдырасым килде. Мин аның эш кабинетына кердем дә, аннан үзенең бик яраткан фотосурәтен, линейкалар, графитлы каләмнәр, фабрикасында куллана торган буяулар һәм берәр метр ак калын тукыма сорадым. Ни өчен икәнен ул сорамады, мин әйтмәдем.

Кичкә табан ул мине столяркада эзләп тапты. Кабинетының ачкычын бирде дә:

– Сез сораган әйберләр барысы да булды, кабинетка зур өстәл куйдырдым. Шунда эшләгез, мин үз эшләремне өй бүлмәмә алып чыктым. Комачаулап, кереп йөрмәм, – дип, китеп барды. Столяркага плотниклар янына рам ясап бирүләрен сорап кергән идем. Мәсьәләне хәл иткәч, дулкынланып, Зинаида кабинетына ашыктым…

Мин сугышка кадәр Пермь педтехникумында укыганда студент дусларыма, укытучыларыма, хәрби хезмәттә булганда – иптәшләремә кечкенә фотокарточкаларын зурайтып, портретларын ясап бирә идем. Хәзер шуларны искә төшереп, Зинаиданың портретын ясарга булдым.

Бер атна дигәндә эшем тәмамланды. Столяркадагы рам да әзер иде. Бик нәфис итеп ясаганнар һәм лаклап куйганнар. Портретны рамга урнаштырып, 2нче каттагы пианино өстенә стенага элеп куйдык. Зинаида эшләре белән шәһәргә киткән иде. Мин аның кайтканын кабинетында көтеп утырырга булдым. Портрет ясагандагы әсбапларымны җыештырып куйдым. Ниһаять, ул кайтты…

Без тагын таң атканчыга кадәр аның кабинетында сөйләшеп, аңлашып утырдык. Сугыш беткәч, хатлар язышырбыз дип, мин кабаттан аның адресын алдым. Чөнки үземнең тәгаен генә нигезләнеп калыр адресым билгеле түгел иде әле…

(1944 ел, октябрь)

P.S. Зинаида Ваенберг белән әтием Осло белән Казан шәһәрләрен якынайтып 1961нче елга кадәр немец телендә хат алыштылар. Ул вакытта әтиемнең сугыштан соң корган гаиләсендә дә без 6 бала үсә идек инде… Әтиебезнең дөньядан китүенә быел 34 ел була. Аның лаеклы дәвамчысы булып, 8 баласы, 14 оныгы, 26 туруны яши. Кадерле әти-әниебезгә олы рәхмәтләребезне җиткереп, искә алуларыбыз дога булып барсын, урыннары җәннәттә, рухлары шат булсын.

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии