- 11.04.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Шау-шулы шәһәр урамнары үз эченә барысын да сыйдырган. Бәхетлеләрне, хәсрәт кичергәннәрне, йорт-җире булганнарны, сукбайларны… Соңгыларын күргән саен, кемнәрдер җирәнеп, ачуланып та карый. Аларны бу хәлгә аракы китереп җиткергән дип уйларга күнеккәнбез чөнки. Ләкин тормышның юллары сикәлтәле, кайвакыт алдануың аркасында да упкынга очарга мөмкин икән.
Алабуга шәһәрендәге картлар йортында яшәүче Фәтхия Хәйруллина, барыбыз кебек үк, гади тормышта яшәгән, ире дә, ике улы да булган аның. Ире үлгәннән соң, Алабугадагы фатирын сатып, Чаллы шәһәренә күченеп китәргә уйлаган ул. Ләкин ялганчылар кулына эләгеп, акчасыз да, торыр урынсыз да калган.
КЫШ САЛКЫНЫ САЛГАН ЯРАЛАР
– Мин дә берәүнең газиз баласы идем, – дип сүзен башлады Фәтхия ханым. – Язмышым адәм әйтеп ышана торган гына булмады. Бер ялгансыз, ничек бар, шулай итеп сөйлим. Ирем үлгәндә, улларым гаиләле иде. Берсе – Сабада, икенчесе Чаллыда яшәде. Аларга әйтми генә, минем дә яшел калага кайтып урнашасым килә иде, рөхсәтләреннән башка гына Алабугадагы фатирны саттым. Чаллыда фатир алырга җыенганда, мошенниклар йорт-җирсез калдырды мине. Улларым янына барырга кыенсындым, шуңа күрә башта иптәш кызларымда яшәдем. Пропискам булмаганга күрә, юньле эшкә урнаша алмадым инде. Кайда кара эшче кирәк, шунда йөрдем. Эше күп, хезмәт хакы – тиеннәр генә. Кышка кергәндә, булган эш тә кимеде. Шунлыктан бик тилмердем инде. Кеше өстендә күпме яшәргә була? Дус кызымнан чыгып киттем һәм 2002нче елда урамда калдым. Җан асрарга кирәк бит – тимер, пыяла шешәләр җыеп сата идем. Ипи алып ашарга булса да җитә иде. Сигез ел бомж булдым мин. Безнең төркемдә өч хатын, дүрт ир иде. Бер-беребез өчен җаныбызны ярып бирердәй булып, бердәмләшеп яшәдек. Алар миңем туганым да, кечкенәдән уйнап үскән балачак дусларым да түгел. Бары бер төрле язмыш ияләре – безне әнә шул берләштерде. Кышкы салкын кичләр әле дә күз алдымнан китми. Урамнарда йоклаган чакта, берәрсенең туңып ятканын күрсәк, барыбыз да үзебезнең юрган белән яба идек. Сукбайлар бер-берсен ачка да үтермиләр. Икенче берәүнең ризыгы булмаганын күрсә, авызыннан өзеп бирәләр иде.
Сигез ел урамда яшәгән Фәтхия апа 2010нчы елның зәмһәрир кышын оныта алмый. 48нче комплекста чүп савытларыннан шешә эзләп йөргән төнен елый-елый сөйләде ул.
– Кеше дә, машиналар да аз йөри торган бердәнбер җире бу шәһәрнең, шуңа күрә дә мин анда йөрергә тырыша идем. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул кышны кинәт кенә шешәнең бәясен төшереп куйдылар. 80 тиеннән 40 тиенгә калдырдылар. Шуннан соң сырадан бушаган савытлар җыя башладым. Аларны сытып, капчыкларга тутыра идем дә күпләп сата идем. Алай эшләгәндә, акчасы яхшырак чыга башлады. Адәм баласы чүп үләненнән дә әрсезрәк була икән, үлмәс өчен, яшәр өчен барысына да өйрәнә – сукбай тормышына тиз ияләндем мин. Бер ел эчендә кайсы чүплектән нинди «товар» табып булганын яхшы белә идем. Бервакыт тукталыш янындагы чүплеккә килдем дә, иелеп, шешә эзли башладым. Шул вакыт арттан мине берәү килеп этте. Башым белән җиргә барып төштем. Күпме ятканымны әйтә алмыйм, ләкин аңыма килгәндә, яныма кешеләр җыелган иде инде. Мине больницага илттеләр. Аяк-кулымны беренче мәртәбә өшетүем шунда булды, сеңлем – бәйләп куйдылар да чыгарып җибәрделәр. Ун көн вакыт үттеме икән, аяк бармакларым үзәкне өздереп сызлый башлады. Тора- бара каралдылар. Үзләреннән әллә үлек, әллә кан ага… Бер төрле сасы ис тә сизелә. Авыртынуларым көчле булгач, таяксыз йөри алмый башладым.
«ТУҢАМ БИТ, ДИП ЕЛАДЫМ»
Тормыштан тәмам туеп, сукбай тормышыннан гарык була башлаган чагында могҗизаи хәлгә очраган Фәтхия ханым. Чиркәү турысыннан узып барганда, арттан берәү килеп, иңбашына кулын куйган. Кара киемнәр кигән, муенына зур тәре аскан бу кеше: «Кызым, сукбай тормышыннан чыгарсың син. Киләчәгең якты булачак. Өметлән, телә, Алладан сора», – дигән сүзләр әйткән аңа. Һәм юкка чыккан. Әңгәмәдәшем бу хәлнең ниндидер төшкә охшаган булуын таныса да, үзенең исерек тә, юләр дә булмавын кат-кат әйтеп, әлеге кешене чынлап та күрүе турында сөйләде.
– Бу хәлдән соң, күңелдә өмет барлыкка килде, кайчан да булса аякка басачагыма ышанып яши башладым. Әмма яшәү авырлашты. 2010нчы елның 27нче декабре үзәкләрне өзә торган салкын көн иде. Яхшы тормыш киләсенә күпме генә ышансам да, өметем сүрелә башлады. Каты салкыннар озак дәвам иткәч, туңып үлүдән куркып, 49нчы комплекстан ЗЯБта урнашкан «бомжатник»ка киттем. Ара ераклыгы 25 километр тирәсе. Үлек аккан аякларым белән атлау авыр булгач, ике мәртәбә автобуска утырырга маташып карадым. Утыртмадылар. Этеп җибәреп, ишекне ябалар. Шуңа күрә җәяү киттем. Юл буе кешеләргә рәнҗеп: «Мин дә бит берәүнең газиз баласы, нишләп соң адәм балалары шулай мәрхәмәтсез икән?» – дип үкереп еладым. Сукбайлар йортына килеп җиткәндә, бит очларымдагы күз яшьләре бозланып каткан иде. Сукбайлар йорты дип аталмый инде ул, реабилитация үзәге булып йөри. Без үзебез аны сукбайлар йорты дип йөртәбез. Җыен сукбай, урамда өшеп яткан исерекләрне беренче шунда алып баралар. Шуның кадәр туңган идем, бинага килеп керү белән, җылы торбаны барып кочакладым. Биш минут та үтмәде, бөтен тәнем әрнеп сызлый башлады…
Кулында бер документы да булмаган Фәтхия ханымның. Сукбай тормышның көн саен алмашынып торган чүплекләре арасында югалткан ул аларны. Таныклыклары булмагач, тикшергәннәр дә чыгарып җибәргәннәр. Ул көнне күрше йортның чүп савыты янында төн үткәргән әңгәмәдәшем. Иртәгәсен тагын кергән ул сукбайлар йортына. Тик шәфкать туташы Яңа ел алдыннан башка беркемне дә кабул итмәячәкләрен әйтеп, бәйрәмнәрдән соң килергә кушып, кире борган.
– Әле тагын ике атна урамда йөрергә тиеш икәнлегемне аңлап алгач, хәлем китте. Ике атна түгел, ике сәгать тә басып тора алмый идем чөнки. Шушы шәфкать туташы янына килдем дә, башымны иеп, елап җибәрдем. «Чыгармагыз, сеңлем, адәм баласы ич мин, җаным бар бит минем, туңам бит», – дидем. Шуннан соң Айрат исемле бер мәрхәмәтле табиб чыгып, «Әгәр аны хәзер кабул итмәсәк, ишектән чыгу белән, беренче көрттә өшеп үләчәк. Бер генә кара әле син аңа!» – диде. Бу егеткә гомерем буе рәхмәт укыдым. Шуннан соң теге шәфкать туташы да миңа карата йомшара төште. Үзара нәрсәдер пышылдашып алганнан соң, кабул итеп, юындырдылар, аннары киемнәремне алмаштырдылар. «Аягың үлекләгән, содалы суга тыгып утыр», – дип, чиләк керттеләр. Җылыга оеп утырганда, башымны иеп карасам, бармагым суда йөзеп йөри. Череп өзелеп төшкән ул. Моны күреп, шәфкать туташлары мине операциягә җибәрделәр», – дип хәтерен яңартты Фәтхия Хәйруллина.
Операциядән соң кинәт кенә күз күреме начарланганын сизеп алган ул. Шәфкать туташына да бу хакта әйткән. «Үз аякларың белән килдең бит, ничек инде күрмисең?» – дип гаҗәпләнгән анысы. Ахыр чиктә Фәтхия ханымга операцияне стажлы табиблар түгел, студентлар ясаган булуы ачыкланган, тиешеннән күбрәк күләмдә наркоз биргән икән укучылар. Язмыш әзерләгән тагын бер сынауны кичерми чарасы калмаган әңгәмәдәшемнең – сукырайган ул.
– Мин исән калсам да, үлсәм дә, алар өчен зур югалту түгел идем. Урамнан килгән сукбайга ничек тә ярар әле, дип, студентларга тоттырган булганнардыр инде мине. Ләкин борчылмыйм – иң мөһиме, аякларымны сакладылар, рәхмәт анысы өчен. Әгәр дә аякларымны кисеп, түшәмгә карап ята торган булып кына калсам, нишләр идем соң мин? Болай ичмасам, теләгән җиремә барам, капшап-капшап булса да, үземә кирәклесен таба алам. Маңгай күзе берни түгел ул, күңел күзең күрмәсә, диләр. Күңел күзем бар минем. Кайвакытта җирдәге шакшылыкны күрмәгәнемә сөенеп тә куям. Күптән түгел генә таныш хатын, яныбызга кереп, бер роман укыды. Сукбайлар тормышы турында иде ул китап. Ялгышмасам, Зифа Кадырованыкы. Хәния укый, ә мин елыйм. «Фәтхия, чынлап та шундый идеңме син? Син шушыларны кичереп исән калган кешеме? – дип эндәште шул хатын. – Чыннан да, сукбайлар шундый буламыни соң?» – дип тә кат-кат сорады. Ничек исән калдың шундый әйберләр кичереп тә, дип кочаклап елады үземне. «Үлем – артык җиңел әйбер, яшәү – күпкә авыррак. Мин авыр юлны сайладым», – дидем.
ҮЛГӘН ДИП УЙЛАГАННАР
– Бернинди документым да булмагач, больницада минем кем булуымны ачыклый башлаганнар. Фотосурәтем астына исем-фамилиямне язып, туганнарымны эзләргә керешкәннәр. Болар турында ул вакытта әле белмәгән идем. Чаллыда яшәүче улым көндезге ашын ашарга өенә кайткан булган. Кулына стакан тотып, компьютер каршысына килеп утырган бу. «Бер мәлне Радикның кулыннан стаканы лап итеп идәнгә төшеп китте. Үзе, күзләрен шарландырып, компьютер экранына караган да катып калган», – дип сөйли киленем. Фотосурәтем һәм кайда булуым турындагы мәгълүматны интернетта күреп алган булган улым. Бервакыт, яткан палатама кереп, «Сине телефонга чакыралар», – дип дәштеләр. Күзләрем күрмәгәч, стенага тотынып, коридор буйлап киттем. Сакчы утырган җиргә килеп, телефонны алу өчен кулымны сузган идем – артымнан берәү кочаклап алды да елап җибәрде. Кысып-кысып коча, үкерепләр елый үзе. Кулларын капшап карадым – кече улымның куллары. «Әни, син кайда идең? Без бит сине үлгән дип уйладык. Әни, әнкәем», – дип кычкырыплар үкси балам. Мин улымның кулларын җибәрмичә генә аңа таба борылдым. Сигез ел буена, бер генә мәртәбә булса да, балакайларымны кочып алу теләге белән яшәдем. Сигез ел буена һәр көнне көттем очрашу мизгелен. Бәхет шушы икән дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыдым шул мизгелдә. Безнең очрашуны күреп торган халык, елый-елый, кул чапты. Гүя җаннар һәм күзләребез генә түгел, бөтен дөнья елый иде бу мизгелләрдә, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Балалары Фәтхия апаны чынлап та озак эзләгән булган. Кайсыдыр танышлары, чүп савыты янында әниегезгә охшаган кешене күрдем, дигәч, шәһәрнең астын-өскә китергәннәр. Тик язмыш усал шаярган – ана белән баланы очраштыру көнен берничә елга артка күчергән, күрәсең. Уллары белән күрешкәч, башыннан кичкәннәрне сөйләп, аларның тормышы белән дә танышканнан соң, ике арада «Хәзер кайда яшәргә?» дигән сорау килеп баскан. Бу мизгелләрдә барысын да таң калдырып, ана кеше картлар йортын сайлаган. «Ничек инде картлар йортына? Әни, без сине сигез ел буе эзләдек. Син бездә яшәячәксең, бернинди картлар йорты турында да уйлама, оныт!» – дигән аңа балалары. Тик үз сүзендә нык торган ана. Ни өченме? Кечкенә вакытта сукыр әбисенең көннәр буе ятагында утырып торганын яхшы хәтерли ул. Әтисе белән әнисе көне-төне эштә булган, иртән урындыгы янына аш куеп калдырганнар, көндез һәм кич белән тагын шул хәл кабатланган. Кечкенә Фәтхия исә көне-төне урамда уйнаган, ул да сукыр карчыкның бер-берсенә охшаган көннәренә ниндидер үзгәреш кертә алмаган. Менә шулай әби кеше берьялгызы булган. Берьялгызы…
– Әбиемнеке кебек ялгызлыктан курыктым мин. Балаларым белән бергә торып та, берәүгә дә кирәк булмаудан курыктым. Шуңа күрә үземне картлар йортына илтүләрен сорадым. Төрлечә үгетләде мине улларым, ялварып та, ачуланып та карадылар. Соңгы минутта кече улым Радик бер сүз дә эндәшә алмыйча елап җибәрде. Җан ачысы белән әрнеп елады ул. «Әни, әнием, алай итмә инде. Кайт безгә. Тәрбияләрбез, карарбыз, ташламабыз сине», – диде. Ә олы улым үземә охшаган, холыклы бала. «Әни, шушы минутта улың барлыгын оныт алайса. Без исән була торып, картлар йортын сайлап, безне дә, үзеңне дә кеше көлкесенә калдырасың!» – дип, ишекне бәреп чыгып китте һәм тугыз ай буе яныма килмәде. Эзләп тапкач кына, баламны югалттым, дип еладым. Тугыз айдан соң башын иеп килде улым. Беләсеңме, сеңлем, улларымны тапсам да, мин бит аларны күрмәдем. Моннан сигез ел элек соңгы мәртәбә нинди кыяфәттә күргән булсам, хәтеремдә дә шулай сакланалар. Шундый ук яшь, чибәр булып. Ләкин үзгәргәндер алар. Әниләрен югалту кайгысы аларның йөзләреннән эзсез генә китмәгәндер, – дип сүзен тәмамлады Фәтхия ханым Хәйруллина.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Алабуга – Казан
«Сигез ел сукбайлыкта яшәдем»,

Комментарии