Илһам язмышында – ил язмышы

Илһам язмышында – ил язмышы

Гомерем буе авылны кайгыртып, авыл хуҗалыгында эшләгән кеше буларак, илебез тарихында очраган һәм авыл хуҗалыгына кагылган вакыйгалар турында үз фикеремне әйтәсем килә. СССР белән 30 елдан артык җитәкчелек иткән И.В. Сталинның 10 елы тормышны аңлап, күреп үскән бала, яшүсмер чагыма туры килде. Шуңа күрә мин авыл халкы, аның хуҗалыгында булган күренешләрне Сталин эшчәнлегенә бәйле булганнарыннан башлыйм. 20нче гасырның 30нчы елларында оештырылган колхозлар зур кыенлык аша төзелде. Авыл халкының үз эшен белгән, яраткан, инициативалыларын үз җирләреннән аерып, илнең моңа чаклы кеше яшәмәгән төбәкләренә көчләп сөрделәр, мөлкәтләрен тартып алдылар. Мәсәлән, безнең авылда колхоз оештырылганчы күршебез Хаҗинур бабайның хуҗалыгында тае белән бер эш аты, 3 баш савым сыеры (бозаулары белән) була. Җәй көннәрендә, малларга азык әзерләгән чорда, Хаҗинур бабай 1-2 кешене ярдәмгә чакыртып эшләтә. Шуңа күрә аны, эксплуататор дип гаепләп, сөргенгә озаталар. Ул туган якларына әйләнеп кайта алмады. Минем картатаем Миңлегали тирә-якка даны таралган пима (киез итек ) басучы булган. Аның тугры ярдәмчесен – бердәнбер атын көчләп колхозга алгач, ул 1946нчы елда вафат булганчы, аны йөрәге әрнеп исенә төшерә иде. Әлбәттә, «колхоз» дигән сүзне картатайның ишетәсе дә килмәгәндер. Сталин ил белән җитәкчелек иткән чорда, авыл халкының төрле өлкәләрдә хезмәт иткән кайбер вәкилләре, гаепләре булмаса да, аяусыз җәзага дучар булдылар. Бу турыда татар, башкорт халыкларының иң яраткан җырчысы дип әйтсәм дә ялгышмам, Илһам Шакировның кичергән гаилә кайгысыннан чыгып әйтә алам. 
Мин Илһам белән 1980нче елда очраштым. Ул вакытта Свердловскида урнашкан югары партия мәктәбендә читтән торып укып йөри идем. Ә җырчы концерт гастрольләрендә булды. Сөйләшеп куйганча, концерт тәмамлангач, курсташым Хәйдәр Закиров белән Илһамның ял бүлмәсендә иртәнге алтыларга чаклы үз гомеребездә очраган хәл-вакыйгаларны искә алып сөйләшеп утырдык. Илһамның әйтүе буенча, аның әтисе Татарстанның Сарман районының Яңа Бүләк авылында халык ихтирам иткән, зур тәҗрибәле, оста тимерче булган. 
1940нчы елның җәй көннәрендә, караңгы төшкәч, Шакировлар йортына кереп, ерак юлдан йончып килгән бер юлчы аларда кунып чыгарга рөхсәт сорый. Татар халкының ярдәмчел, кунакчыл гадәте буенча, бу юлчыга Шакировлар гаиләсе пешергән ашларын ашатып, яккан мунчаларында юынып чыгарга рөхсәт биреп, ял иттереп, иртән озатып җибәрәләр. Бер атна-ун көн үткәч, бу кешене районның эчке эшләр органы кулга ала. Чынбарлыкта ул гражданнар сугышы чорында аклар ягында Совет власте урнаштыруга каршы көрәшкән, совет судыннан качып йөргән офицер була. Илһамның әтисе белән кайчандыр бер ызгышка килгән авылдашы, үч тотып, район эчке эшләр бүлегенә Шакировлар гаиләсенең халык дошманы булган кешене ашатып, эчереп, тәрбия күрсәтеп, үз өйләрендә йоклатып җибәрүе турында хат яза. Икенче көнне үк эчке эшләр вәкилләре Илһамның әтисен, сәяси сизгерлек күрсәтмәүдә, халык дошманына мәрхәмәтлек күрсәтүдә гаепләп кулга алалар. Аның: «Юлчының кем икәнлеге маңгаена язылмаган иде бит, мин аның аклар офицеры булганын белмәдем», – дигән сүзләренә колак та салмыйлар. Шулай бер гаебе дә булмаган кешене 10 еллык төрмәгә җибәрәләр. Илһам белән абыйсы Кыям ятимлектә үсә. Илһамның әйтүе буенча, абыйсы колхозда бензовоз машинасында шофер булып эшли. Аның тавышы Илһамныкыннан да моңлырак була. Ләкин ул үзе дә җырламаган һәм Илһамны да җырлаудан тыйган. Чөнки халкыбызның «моңлы бала гаиләгә кайгы китерә» дигән ышануы бар. Абыйсы Совет Армиясенә алынгач кына Илһамга җырларга юл ачыла, һәм аның искиткеч моңлы тавышы халыкка ишетелә. Кыям абыйсы армиядән кайткач, икәү бергә җырлаган вакытлары да була аларның. 
Бу очрашуда Илһам үз хатирәләрен күз яшьләрен тыя алмыйча, әрнеп сөйләде. Без дә аның нинди кайгылар кичереп үскән бала икәнлеген аңладык һәм исән булуына, татар, башкорт, бөтен Русия халкының яраткан җырчысына әверелүенә куандык.
Ил тарихын халыкка төрлечә җиткереп була: дөресне – ялган, ялганны дөрес дип күрсәтергә мөмкин. Сталин чорында колхозчыларның башкарган эшләре өчен акчалата түгел, ә эш күләмен «хезмәт көне» дигән берәмлек белән үлчәделәр. Ул колхозчы башкарган эшнең авырлыгына һәм башка якларын исәпкә алып билгеләнә иде. Ел азагында, колхоз дәүләт алдында булган бурычларын үтәгәч, шул исәптән икмәк, мал продукцияләрен мәҗбүри тапшыру планын, МТСлар колхозга трактор, комбайн, башка төр машиналар белән ярдәм иткәне өчен «натуроплата» күләмен түләгәч, кирәкле культураларның орлыгын салгач, калган өлешен колхозчыларга тараттылар. Әйтергә кирәк, күп колхозларда, бигрәк тә МТСлар ярдәмендә эшләгәннәренә, колхозчыларга таратып бирерлек продукция аз, йә бөтенләй калмый да иде. Шуңа күрә колхозчылар арасында «без бушка, таяк өчен генә эшлибез», дигән сүз киң таралыш ала. 
Авыл халкын кимсетүгә дучар иткән алымның икенче бер төре – колхозчыларга һәм аларның 16-18 яшькә җиткән балаларына СССР гражданы икәнлеген раслаучы документ – паспорт тапшыру каралмады. Шуңа күрә колхозчылар һәм аларның балаларының, башка төбәкләргә – калаларга, эшче бистәләргә барып эшкә урнашырга мөмкинчелекләре булмады, ягъни авыл халкы аерым резервация, ягъни крепостное право шартларында яшәде. Андый тоткынлыктан котылу өчен ул вакытта төрле юллар кулланылды. Мәсәлән, Совет Армиясендә үзенең хәрби бурычын үтәгән авыл егетләренә илнең төрле җирләрендә урнашып, эш башларга мөмкинчелек бар иде. Шуңардан файдаланып, безнең 30 йорттан гына торган авылдан армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләрнең берсе дә, шул исәптән минем дүрт өлкән абыем да авылдагы колхоз тормышына әйләнеп кайтмады. Бала чактан ук авыр крестьян хезмәтен башкарырга күнеккән абыйларымның Файзылгаян исемлесе янгын сүндерү частендә 30 еллап эшләде һәм лаеклы ялга чыкты. Шәкүр абыебыз нефть ятмаларын эзләп, күп еллар бораулаучы ярдәмчесе булып эшләде һәм намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Нуриман абыебыз Казахстанда, Башкортстанның Стәрлетамак каласында кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә торган металлургия, химия заводларында хезмәт итте һәм бергә эшләгән иптәшләре арасында югары ихтирамга лаек гади эшче булды. Ә миннән 4 яшькә олырак Кашбулгаян абыем Коми АССРның Инта каласында ташкүмер чыгару шахтасында крепельщик иде, ягъни, балта остасы буларак, күмер ятмасы җимерелеп, кеше башына төшмәсен өчен, агач терәүләр урнаштырып йөрде. Аларның барысының да эш кешеләре булганына хәйран кала идем. Бу сүзләрем белән мин авылда туып үскән, андагы авыр хезмәт аша үткән кеше нинди тармакта гына хезмәт итмәсен, ул үз бурычын зур намус белән, чын күңелен биреп хезмәт итә, туган иленә, халкына тугры кала, дигән фикерне исбат итәргә теләдем. 
Быел халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел. «Безнең гәҗит» укучылары белән аның турында истәлекләремне уртаклашасым килгән иде. Безнең һәрберебезнең язмышы – ил язмышыннан аерылгысыз.
Зәки КАДИКОВ,
Башкортстан АССР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасында оештырылган аксакаллар Советы әгъзасы

Комментарии