Бигрәк ачы бала кайгысы

Бала – бәгырь җимеше. Ана кеше өчен нарасыен­нан да газизрәк кеше бар микән җир йөзендә? Ул аңа гомер бүләк итә, аннары күкрәк сөтен имезеп, йокысыз төннәрен багышлый. Чын ана кеше өчен газиз баласы яшәү мәгънәсенә әйләнә.

ТОРМЫШЫ ҖИТЕШ, ГАИЛӘСЕ ТҮГӘРӘК ИДЕ…

Рәмилә ханымны бу күрүемдә танымадым. Үзе сүз кушмаса, яныннан шул килеш үтеп тә китә идем. Бер ел эчендә кеше­нең шул чаклы танымаслык булып үзгәрүенә ни сәбәпче булу­ын белсәм дә, Рәмилә ханым­ның бу кадәр бетеренүе шакка­ттырды. Кайгыдан сулып калган йөз, вакытыннан иртә агарган чәчләр, кечерәеп калган гәүдә – болар барысы да фәкать газиз улын югалту нәтиҗәсе иде. Ана кешенең җуелмаслык сагыш төсе алган төпсез карашын күреп, ирексездән күзләремне җиргә төбәдем.

Рәмилә ханым белән миңа бик еш аралашырга туры килмәсә дә, бер авылдан булгач, аның яхшы гына эш урынында эшләгәнен, тормышының бик тә җитеш, матур булуын, ире һәм ике улы барлыгын белә идем. Балачагында назланып кына үсәргә туры килмәсә дә, кеше­лек сыйфатларының иң яхшыла­рын гына туплаган Рәмилә ха­нымны беркем дә яманлап сөй­ләми иде. Үзенә йомышы төшеп килгән кешене бер вакытта бо­рып чыгармас, кулыннан килгән­чә ярдәм иткән ханымны бары­сы да ихтирам итә иде.

УЛЫН ЮГАЛТКАЧ, ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕН ҖУЯ

Холыксыз, эчәргә яраткан әти аркасында чыккан тавыш-гауга­ны күреп үскән Рәмиләгә үз тор­мышын матур һәм тату итеп ко­ру насыйп була. Ике улына го­мер биреп, акыллы гына итеп тәрбияләп, югары уку йортлары­на да кертәләр. Ни теләсәләр, шуны алып бирергә тырышалар, кечкенәдән машинада да йөрергә өйрәнделәр малайлар.

Шулай тыныч кына яшәп ят­канда, һич көтмәгәндә – уйлама­ганда кайгы җиле аларның да капкасын кага. Олы улы Айрат юл һәлакәтенә очрап, һәлак бу­ла. Бу авыр хәбәрне җиткер­гәннән соң, баласының мәетен карарга да, аны соңгы юлга оза­тырга да кайдан көч тапкандыр ана кеше, бер Ходай гына белә. Әмма тора-бара улының бу дөньяда инде юклыгына, аны башкача беркайчан да күрә ал­маячагын аңлап, акылдан язар дәрәҗәгә җитә ана кеше.

– Улым, газизем, нигә ташлап киттең безне? Нигә кайгыларга салдың? Кайдан көчләр табыйм яшәргә? – дип, такмаклый-такмаклый елый бичара ана.

Тик үлемнән дәва юк шул. Кайгыларны да вакыт кына юа. Тик ана кайгысы, бала кайгысы юыла микән? Юктыр.

Рәмилә ханым улын югалткан­нан соң бөтенләй үзгәрә. Элек кешеләр белән аралашудан тәм тапкан, үз эшен яратып башкар­ган ханым үз эченә бикләнеп, сагыш диңгезенә чума.

* * *

Ничә күрсәм дә, йөзеннән ел­маю китмәгән, кешеләргә һәрва­кыт яхшы мөнәсәбәттә булган бу ананы мин бик кызгандым. Тик аның янына барып, нинди дә булса юату сүзләре әйтергә батырчылык итмәдем. Бары тик «Ходаем, сабырлык бир син аңа, мондый кайгылардан һәммәбезне дә берүк саклый күр!» дип кенә тели алдым эчемнән.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии