Кыйбла кайда?

Кыйбла кайда?

Адаштың мәллә, дип әйтергә ашыкмагыз, укысагыз барысы да аңлашылыр. Бөек Октябрь революциясенә тартым вакыйгалар башланып китте кебек, җәмәгать. Ай-яй тирәнгә төшеп актара бу абзый, дияргә дә ашыкмагыз! Кайберәүләр нәрсә чыгар икән моның бу фаразыннан; алтынмы, тизәкме, әллә сумы, дип көтәргә мөмкин.

Алар көтеп торсын! Баш мие булган күпчелек ни уйлый икән әлеге вакыйгалар уңаеннан? Өстенә көн дә югарыдан ишелеп төшүче хәбәрләр «атакасыннан» гаҗиз булган адәм баласы ни хис итә икән? Кайбер уңышлар булса да, баш мие дигән идарәче әгъзада әлегә ниләр барын белә алганнары юк.

Бары тик кылган гамәлләргә карап бераз чамаларга гына була. Үз күзәтүләремнән чыгып әйтергә җөрьәт итәм, һәркем үзенчә хәл итә. Шок хәлендә калучылар, «үрә-үрә» дип акыручылар, шыпын гына кибеттән тоз-шырпы җыючылар, зиратка барып та, повестка алгач та илереп елаучылар бар. Гадиләрнең хәле бераз аңлашыла, тормышыбызга текә йогынты ясаучы абзыйларның башында ни барын беләсе килә.

Шәхсән үземә һәм без – сугыштан соң туган балаларга зур афәтләр (сугышлар) күрергә туры килмәде, шуңа күрә бәхетле, дип йөргәндә, әнә ниндие кузгалды. Азагы ни булып бетәсе дә, беткәч ни буласы, ничә елларга сузыласы, бигрәк тә күпме асыл егетләребез вәйран буласы билгеле түгел. Бу чор турында киләчәктә бик күп романнар язылыр, фәнни диссертацияләр якланыр, конференцияләр уздырылыр. Шуларга «атланып» бик күп зыялылар шөһрәт казанып түргә таба ыргылыр. Араларында сүзен өскә чыгару өчен пычакка-пычак килүчеләр дә булмый калмас. СССР таркалганнан соң бүгенгәчә дәвам итүче кайнар бәхәсләр куерган чактагы кебек.

Октябрь революциясенә охшаган дигәч, аны расларга да кирәк бит әле. Хәтерләсәгез: большевиклар җитәкчелегендә түнтәреш ясалгач, үзебез генә бәхетле булу аз дип, Бөтендөнья пролетар революциясе турында хыялланганбыз. Башка халыкларны капитализм коллыгыннан азат итүгә биниһая акча түккәндә, миллионлаган ватандашларыбыз ачлыктан харап булган. Әгәр Америка ярдәме булмаса, тагын да күбрәк булыр иде югалтулар.

Репрессияләр турында инде белмәгән кеше калмагандыр. Бу юнәлештә дәвамлы уңышларга ирешә алмагач, Германиядән килүче куркынычны тоеп, җиң сызганып сугышка хәзерләнгәнбез. Һәркем белә – революция ялкынында янарга тиешле капиталистик илләр ярдәмендә ярый әле СССРны фашизм коллыгыннан саклап кала алганбыз. Саклап кына калмыйча, социализм лагеры төзеп, максатыбызга өлешчә булса да ирешкәнбез. Капиталистлар белән кайвакыт дуслашып, кайчак якалашып ярыша торгач, хәлсезләнеп, СССРны таркаттык. Аннары социализм лагеры ишелеп төште. Аларныкына караганда шәбрәк капитализм төзи башлагач, дуслашып та киттек үзе. Ашказаны «кытыклап» торса да, ярый әле сугыш куркынычы бетте, коралланып «расхудланмабыз», рәтләнер тормышлар дип, халык өмет белән яши башлады. Өметләр аклана башлагач, адәмнәрдә дәрт уянды. Гел шулай булыр кебек иде ул вакытта. Кызганычка каршы Ватаныбыз тагын «кара полосага» кереп китте.

Аллаһы Тәгалә, яраткан кешемә зуррак сынаулар җибәрермен, дигән. Мөгаен, дәүләтләргә карата да шулайдыр Аның карашы. Моңа дин әһелләре төгәл җавап бирер, әлбәттә. Үземнең, яратадыр, дип әйтәсем килә. Бер гасыр эчендә өч революция, Әфган,Чечен сугышларын башыннан кичерде Русия халкы. Иш янына куш дигәндәй, инде Украинадагысы килеп өстәлде. Әнә шул без «әтәчләнеп» йөргән чорда Америка Кушма Штатлары баеп калган бит, хәерсез. Русия белән бер чамадан башлап, халкын 320 миллион иткән дә куйган. Безнең белән чагыштырганда ике тапкырга арттырып, ә икътисадын биш тапкыр тирәсе көчәйткән. Шуның өстенә, соңгы чорда, кытыкны китереп, Кытай белән Һиндстан ел саен 6-7 процент үсеш биреп, борынга чиртә. Аллаһы Тәгаләнең безне ничек яратып, сынаулар җибәреп торуын Русиядәге нибары 1-2 процент үсеш күрсәтеп тора,

Яратышу бер нәрсә, башкалар кебек яшисе дә килә бит әле. Күршесендә баеп ятучыны күреп кем нәфрәтләнмәс? Аллаһыбыз гадел булырга, башкалар хезмәтен үзләштереп яшәмәскә куша бит. Көнбатыштагы колонияләрне талап симергән дәүләтләргә карата да шундый ук таләп куелырга тиеш, ди телевизор. Бөтендөнья илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне атом коралы күп булган Русиядән башка кем гадел юлга бастырыр, диләр экраннан. Кыенга килсә дә, без хаклы, без җиңәрбез, ди телевизор. Ул белмичә әйтмәс, аның артында кемнәр торганын һәркем чамалый. Тарихи күзлектән чыгып анализ ясап карасак, революция башлану түгелмени бу? Элеккесендә «Завод – эшчеләргә, җир – крестьяннарга» дигән шигарь күтәрелгән иде. Монысында «Һәр халыкка ирек, гадел сәүдә, дәүләтләргә тулы суверенлык, күп полярлы дөнья» дигәне. Гаять олы һәм бик дөрес максатлар...

Без гадиләргә нишләргә соң? Туксанынчы елларда халыкны стресслардан арындыруда телевизор экраны аша Кашпировский белән Чумак бик зур тырышлык күрсәтте. Теләче районының Шәдке авылы кешеләре дә, үзләренең бөтен эшләрен ташлап, клубта Рәфыйк Миннекәевне тыңлап хушланганнарын хәтерлиләрдер әле. Үзем дә, билет белән кереп, ишек тупсасында тыңлап утырдым, көлеп җибәрүдән чак тыелып. Шуннан авыл халкының наивлыгына, тузга язмаган сүзләргә тиз ышануына шаккатып кайткан идем. Димәк, болгавыр заманда халыкта ялганга ихтыяҗ туа, ә манипуляциягә каршы торучанлык иммунитеты кими икән, дигән нәтиҗә ясадым. Хәзерге хәлләрдә, белмим, яңа экстрасенслар пәйда булырмы? Чөнки бу вазыйфаны телевизор үзе дә бик әйбәт башкара.

Минемчә, халыкта дингә кайту тизләнер. Чөнки патшаларга, сәясәтчеләргә һәм бюрократларга ышанып авызы күп тапкырлар пешкәне бар. Иң яхшысы, Аллаһка таянган хәлдә, үз башыбыз белән гамәл кылып, гаиләне, туганнарын һәм дусларын арка терәге итеп, өмет хозурында яшәү. Шәйләнә башлаган Ахырзаман шаукымнарына каршылык күрсәтеп.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии