Түләгез җитәрлек пенсия – эшләмәм!

Түләгез җитәрлек пенсия – эшләмәм!

Газетада сугыш чоры балалары һәм пенсия турындагы язмаларны бик дикъкать белән укып барам. Мин үзем дә сугыш чоры баласы һәм ятиме дә әле. Әтиебез 1941нче елның октябрендә Кызыл Армиягә алынган һәм шул ук елның декабрендә үлүе турында кара пичәтле хат килеп төшкән. Биш бала ятим калганбыз. Мин үзем 1942нче елның февралендә туганмын.

Ул вакытларда ятимнәр белән авылыбыз тулган иде. Хәзер инде сугыш ятимнәрен санап чыгарга бер кулның бармаклары да җитә. Шулай булуга карамастан, түрәләр, депутатлар безнең белән көрәшүне дәвам итә. Бал-май эчендә туып-үсеп, алар безнең балачакны күз алдына да китерә алмыйлар шул.

Мин үзем – эшләүче пенсионер. Менә инде ике ел буе хөкүмәтебез эшләүче пенсионерларга пенсия өстәми. Түләгез миңа пенсияне мин эшләмәслек итеп! Ул вакытта мин дә эшләмәм. Монда РФ Конституциясе бозылмыймы икән? Кемдер 9 мең сум пенсия ала, ә безнең өчен «бик тырышкан» түрә йөз мең ала да, шуларны бергә кушып санаганнан соң, уртача пенсия килеп чыга. Мин эшләгән эш хакы 7300 сум, салым тотып калганнан соң 6200 сум кала. Бу хакка яшь кеше тормыш алып бара аламы соң? Ул законнарны нинди мөгезле кеше чыгара икән?

Гыйнвар аенда бөтен пенсионерларга да 5 мең сум өстәмә акча биреп чыктылар. 50-60 мең сум пенсия алучыларга бу акча кирәк булдымы икән? Безнең пенсияләребезнең бер өлеше фатирга түләү өчен китә, әле бит безнең арзанлы гына булса да машиналарыбыз да, гаражларыбыз, бакчаларыбыз да бар. Алар өчен дә түләргә кирәк. Техосмотр узганда, син ел буе машинада йөрисеңме, дип сорап тормыйлар, иминият акчасын да түләргә кушалар. Кемдер ясаган авариягә дә пенсионерларны талыйлар. Менә шундый кеше аңламаслык законнар инде бездә. Ил буенча уртача эш хакы, уртача пенсия билгеле, ә менә эшләүче пенсионерларга түләнмәгән акча хисабына күпме экономия ясыйлар икән?..

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии