- 12.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әтием Борханның әнисе Маһисәрвәр исемле була. Балык бистәсе Казаклар авылы кызы. Сибгатулла һәм Һидиятулла исемле бай бертуган егетләр. Сибгатулла кызы әбием булса, Һидиятулла улы язмамда урын алачак Хафизулла дәү абыем булыр. 1902нче елгы Хафизулла 18 яшен тутыргач, туган якларын, туганнар, авылдашларын калдырып, ерак Себер якларына эшкә чыгып китә. Исән-имин килеп җитеп, бер бай алпавытка эшкә урнаша, 2-3 ай үзен яхшы яктан гына күрсәткәч, бай хуҗа үзенә алачык алып биреп, шунда чәй сатарга бастыра. Егетнең авылдан беренче чыгып китүе, Себер байларының байлыклары, ризыклары, киемнәре бар да сокландыргыч шул. Нинди генә чәйләр юк: такта чәйме, яшелме, кызылмы… Аның тәмлелеге, хуш исе. Авылда мичтә кыздырылган кишер кабыгы белән чөгендер кабыгы түгел шул инде. Шушы алачык киштәләре тулы мул ризыкларга, күз явын алырлык киемнәргә хәйран калып күзәтеп йөргәндә, базарда якташы Чистай малае белән яралашып яши башлыйлар.
Сәүдә яхшы бара. Хуҗа эш хакын бик мулдан түли. Хәтта үзенә дә кечкенә генә алачык алырга мөмкинлек бирә. Күреп тора, егет акыллы, гадел, үзенең буй җиткән кызына димли башлый. Бөтен булган байлыгым сиңа, китмә, кал дип ялвара. Тик җырдагыча, «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир», диләр шул. Җитмәсә, туган яклардан шомлы хатлар килә башлый. 1921нче ел үзәк өзгеч ачлык…
Басу, иген кырлары сап-сары булып көйде, бер тамчы яңгыр юк. Бүген 4 кешене, кичә 3 кешене җирләдек дип көнаралаш шомлы хатлар ява авылдан. Хафизулла абый хатлар алгач күп мәртәбә җыена, тик уеннан туктала. Ерак юл, көн дә юлда үтереш, талаш ишетелеп тора. Шулай да йөрәк түзми, әти-әни исән чакта кайтыйм дип Чистай якташы белән юлга чыгалар. Бик күп акча белән икешәр пар ат җигеп бер арба ашлык төяп, исән-имин авыл басуына килеп керә 19 яшьлек егетләр. Бөтен авыл халкы аһ-ух килә. Бер умач урырлык та икмәк булмаганда, бер арба икмәк төяп кайтып кер әле. Өйдәгеләр инде үлем хәлендә ачтан егылган. Күп туганнар, авылдашлар үлгән. Абзардагы сыерларны, сарыкларны, келәттәге икмәкләрне килеп чистартып алып киткәннәр. Менә шул вакытта туганнар үлем түшәгенә егылганда, 19 яшьлек егет үзенең нинди батырлыгын күрсәтә.
Без кечерәк чакларда әби җомга көн саен бер банка бал төшерттерә иде. Гел шул сүзне кабатлый: «Хафизулла кайтып кергәндә без инде бөтенебез егылган идек, торырлык хәлебез дә юк иде. Бөтен туганнарны үлемнән алып калучы ул дәү абыегыз», – дип сөйләнә-сөйләнә бал тутыра. 1936нчы елда Казан шәһәренә китеп урнашып, 20 ел 22нче заводта эшләп, 1956нчы елда күп кенә мактау грамоталары белән пенсиягә чыга. Янә Кече Елга авылына кайтып йорт сала, өйләнеп Маһруза чибәр апа белән тормыш корып җибәрә. Маһруза апа бик акыллы, сабыр хатын булып чыга. Имәнкискә авылы егете Хилал Фәттахов дигән кешегә кияүгә чыккан була. Хилал ире сугышның беренче көннәрендә үк чолганышта калып, дошман кулыннан әсир була. Авылга өчпочмаклы хат булып, үлү хәбәре килә. Кайгы үзе генә йөрми диләр, хат алганнан соң, кечкенә кызын да җирли хатын. Бер чарасыз калгач, Махруза апа ире нигезеннән китми, 18 ел буена урын өстендә яткан кайнанасын тәрбияләп, Имәнкискә авыл халкын таң калдыра акыллы, сабыр хатын. 1960нчы елда Хафизулла белән никахлашалар.
Икесенең дә изгелекләре, мәрхәмәтлелекләре өчен Аллаһы Тәгалә аларга озын гомер биргән. 95 яшьлек Махруза апа үткәннәрен, еллар, көн саны белән хәтерләп тәфсилләп сөйләп бирде. Килене һәм малае Илгизгә рәхмәт укып, аларның тәрбиясендә биш вакыт намазын да калдырмыйча, барча туганнарга тәһлил чыгып, безгә, балаларыбызга изге теләкләр теләп тора. Мине озатканда «Китабыңны язып бетер инде. Миңа укырга кайтар тизрәк», – дип озатып калды. Китабым кайчан язылып бетәр, белмим. Ләкин шушы язмамны укып тагын бер үткән гомереңне барлап, яшьлегеңне искә алырсың дип уйлыйм, Чибәр апам.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш – Кече Елга.
Комментарии