- 11.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Яратабыз да инде популизм белән шөгыльләнергә. Белгәнне дә язабыз, белмәгәнне дә. Бигрәк тә бу гамәлләр үткән тормышыбызны, советлар хакимлек иткән елларны каралтып күрсәтүгә кайтып кала. Либерал-демократларның яраткан темасы инде бу. Үзенә күрә бер мода. Чөнки алар башка өлкәләрдә, икътисад булсынмы ул, сәясәт булсынмы, мәгариф, авыл хуҗалыгымы – әллә ни уңышларга ирешә алганнары юк әле. Һаман шул сүз боткасы. Ниндидер дошманнарны эзләү белән мәшгульләр. Иң аянычы: алар барысы да советлар вакытында түләүсез белем алып, академик, профессор, халык язучысы булган кешеләр. Әле 30 ел элек кенә Ленин бабайны Аллаһы Тәгалә урынына күтәреп, партиягә дан җырлап йөрүчеләр. Элек язган диссертацияләрен, романнарын, хикәя-повестьларын кайларга яшереп бетерделәр икән?
Бу мәкаләне язарга мин Расих Җәләлнең «Безнең гәҗит»нең 12, 19, 26нчы сентябрь санында басылган (№37 – 39, 2018 ел) «Кызыл террор эзеннән» дигән язмасын укыгач утырдым. Расих әфәнде әйбәт яза инде ул анысы. Архивлар белән дә эшлидер. Ләкин күп очракта тарихи чынлыкның кара якларын гына күрсәтергә тырыша. Тарихны яхшырак укып карасаң, 1917нче елгы революцияне дә большевиклар ясамаганы аңлашыла бит. Ул вакытта да хәзерге кебек үк либерал-демократлар патшаны төшереп, «государственный переворот» ясаганнар. Әйтергә кирәк, ул вакыттагы кануннарны катгый рәвештә бозып. Чөнки яшәп килгән кануннарда патшаны ничек итеп тәхеттән ваз кичтерергә мөмкин икәнлеген тәфсилләп язылган булган. Бу имгәк «демократлар»ның шуннан артыгын эшләргә хәленнән килмәгән. Ә большевиклар «җирдә аунап яткан» властьны генә күтәреп алганнар. Аннан соңгы хәлләрдә бер Ленин бабайны гына гаепләргә кирәкми минемчә. Чөнки аның хөкүмәтендә нинди генә карашлы кешеләр эшләмәгән бит. Илле кешелек Реввоенсовет составында ике генә урыс кешесе булган. Калганнары яһүдиләр, латышлар һәм поляклар. Ә армиядә кемнәр генә булмаган?! Шуннан чыгып, ул заманда барган көрәшнең нинди аяусыз булганын күзаллау мөмкин дип уйлыйм. Халыкны кыру, җәзалаулар акларда да, кызылларда да булган. Атаман Дутов, Каппель, генерал Деникин, Врангель, Колчак, Шкуролар, нәрсә, хәзер изгеләргә әйләнделәрмени? Әлбәттә, тарихны белергә, өйрәнергә һәм язарга кирәк. Ләкин берьяклы гына итеп түгел, ә ничек бар – шулай.
– Ул ачлыктан интегүче халыкка ярдәм итү турында уйлап та карамаган, – ди Расих Җәләл Ленин хакында. Соң, хөрмәтле әфәндем, сез кайдан беләсез соң Ленин бабайның нәрсәләр уйлаганын яки уйламаганын? Ничек шулай кистереп әйтергә була икән? Аннары, 1905нче елгы рус-япон, 1914нче елда Беренче Бөтендөнья сугышын да Ленин бабай башладымы икән? Гражданнар сугышы башлануга бер Ленин бабай гына гаеплеме соң?
Большевикларның чит ил банкларына салган акчалары турында тәгаен саннар китерелә. Анда да минем шигем бар. Кайдан шундый төгәл саннар алынган? Алар булган булсалар да, безнең көннәргә кадәр архивларда сакланмавы көн кебек ачык. Бу чираттагы «утка» гына. Аннан килеп, нигә хәзерге вакытта Русиядән төрле офшорларга чыгарылган акчалар турында язмыйсыз? Билгеле, Ленин белән Сталинны сүгәргә җиңел, сиңа беркем тими. Менә бүген чыгып карагыз әле мәйданга бер-ике иптәшегезне ияртеп, плакатлар тотып. Күрсәтерләр «кыслаларның кайда кышлаганын».
1993нче елда танклардан атып, Верховный Советны туздырып, халык депутатларын куып таратуны ничек бәялисез? Ә ике Чечня сугышы? Без һаман шулай бүрәнә аша бүре үтереп йөрергә өйрәнгән инде. Илбашлары алышынгач, «әбизәтелне» аларны җиргә салып таптап атабыз. Ә алар властьта вакытта куштанланып, койрык болгап, тәлинкә тотып йөрибез. Чөнки без үзебез шундый.
1935-1936нчы елларда Сталин сайлау системасын кертергә тәкъдим иткәч, обком секретарьлары бердәм булып каршы чыгалар. Чөнки җылы урыннарыннан колак кагудан куркалар. Аларның турыдан-туры сораулары буенча үзләренә «неугодный элемент»ларны кулга ала, сөргенгә сөрә башлыйлар. Шулай итеп, илдә «чистарту» эшләре башлана. Ләкин алар үзләре дә икенче этапта әлеге шаукым дулкынына эләгеп, юкка чыгарылалар.
Ә нигә Дзержинскийны начар яктан гына искә алабыз? Миллионлаган «безпризорник» балаларны исәпкә алып, җыеп, укытып, чын кеше итеп чыгаруларын онытабыз?
Ә концлагерьларга килсәк, алар дөньяның барлык илләрендә дә төрле вакытта, төрле рәвештә генә булганнар. Бары исемнәре һәм масштаблары белән генә аерылганнар. Алыгыз Америка материгын! Андагы резервацияләрне! Җирле халыкның 70-80 проценты үтерелә. Моны бит үзләрен демократлар дип санаган бәндәләр эшләгән. Ә менә Канаданың Квебек провинциясендә узган гасырның 40нчы елларында премьер-министр Морис Ле Нобле Дюплесси чын-чынлап балалар концлагере оештыра. Монда 300 меңгә якын бала була. Шуларның 200 меңе төрле тәҗрибәләр ясау өчен файдаланыла. Бу балалар «җилдән туган» балалар була. Фашистлар Германиясе турында язып та тормыйм инде. Ә бит Гитлер гадел сайлаулар буенча властька килә. Шулай булгач, монда бер-ике тарихи шәхесне генә гаепләп утыру бик үк дөрес түгелдер дип уйлыйм. Кем гаепле? Үзебез гаепле. Халкы нинди – патшасы шундый, дигән гыйбарәне онытмаска кирәк. Үзебезнең тарихны, үткән заманны бер яклы гына, яхшы якларын күрмәмешкә салышып, кара якларын гына күрсәтеп, хәзерге яшь буынны миңгерәтмәскә кирәк. Нәрсә, хәзер бар да ал да гөлме әллә? То-то… Русиянең дистәләгән миллион халкы хәерчелек чигендә яши. Югары белемле инженерлар базарда сата, укытучылар урам себерүче булып эшли. Нәрсә, монда да Ленин белән Сталин гаеплеме? Үз илебездә икенче сортлы кеше хәлендә калдык.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии