Сәяси репрессия корбаны

30нчы елларда илебез зәңгәр күген кара болыт каплап алды. Аның шомлы шәүләсе СССРның бөтен киңлекләренә таралды. Бу кара болыт хезмәт сөюче, иреккә омтылучы гаиләләргә газаплы тормыш китерде. Бер генә кеше дә аның тәэсиреннән читтә кала алмады. Шул чорда бер гаепсезгә күпме , күпме укымышлы кешеләр сөргенгә озатылды һәм юкка чыгарылды! Анда киткән кешеләр өчен якты дөньядагы бәхетле тормыш беткән иде инде. Урыннары җәннәттә булсын мәрхүмнәрнең! Бик азлар гына чыга алды бу җәһәннәм чокырыннан. Аларның да сәламәтлекләре бик какшаган иде…

Сәяси репрессия корбаннары турында (гәрчә аны мин үзем күрмәсәм дә) радиодан сөйли, телеэкраннардан күрсәтә башласалар, вакытлы матбугат язмаларын укый башласам, чәчем үрә тора, йөрәгем сыкрый башлый. Чөнки безнең гаилә өлешенә дә тигән бу язмыш.

Сүземне нәсел шәҗәрәсеннән башлыйм әле. Шәҗәрәдәге һәр кеше тормыш йөген үзенчә тарткан, кешелекле булган, хезмәтне яраткан, матур көн иткән. Шулай матур гына көн күреп ятканда, авылның урта хәлле гаиләләрен “Кулак гаиләсе” дип, кулга алалар һәм йорт-җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм итеп, сөргенгә җибәрәләр.

…Һидиятулла бабай белән Сатирә әби репрессия галәмәтләрен күрмичә якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша. Әмма тормышның иң авыры, иң газаплысы уллары Мотыйгулла, аның хатыны Бибинур, оныклары өстенә төшә.

Репрессия елларында гаиләләрне, аерым кешеләрне сөргенгә җибәрергә югарыдан әмер бирелгән. Мәскәү-Казанга, -районга, район-авылга санын күрсәтеп, план җибәргән! Ул үтәлмәгән очракта, бу эшне башкарырга тиешле кешеләрнең үзләренә куркыныч яный. Авыл куштаннары бергә җыелып, сөргенгә кемне җибәрергә кирәклеген хәл иткән. Бу хәлдән үзләре коры чыгар өчен, теләсә кайсы гаиләне сөргенгә җибәрергә әзер торалар. Бу ямьсез хәбәр Апас районы, Дүртиле авылына да килеп ирешә. Авыл куштаннары күзе Һидиятулла бабай улы Мотыйгулла гаиләсенә төшә. Бернинди гаепләре булмаса да, аларны авылдан куарга, сөргенгә җибәрергә әмер чыгарыла. Алты кешедән торган бу гаиләне 1931 елның 16 июль төнендә сак астында авылдан алып китәләр. Өскә-башка начар, ашарга юк. Юлда барганда уллары Шәйхелислам үлеп кала. Мотыйгулла абзый белән Бибинур апа сөргенгә киткәннең беренче елында вафат була. Исән калган өч баланы балалар йортына урнаштыралар.

Көннәр шулай бер-бер артлы үтә тора. Көтмәгәндә авылга хезмәткәрләре килеп төшә. Алар балалар йортындагы өч баланың авылда якын туганнары барлыгын һәм бу нарасыйларны аларга тәрбиягә бирү хакында сөйләшергә, белешергә килгәннәр икән.

Ничек кабул итмисең, ди, инде үз туганың сабыйларын! Өч бертуган баланы балалар йортыннан авылга кайтаралар. Әтием Нургалигә – Нурислам абыйны, Вазыйх абыйга – Мөсәллим абыйны, Нурулла абзыйга Җиһаннур апаны бирәләр.

Көн күрүләре авыр. Ашарга – ризык, өскә кияргә рәтле кием юк. Ике ир баланың тормышы ярыйсы, ә менә Җиһаннур апаның тормышы җайлы булып чыкмый – аны өйдә кагалар. Нурулла абзыйлар бу хәлдән чыгуның җаен таба: аны күрше Пучинкасе авылында ялланып хуҗалык көтүен көтүче, йорт-җирсез бер ярлы кешегә кияүгә бирәләр. Ярлы кешенең нәрсәсе булсын соң инде!

Көтүче тора торган йорт хуҗасы Җиһаннур ападан: “Җаным, үз теләгең белән килдеңме, әллә берәр сәбәбе бармы?”– дип, аның тормыш хәле белән кызыксына. Ул йорт хуҗасына барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. Җиһаннур апа елый да елый гына. Йорт хуҗасы аның янына кияүне кертми, якын да җибәрми. “Әгәр кайтырга теләсәң, авылыгызга үзем илтәм!” – ди әлеге хатын. Бу хәбәр безнең әти-әнигә дә килеп ирешә.

– Үз сөягебез үзебездән авыр түгел, кайтсын! – ди алар. Шулай итеп, Җиһаннур апа иреннән аерылып, авылга кайта һәм бер йортка урнаша. Көтүче дә аның артыннан килә, ләкин Җиһаннур апа аны кабул итми. Колхозда эшли башлый. Бер ел чамасы авылда яши дә Әсма исемле авылдашы белән Мәскәүгә язылып китә. Тырышып эшләп бераз тернәкләнгәч, ике энесен дә үз янына алдыра. Алар кабат өчәү яши башлый. Эшләп йөргәндә Динмөхәммәт исемле авыл егете белән таныша һәм аңа тормышка чыга. Аларның беренче мәхәббәт җимешләре – кызлары Нуридә туа.

Барысы да җайлана дигәндә генә, каһәр суккан сугыш башлана. Сөекле хатынын һәм нәни кызын калдырып, Динмөхәммәт сугышка китә. Озакламый энесе Мөсәллим дә фронтка китә. Тормыш ямен, гаилә тәмен татырга да өлгермәгән яшүсмер егет сугышның беренче көннәреннән үк хәбәрсез югала. Нурислам исемле энесе сугышка авылдан китә. Чөнки ул Апас хәрби комиссариатында учетта тора. Ул сугыштан каты яраланып, Ленинградтагы хәрби госпитальдә дәвалана. Шунда бер рус кызы белән таныша һәм үзенең киләчәк тормышын аның белән бәйли. Аларның уллары белән ике кызлары туа. Авылга да кайтып килгәләделәр. Соңрак алар белән безнең арада элемтә өзелде. Хәзер без аларның язмышы белән хәбәрдар түгел.

Җиһаннур апаның ире сугышта очучы була. Сугыштан соңгы чоры Мәскәү белән бәйле. Ул анда ниндидер бер оешмада тракторчы булып эшли. Шунда бер рус кызына өйләнә. Әнисе аның янына берничә тапкыр барып кайта, улын хатыны һәм кызы янына авылга кайтырга өнди. Ләкин улы әнисенең сүзенә колак салмый, авылга кайтмый, Мәскәүдә кала. Әнисе аңа ачуланып: “Башка мине әниең дип санама!”– дип, авылга кайтып китә.

Көннәрнең берсендә Динмөхәммәт эшли торган тракторга ут каба. Ул аны сүндергәндә бик нык пешеп, хастаханәгә эләгә. Үзенең соңгы көннәре якынлашканы сизенеп, ул Җиһаннур апаны кызы Нуридә белән больницага чакыра. Кызы әтисен күрергә була, ә Җиһаннур апа, күңеле бик җәрәхәтләнгәнлектән, барудан баш тарта. Динмөхәммәт хастаханәдә вафат була.

Җиһаннур апа сугыш башлангач та авылга кайта һәм кызы Нуридә белән каенанасында яши. Бригадир хезмәтен башкара. Каенанасының сеңлесе Нократ Аланында (Вятские Поляны) яши. Ул Җиһаннур апага: “Син монда барыбер озак яши алмассың!”– дип, үзе янына чакыра. Җиһаннур апа тәвәккәлләп шунда күчә, тимер юлга эшкә урнаша. Кызы Нуридә авылда кала.

Шунда эшләгәндә, бер ир белән таныша. Ул кеше алар янына колхоз эше белән килә. Булачак иренең хатыны яңа гына үлгән икән һәм кечкенә ике баласы ятим калган. Җиһаннур апа тормышның ачысын-төчесен татыганга, балалар хакына аңа кияүгә чыгарга ризалаша. Башта булачак ир аңа ике генә баласы барлыгын әйтә. Авылга кайткач, аларның сигез булуы ачыклана. Җиһаннур апа аптырап кала. “Буласы эш булган инде”, – дип, ул бу йортта төпләнә. Әле үзе дә ике бала таба. Батыр йөрәкле хатын, изге күңелле ана була ул.

Шактый гына матур гомер иткәннән соң, аның ире якты дөньядан китеп бара. Җиһаннур апаны балалары бер генә дә кыерсытмый, “Әни!” – дип кенә торалар. Картлык үзенекен итә икән шул ул. Җиһаннур апа күкрәк чире белән авырый башлый. Әле шул хәле белән дә күршеләре белән таза-сау кеше кебек елмаеп сөйләшә. Үлем түшәгендә ятканда, барлык балалары да янында була.

– Елмаеп кына үлеп китте әни, – дип хәбәр итте безгә кызлары. Урыны җәннәттә булсын!

Кызганыч, әти-әнисенең акланганын белә алмыйча дөнья куйды Җиһаннур апа.

Мондый фаҗигале хәлләр кабатланмасын иде.

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

“Икебезгә 88 ел стаж!”

Әтием белән әнием икесе ике яктан. Әтием Спас районының Ямбакты авылыннан. Әбием, малаен өйләндерү нияте белән энә, төймәләр сатучы булып Алексеевск районының Урта Тигәнәле авылына кадәр барып җиткән. малаена кызын аласылары килгән. Ул вакытта әниемә 16 яшь кенә булган. 17 яше тулгач, әтиемә биргәннәр. Әти ул вакытта ике еллык курста муллалыкка укыган. Кайтып туйлар ясагач, ул кабат киткән. Укуын тәмамлап кайтып бер ай да үтмәгән, яшь баласын күтәреп, хатыны кайтып төшкән. Казанда да өйләнеп куюын әти-әнисе белмәгән. Әтием шулай ике хатыны белән бергә 17 ел гомер итеп, 12 бала үстергәннәр. Шуларның иң төпчеге мин булам. 30нчы елларда дөньялар бутала башлагач, әтием укытучы һөнәрен сайлый. Мине укыткан укытучым Габдулла абый Дәүләтшин әтидә укыган. “Иң беренче күземне ачучым”, – дия иде ул аның турында.

Әтием укытучы булса да, гел куркып яшәгән. Юкка булмаган: 1938 елның төнендә килеп кереп, эчке күлмәктән басып торуына карамастан, балалары алдында тентү үткәреп, алып чыгып киткәннәр. Спас төрмәсендә бер ел судсыз ятып, аннан 10 елга хөкем ителә, шуннан кире әйләнеп кайтмый ул.

1941 елны ике абыемны да сугышка алдылар. Кара кәгазь икесенә берьюлы килде. Озак та үтмәде, тагын бер абыемны ФЗОга алдылар. Бүгенгедәй исемдә: 16 март, әмма әче салкын. Алар районга хәтле җәяү китте. Без төнлә, гадәттәгечә, әни янына җыелышып яткач, гөрселдәп нидер ишелгән тавыш ишеттек. Икенче як матчасының бер башы сынып төшкән икән. Түшәм такталары, аның өстенә салган туфрак җиргә коелган. Булышыр кешебез дә юк. Күпмедер торып азаплангач, күршеләребез үзләренә алып чыкты. Көннәр җылыткач, кабат шул өйгә чыктык. Күп балалы гаиләләргә ярдәм дигән әйбер ул елларда да бар иде. Авыл Советыннан Хәйдәр дигән бабай килде. Ишелгән өебезне каранып йөрде дә ишек төбендә әтидән калган бер сәнәкне күреп алды. “Галия апа, бу сиңа хәзер кирәкмидер инде”, – дип, шуны да алып чыгып китте. Әни исә: “Әтиегезнең актык төсе булган әйбер иде”, – дип, утырып елады.

Кайгы-хәсрәт дип тормый, гомер бара. Без дә үстек, үзебез эшләп яшәрлек булдык. Хәзер 12 баладан да мин генә калдым. Картайган көнемдә әтиемнән дә ярдәм булды: дәүләт пенсиямә күп итеп 131 сум өстәде. Әле анысын да соңгы ике елымны гына алам, чөнки вакытында артыннан йөреп булмады. Ирем белән икебезгә 88 ел хезмәт стажыбыз бар. Минеке терлекчелектә эшләп – 41 ел, тракторчы иремнеке – 47. Үкенечкә калмады: заманында күп итеп хайван, кош-корт асрадык. Тынычлап гомер дә итеп калыйк дип, 4 ел элек сыерны да саттык. Юк икән шул, алай гомер итәргә мөмкинлек бирмиләр. Беркөнне участок милиционеры килеп керде. Сарай каршында иңе-буе бер метрлап булган печән төбе бар иде. “Аны кая булса да урнаштырыгыз. Ә хәзер менә шунда кул куегыз”, – дип, бер актка кул куйдырды бу. Озак та тормады, 500 сум түләргә дип, штраф килде. Җитмәсә, аның өчен районга барасы икән. Арабыз да 60 чакрым гына. Хәзер шәхси машиналар күп, автобуска утыручы юк, дип анысын да бетерделәр. Бабаем әйткән көнгә бара алмады. Җыенып чыгып киткәч: “Вакыты узган, хәзер мең сум түлисе”, – дип, икеләтә үзеннән алганнар. Шулай итеп, бару-кайтуы белән 1500гә төште.

Шуны әйтәсем килә: авыл – авыл инде ул. Саламлы да, печәнле дә. Мал асрый торган кеше азыкны кая куеп бетерсен соң?! Үзләре исә авыллар бетә дип сөйләгән булалар тагын.

Флера ФӘЙЗУЛЛИНА.

Спас районы, Ямбакты авылы.

Комментарии