- 12.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»тә Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» дигән тетрәндергеч әсәрен укыгач, бик озак уйланып йөрдем. Бер яктан халыкны шулхәтле тере мәет ясаган, үз баласын ашау дәрәҗәсенә җиткергән Совет хөкүмәте кирәк булдымы икән дип уйлыйм. Икенче яктан, әле ярый шул елларда тумаганмын, яшәмәгәнмен дип сөенеп куям.
«Адәмнәр»не укыгач, яшь чагында әниемнең ачлык елларында ничек исән калганнарын сөйләгәне исемә төште.
Безнең бабай белән әби ныклы тормышта яшәгән. Бабай бик булдыклы, эшчән кеше булган. Кызганычка каршы, 1920нче елны бик яшьли көзән чиреннән вафат булган. Иртәнге якта бабай, кичен исә әби үлеп киткән. Шуңа да аларның икесен бер кабергә җирләгәннәр. Алар үлгәндә, бер атлары, бер сыерлары, сарыклары һәм берсеннән-берсе кечкенә биш балалары калган. Иң зур абыйлары Ризатдин армия сафларында булган, 1901нче елгы апалары кияүгә чыккан. Өйдә исә барысына да әти дә әни дә булып минем әнием калган. Аңа ул чагында бары 12 яшь кенә була.
Әнидән кече Саҗидә апа – 1910нчы елгы, Мөдәрис абый – 1914, Муса абый – 1916нчы елда туган, ә иң кечесе Искәндәр абый исә 9 айлык булып калган. Бер көтү ятим дип тормаганнар, атларын да алып чыгып киткәннәр. Ашарларына булмагач, сыерларын суеп, кар базына тутырып куйганнар. Ул итне дә озак ашый алмаганнар, балаларның соңгы ризыгын да урлап чыгалар. Әни итне күршеләре урлаганын да белә, тик бала-чага сүзен кем тыңласын инде!
Атларын алып чыккач, Мөдәрис абый зарланып, абыйсына хат яза. Ризатдин абый бик кызу канлы була. Армиядән качып кайта. Ләкин аны судсыз-нисез генә атып үтергәннәр.
Ходайга шөкер, ачлыкны әниләр җиңеп чыкканнар.
1921нче елгы ачлыкны әни дә нәкъ «Адәмнәр» әсәрендә язылганча кешеләрнең эт, мәче ашаганын, хәтта бер кешеләрнең үз балаларын да ашауларын сөйләгән иде. Мин шаккатып шуны тыңлый идем.
Бабайның Әгерҗедән ерак түгел урман эчендә урнашкан Овдовка дигән авылда бик якын Влас исемле урыс дусты булган. Шул абый безнең бабайга барлык булган ашлыгын үзенең яшерен базына салырга тәкъдим иткән. Бабай бер олы баз икмәкне ат белән төнлә Влас абый базына ташып бетергән, ләкин әниләргә әйтергә өлгермәгән, үлеп киткән.
Ачлык башлангач, Влас абый төнлә әниләргә, Әгерҗе авылына килә. Әнигә киенергә кушып, тагы Мөдәрис абыйны да алып үзләренә алып китә. Үзләре белән кул арбасы да алалар. Влас абыйларга баргач, андагы ашлыкны күреп, әниләр хәйран калалар. Шул ашлыкны алып кайтып, әниләр ачлыктан исән кала.
…Үзем язам, үзем нинди яхшы тормышта яшибез дип сөенәм! Ашарга бар, кияргә бар, өстебез бөтен, тамагыбыз тук! Адәм баласына тагын ни кирәк инде?!
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Әнием хатирәләре,
Комментарии