Ветераннар да үксез иде…

Ветераннар да үксез иде…

Безнең әти – 1898 елгы. Ул гражданнар сугышында да катнашкан. Яше олы булгач, Бөек Ватан сугышына аны 1942нче елда алалар. Ә бер елдан соң ул сул кулын калдырып кайта.

Әтием сугыш турында бер дә сөйләмәде. Тик үзе төнлә саташып уянып, сыңар кулы белән диварга үрмәли иде. Андый вакытларда йә сеңлем, йә мин мәктәп директорын чакырып китерә идек. Директорыбыз таза гәүдәле кеше, әтине тынычландыра ала иде.

Әтине бригадир итеп билгеләделәр. Шул вакытта ул икенче бер хатын белән чуала башлады. Ул хатын әтидән бала да тапты. Әни белән кычкырышканнардырмы, анысын хәтерләмим. Әти әйберләрен җыйды да, чыгып китте. Без капка төбенә чыгып басып әтине карап калдык. Безнең каршыда гына әти киткән хатынның туганнары тора иде. Алар моңа бик шатланды билгеле. Тик шатлыклары озакка бармады. Ул хатын янында бер кич кунды да, әти кире безгә кайтты һәм гомеренең азагына кадәр безнең белән яшәде.

Әтиле балаларны мәктәпкә әтиләре җитәкләп илтә иде дип язалар. Шәһәр җирендә бәлки шулай булгандыр. Тик авыл җирендә без әти-әнине күрми дә идек: йә алар эштә була, йә без. Сигез яшьтә без дә эшкә чыктык. Колхозның урып-җыю эшләре бетмичә, укучылар мәктәпкә бармый иде. Кыш буе тайларны өйрәтәбез дә, язын шулар белән тырмаларга басуга чыгаралар. 1нче майга иртә чәчелә торган культураларны чәчеп бетерү мәҗбүри иде. Ул вакытта бернинди түләү дә юк, без «таякка» эшләп йөрдек.

1957нче елда мине хәрби комиссариатка чакырдылар. Әмма, әти-әниең карт диеп, армиягә алмадылар. Ул вакытта армиядә булмау егет кеше өчен иң зур хурлык иде. Мин әти-әнидән гаризага кул куйдырттым да, хезмәт итәргә киттем. Свердлов өлкәсендә өч ел хезмәт иттем. Мин армиягә киткәч, минем эшләгәннәргә 7 центнер икмәк биргәннәр. Сеңлем шуңа шатланып хат язган иде.

Хезмәт итү срогым беткәч, мин кабат авылга кайттым.

Әтиләргә хөкүмәттән бер нинди дә ярдәм булмады. 1967-70нче елларда әтине Бөгелмә шәһәренә комиссиягә алып бардылар. Әти: «Хәзер улым машина бирәләр безгә», – дип бик шатланып киткән иде, елап кайтты. Табиблар аңа протез кул куеп булмый дип җибәргәннәр иде. Әти шулай гомеренең азагына кадәр 3нче төркем инвалид булып яшәде. Гомере буе төннәрен саташты. Әни исән чакта, әти саташа башласа уятып, догаларын укып тынычландыра иде. 1984нче елда әни вафат булды. Әти исә тагын ун ел яшәде. 1994нче елда, 98 яшендә әтиебез дә китеп барды. Шул гомер яшәп тә, бер рәхәт тә күрә алмады, мескенкәем. Дәүләт аңа бер ничек тә ярдәм итмәде. Киресенчә, әти дәүләтнең пенсия фондына акча түләп ятты.

Тимерҗан ХӘКИМОВ.

Ютазы районы, Иске Урыссу авылы.

Ветераннар да үксез иде..., 3.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии